Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда карлы кыр уртасында бия колынлаган

Башкорт токымлы атларга печән дә, башка төрле фураж да әзерлисе юк, алар ризыкны үзләре табып ашый.

news_top_970_100
Башкортстанда карлы кыр уртасында бия колынлаган
Владимир Васильев

Башкортстанның Әбҗәлил районында бия колынын карлы кыр уртасында дөньяга китергән. Колын икенче көнне үк әнисе янында чаптырып йөри дә башлаган. Бу турыда блогер Артур Идельбаевка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Кичә төнлә белән Әбҗәлил районында башкорт токымлы бия колынлады. Кырда. Кар өстендә… Елның бу чорында ярымкыргый башкорт токымлы атлар кырда утлап йөри. Кыш көнендә дә. Алар ярты метр тирәнлектәге кар астыннан үлән табып ашый. Аларга шул җитә. Башкорт атлары талымсыз һәм чыдам алар. Нәкъ менә шул сыйфатлар безнең атчылар өчен икътисад нигезе була да инде», — ди Артур.

Блогер башкорт токымлы атлар чыдам һәм талымсыз булу аларны асрауны табышлы итүен әйтә. Атларга печән дә, башка төрле фураж да әзерлисе юк, үзләренә кирәкне алар үзләре табып ашый.

«Ел әйләнәсе кырда булгач, алар салкынга чыдам. 40 градуслы суыкта, үтәли җил булганда да алар ачык далада үзләрен яхшы хис итә. Видеода күренгәнчә, кайсыбер бияләр декабрьдә дә колынлый. Карлы кырда. Аннары бер көн узуга колын әнисенә ияреп йөри дә башлый», — ди блогер.

  • Башкортстанда балалар утырган машина юлда йөри торган ат белән колынга бәрелгәч, өч үсмер үлгән, икесе авыр хәлдә, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100