news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер хатынны яшен сугып үтергән, өч авылда яшен суккан өйдә янгын чыккан

Республикада яшен шактый зыян китергән.

news_top
Башкортстанда бер хатынны яшен сугып үтергән, өч авылда яшен суккан өйдә янгын чыккан
https://www.bashinform.ru

22 июльдә Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Кунакбай авылында 38 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген Башкортстанның Шакша бистәсендә бер йортта янгын була. Урынга килгән коткаручылар ике катлы агач йорт януын ачыклый. Шаһитлар йорт яшен сукканнан соң яна башлавын сөйли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Шундый ук хәл Нагай авылында да булган. Биредә дә агач йорт яшен сукканнан соң яна башлаган.

Иглай авылында ике катлы агач йортка яшен суккан һәм янгын чыккан, диелә хәбәрдә.

  • Башкортстанда себерке җыйганда ир белән хатынны яшен суккан
  • «Песи югалды, эт улады». Башкортстанда күп балалы гаилә яши торган өйне яшен суккан
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар