Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда коточкыч янгында исән калган бабай: «Көчкә чыгып котылдык»

Картлар йортында янгында унбер кеше һәлак булды.

news_top_970_100
Башкортстанда коточкыч янгында исән калган бабай: «Көчкә чыгып котылдык»
https://02.mchs.gov.ru

15 декабрьгә каршы төндә Башкортстанның Ишбулды авылында картлар йортында янгын чыкты. Фаҗигадә унбер кеше үлде, дүрт кеше исән калды. Исән калучы бабайларның берсе котылу тарихын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Мин йоклый идем, алар (күршеләрем) мине уятты. Мин ята идем, аннары „янгын“ диделәр. Карасам, чыннан да барысы да яна. Сулыш алып та булмый. Көчле янгын иде, бар нәрсә янды», — дип искә ала бу бабай.

Исән калган пенсионер сүзләренчә, икенче каттагы кешеләрнең уттан һәм төтеннән котылу чарасы булмаган. Биредә яшәүчеләрнең күбесе ята торган авырулар, алар караваттан үзләре тора да алмый, тәрәзә ачарга хәлләре дә булмый.

Бабай бар әйбере янып бетүен әйтә. «Көч хәл белән урамга чыгып котылдык», — ди ул.

Фаҗига вакытында пансионатта 15 кеше була, аларның берсе — биредә эшләүче хезмәткәр хатын. Якынча белешмә буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә.

Шаһитлар төшергән кадрларда бөтен бинаны ялкын чолгап алуы күренә. Ут бик тиз арада стеналарга һәм түбәгә күчә. Экстрен хезмәтләрне күршеләре чакыра. Бинада янгын сигнализациясе эшли, тик ул үзәк пультка тоташтырылмаган була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, агач йорттан берни дә калмаган инде.

Соңгы секундларда гына янгыннан дүрт кеше чыгып котыла, бу — биредә эшләүче хезмәткәр һәм өч олы кеше. Имгәнгән бер кеше бик пешеп беткән, аны хастаханәгә озатканнар. 

РЕН ТВ каналы әлеге пансионатта яшәүче кешеләрнең туганнары белән аралашкан. Алар биредә картларны яхшы тәрбияләүләрен әйткән.

«Аларны бик яхшы карадылар. Аларны ашаталар, юындыралар иде. Без үзебез дә бу хәлдән соң шок хәлендә», — дип сөйләгән Гөлназ исемле хатын.

Кичә картлар йортының җитәкчесе Рәсимә М.га карата чикләү чарасы билгеләнде һәм гаепләү белдерелде. Аны кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче хатын Әбҗәлил районының Ишбулды авылында картлар йорты оештыра. Ул биредә 2018 елның башыннан 2020 елның декабренә кадәр өлкән яшьтәге кешеләрне тота. Кимендә 14 кешене тәрбияләү, ашату һәм өйдә карау буенча иминлек кагыйдәләренә туры килми торган социаль хезмәтләр күрсәтә. Гаепләнүче хатын үзе куллана торган шәхси йортның өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килмәвен дә аңлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бинаны тикшергәндә аны шул хакта кисәткән булган. Шуңа да карамастан, ул кагыйдә бозуларны төзәтмичә генә бинаны куллануны дәвам итә. Өйдә янгынга каршы куркынычсызлык системасы, өстәмә чыгу юлы булмый, җылыткыч электр приборлары куллану буенча да кагыйдә бозулар була», диелә ведомство хәбәрендә.

  • «Алар беркемгә кирәк түгел иде». Башкортстанда янгында унбер кеше һәлак булды, дип язган идек. Картлар йортында эшләүче хатын сүзләренчә, биредәге әби-бабайлар үз аягында булса да, мөстәкыйль йөрмиләр диярлек. Аларны бирегә туганнары һәм балалары китергән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100