news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда шәхси йортта ике кеше тереләй янып үлгән

Кичке алтылар тирәсендә агач йортка ут капкан.

news_top
Башкортстанда шәхси йортта ике кеше тереләй янып үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Учалы районындагы Баттал авылында 18 декабрьдә кичке алтылар тирәсендә коточкыч янгын була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

18.09 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта 56 квадрат метрлы агач йорт тулысынча дөрләп яна торган була. Янгынны 19.40 сәгатьтә генә туктаталар, 20.13 сәгатьтә тулысынча сүндереп бетерәләр.

«Башкортстан» телеканалы әлеге фаҗига сурәтләнгән кадрларны күрсәтте.

Кызганычка каршы, йорттагы кешеләр янып үлә. Хәрабәләрне актарганда 1968 елда туган ир-ат һәм 1959 елда туган хатын-кыз мәете табыла.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак, диелә бу хәбәрдә.

Соңгы арада күрше төбәктә берничә янгын булды:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар