«Башкортстанда безнең бөтенлеккә турыдан-туры куркыныч яный торган көчләр бар»
Бөтендөнья татар конгрессында Милли шураның чираттагы утырышы узды. Халык санын алу алдыннан оештырылган җиде эшче төркем башлаган эшләре турында белешмә белән уртаклашты. Утырышта шулай ук конгресс җитәкчелеген татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә күбрәк игътибар бирергә өндәделәр.
Дәүләт Советы депутаты, татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы буенча эшче төркем җитәкчесе Ркаил Зәйдулла халык санны алуны сентябрьгә күчерүнең уңай якларын күрде, моны эшләп бетермәгән эшләр күп булуы белән аңлатты.
— Халык санын алу сәясиләштерелә, югыйсә гадәти бер чара булырга тиеш тә бит. Ун елга бер кузгалып алабыз. Тик җанисәп ул кампания генә түгел, системага салынган даими эш булырга тиеш.
Сентябрьгә кадәр вакыт әле күп. Конгрессның төрле төбәкләргә, Находкага, Көньяк Сахалинга кадәр йөрүе әлбәттә әһәмияткә ия, ул төбәк җитәкчеләре белән мөгаләмәләр урнаштырыла, татар мәсьәләләре күтәрелә, ләкин минемчә параллель мобиль төркемнәр дә төзергә кирәк. 1-2 язучы, 1 җырчы, тарихчы, этнолог… Этнологлар күп түгел, ләкин аларның белемен, энергиясен максималь файдаланырга кирәктер дип уйлыйм.
Безнең татар халкы Идел-Урал төбәгенә күпләп урнашкан. Мин ул төркемнәрне Хабаровск, Якутиягә җибәрү ягында түгел, ул чыгымлы да. Мин Якутиядә өченче ел булдым, татар җәмәгатьчелеге белән очраштым, анда 20 кеше җыелып килгән иде. Тагын барсак та, шуннан артык кеше булыр дип уйламыйм. Ну бер 50не җыеп булыр инде, шуңа күрә безнең иң зур игътибар Идел-Урал төбәгенә булырга тиеш, — дип ассызыклады Ркаил Зәйдулла.
Ул татар халкы, тарихы, мәдәнияте турында кыскача 10 минутлык фильм төшереп, флешаларга яздырып, барган җирләрдә тарату тәкъдиме белән чыкты. «Хәзер укырга яратмыйлар, ә тыңларлык халкыбыз әле бар», — диде Ркаил Зәйдулла.
Депутат «Казан утлары» журналының бер тәҗрибәсен сөйләп узды.
— Алар Башкортстанга барып, очрашулар үткәреп, андагы авторларның әсәрләрен журналда чыгарды, конгресс ярдәме белән бушка журнал тарату да булды. Ульян, Пермь өлкәсендә дә ул шулай булды. Иң гыйбрәтлесе — аларның шушы сәфәрләрдән соң тиражлары артты. Мин, депутат буларак, Мордовия, Киров өлкәләрендә дә шул ук тәҗрибәне файдаланырга, «сез ярдәм итегез» дип хат язган идем, никтер миңа җавап килмәде. Сез закон буенча миңа бер ай эчендә җавап бирергә тиеш бит инде, — дип мөрәҗәгать итте конгресс җитәкчелегенә.
«Казан утлары»ның кесә китабы сериясен чыгара башлаганын да әйтте ул. Якын арада «Ерактагы утлар» рубрикасында Башкортстандагы өч авторның әсәрләрен чыгарырга җыеналар. «Әсәрләренә анализ ясасак, шул төбәктәге халыкның да игътибары арта», — дип саный депутат.
Иң проблемалы төбәк — Башкортстан
Ркаил Зәйдулла эпидемия сылтавы белән Татарстан артистларын Башкортстанга кертми башлаганнарын искәртте.
— Яисә сайлап кына кертәләр: Уфада рөхсәт, Нефтекамскида рөхсәт итмиләр. Менә шундый кыенлыклар бар. Чыннан да, иң проблемалы төбәк — Башкортстан. Яшерен-батырын түгел, анда безнең бербөтенлеккә турыдан-туры куркыныч яный торган көчләр бар.
Мин еш кына БСТны карыйм. Екатеринбург татарларының берсе сөйләп тора: «Мин әле 17нче елда гына Уфада чыккан китаплар укый-укый үземнең башкорт икәнемне белдем», — ди. Безгә басма продукция юнәлешендә ныграк эшләргә кирәк. «Татары Уфимского уезда» китабын чыгару зур адым булды, — диде Ркаил Зәйдулла.
Аның фикеренчә, бу хезмәтне һәр районга багышлап, бүлгәләп, брошюра рәвешендә таратырга кирәк. «Мәсәлән, Яңавыл районына, башкаларга… Тарату системасы кыен, ләкин башкармый торган эш түгел», — диде ул.
Эшче төркем җитәкчесе соцчелтәрләрдә башкорт патриотларының төркем-төркем оештырылган бер кампаниясе күзәтелгәнен әйтте.
— Ул бик үтемле. Безгә дә соцаль челтәрләрдә татарның татарлыгын исбатлый торган төркемнәр оештырырга кирәктер, — диде депутат.
«Каядыр барганчы, эштә яңа ысуллар кирәк»
Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының Аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе Дамир Исхаков фикеренчә, аналитика эше барышында конгрессның эшен яхшыртырга кирәк дигән фикергә килгәннәр.
«Бездә бик күп төрле иске ысуллар кулланыла, яңа ысуллар кирәк хәзер», — диде ул. Дамир Исхаков видеоконференция режимында җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте.
— Якын арада конгресс эшен ничек яхшыртырга була дигән тәкъдимнәр җыярга кирәк. Без кулланмый торган яңа юнәлешләр бар. Кайбер очракта чыннан да әллә кая барып йөрергә кирәк түгелдер, ә мәгълүмати чараларны кулланырга, челтәр аша күбрәк хәбәр таратырга кирәк, — диде Дамир Исхаков.
Ул алдагы дәвердә эшли алырлык экспертлар төркемнәрен булдыру бурычы торганын әйтте.
Шундый планнар бар: Россиядәге татарлар күп яшәгән төбәкләргә барып, урыннарда экспертлар төркемнәрен булдырырга һәм аларны безгә тоташтырырга кирәк. Татар милләтенең баш мие бер җиргә җыелган булырга тиеш. Татарның интеллектуаль көчләре зур, әмма тиешенчә берләштерелеп бетермәгән. Бер төркем политтехнологлар безгә каршы эшли башласа, безгә каршы тору авыр, үзебезгә дә оештырырга кирәк шуңа күрә, — диде ул.
«Башкорт халкының үсеш стратегиясенә анализ кирәк»
Дамир Исхаков башкорт халкының үсеш стратегиясенә анализ ясарга кирәклеген әйтте.
— Анда татарга каршы юнәлдерелгән пунктлар бар, аларны өйрәнеп, анализ ясарга кирәк. Төньяк-көнбатыш диалекты тирәсендәге «биюләр» чыннан да татар милләтенә каршы.
Игътибар итсәгез, хәзер бик тырышып нугайлар, башкортлар, хәтта казахлар урта гасыр татар кешесе образын юкка чыгарырга тырышалар, чөнки алар барысы да татар ишеннән чыкканнар, ләкин исеме татар булуын теләмиләр. Һәрберсе бөек милләткә әйләнергә уйлыйлар. Безгә хәзер исемебезне, урта гасыр татар кешесе образын саклау юнәлешендә эшләргә кирәк. Бу катлаулы проблема, Татарстан галимнәре һәм тарихчылар шушы проблема тирәсендә берләшергә тиеш, — дип әйтте Дамир Исхаков.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та башкорт халкы стратегиясе буенча фикерен әйтте. «Татар белән башкорт — бер бөркетнең ике канаты. Декабрьдә Башкортстан корылтае башкорт халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Безнең өчен дә кулланырга мөмкинлекләр бар. Чагыштыру өчен түгел, файдалы әйберләр табып, татар халкын берләштерү буенча карарга кирәк», — диде.
Дамир Исхаков татар-башкорт мәсьәләсе буенча ИЯЛИ чыгарган китаплар берсе дә искермәгәнен ассызыклады. «Аны я ахмаклар, я дошманнар шулай диләр. Ул китапларны яңадан чыгарып таратырга кирәк», — диде ул.
«Кайда безнең 350 язучы?»
Дамир Исхаков шулай ук «Яңа Гасыр» каналының татарларга багышланган тапшыруларында язучыларны катнаштырырга тәкъдим итте.
— Кайда безнең 350 язучы, диләр. Язучылар берлегенең җитәкчелегенә бу хакта җиткереп, алар да катнашса, зыян булмас иде. Аларның башларында да фикер бардыр дип уйлыйм, — диде ул.
Ркаил Зәйдулла шундук җавап та кайтарды:
— Беренчедән, 350 язучы юк, кимеде, соңгы елларда өлкәннәрне дә югалттык. Икенчедән, күбесе берлек әгъзалары, язучы белән әгъзалар арасында аерма зур. Өлкән яшьтәгеләр күп, аларның күбесе авырый, ләкин барыбер 50-60лап аягында басып тора торган кеше бар, ул шулай ук зур көч.
Дамир Исхаков аны җөпләп: «Ул үзе бер институт», — диде. «Әйе, дөрес», — дип килеште Ркаил Зәйдулла.
«Хосусый татар мәктәпләре кирәк»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә мөрәҗәгать итеп, яңа уку елына кабул итү шартлары расланганын әйтте. «Конгресс һәм республика Хөкүмәте һәрвакыт милләттәшләребезгә ярдәм итә, бу мөмкинлектән файдалансагыз иде», — дип өндәде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров киләсе айда ZOOM аркылы татар оешмалары җитәкчеләре белән кабул итү кампаниясе буенча, БДИларны дөрес сайлау юнәлешендә аерым киңәшмә уздыруны тәкъдим итте.
Ркаил Зәйдулла үз фикерен белдерде:
— Хәлебез аяныч. Теле юкның иле юк… Татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә конгресс хосусый мәктәпләр ачарга булышырга тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, әбиләр ансамбле дә кирәк, әллә ничә йөз меңлек костюмнар белән булышасыз сез аларга. Мәчетләр каршындамы, якшәмбе мәктәпләреме… Мәктәп системасы булмаса, киләчәгебез юк дигән сүз. Университетка да беркем килмәячәк аннары. Татар телен белмәгәч, килә алмый бит инде.
Фәнни яктан 60-80нче елларда җавап табылган сораулар башкорт политтехнологлары тарафыннан янә куела башлады
ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Милли шураның милли мәгариф буенча эшче төркем җитәкчесе Дания Заһидуллина җанисәп алдыннан милли-мәдәни, тарихи бәхәсле мәсьәләләргә аңлатмалар сорап мөрәҗәгатьләр артканын әйтте. Шуны исәпкә алып, 2021 елның 26 гыйнварында академиядә Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан федераль университеты белән берлектә, татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү буенча фәнни эксперт советы оештырылганын искәртте.
— Еш кына проблемалар фән эшләнмәгәннән, фәнни мәгълүматлар булмаганнан түгел, ә җитәрлек дәрәҗәдә халыкка җиткерелмәгәнлектән туа. Без моны башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты белән туган хәлдә дә күрдек. Фәнни яктан 60-80нче елларда җавап табылган сораулар башкорт политтехнологлары тарафыннан янә куела башлады. Бу безгә фәнни тикшеренүләр белән янәшә популярлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәклеген күрсәтә, — диде ул.
Милли шураның эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркем җитәкчесе Фәрит Уразаев иганәчелек темасы күтәрелгәнен әйтте.
— «Казан утлары», «Идел» журналы белән Башкортстан, Оренбург, Пермь, Чиләбе, Төмән, Әстерхан төбәкләрендә яшәгән эшмәкәрләрнең меценатлык формаларын ачып күрсәтү юнәлешендә эш башлап җибәрдек, — диде ул.
Милли шураның чираттагы утырышы 31 март - 1-2 апрель көннәре тирәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Бу көннәрдә Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенын уздыру да ниятләнә.