Башкортстанда көрәш ярышында фаҗига: Имгәнгән бала комага киткән
Үсмер аркасына егылган һәм аңын югалткан.
Бүген иртән Башкортстанда көрәш ярышында үсмер малай җитди имгәнгән дип язган идек. Хәзер баланың комага китүе билгеле булды.
Башкортстанның Бакалы авылындагы спорт мәктәбендә көрәш ярышында спаринг вакытында имгәнгән 13 яшьлек малай комага киткән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Ведомство белешмәсе буенча, үсмер спортчы аркасы белән матка егылган, аннары кисәк кенә хәле киткән һәм малай аңын югалткан.
«Үсмер бик авыр хәлдә, ул хастаханәдә. Хәзерге вакытта малай комада», — дигәннәр прокуратурада.
Тикшерүчеләр «саксызлык аркасында сәламәтлеккә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.
Ярышларны уздыру барышын прокуратура һәм Тикшерү комитеты тикшерә.