news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда көрәш турнирында имгәнгән бала бер ай комада ята

13 яшьлек спортчы аркасына егылган һәм торып баса алмаган.

news_top
Башкортстанда көрәш турнирында имгәнгән бала бер ай комада ята
Владимир Васильев

Башкортстанның Бакалы авылында яшәүче 13 яшьлек көрәшче малай инде бер ай комада ята. Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр. Бу турыда төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Балалар санитар авиациясе линиясе буенча белешмә алуга ук, нейрохирург, анестезиолог-реаниматолог булган белгечләр командасы урынга барды. Алар сигез сәгать чамасы балага ярдәм күрсәтте. Рошаль исемендәге Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиясе табиблары белән берничә телемедицина киңәшмәсе булды», — дигәннәр ведомствода.

28 февральгә табиблар баланың хәлен стабильләштергән, аны Уфага күчергәннәр. Транспортировкадан соң Ефимның хәле начарланган. Бу атнада табиблар кабат федераль үзәктәге хезмәттәшләре белән элемтәгә чыгарга җыена.

13 яшьлек малай үзе сулыш ала алмавы билгеле. Аны ИВЛ аппаратында тоталар. Якынча белешмә буенча, көрәшче малайның травмасы умырткалыгының муен бүлеге белән бәйле. Табиблар әлегә бер фараз да әйтми.

Фаҗига 30 гыйнварда ярыш вакытында булды. Ефим көндәше белән көч сынаша, аркасына егыла һәм тора алмый. Моңа кадәр бала сәламәтлегенә зарланмаган. Фаҗига сәбәпләрен прокуратура һәм Тикшерү комитеты ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар