Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Башкортстанда җанисәп нәтиҗәләре нинди булыр: татарны бу юлы күпмегә киметерләр?

Башкортстанда җанисәп татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты. Күрше республикада, башкортларның санын арттырырга теләп, татарларны башкорт дип язу очраклары булды, ди күпсанлы тарихчылар, сәясәтчеләр. Җанисәп тәмам, рәсми статистика Башкортстанда татарлар санын күпме бирер? «Интертат» фаразларны барлый.

news_top_970_100
Башкортстанда җанисәп нәтиҗәләре нинди булыр: татарны бу юлы күпмегә киметерләр?
Салават Камалетдинов

«1989-2010 еллар аралыгында Башкортстанда руслар 115 меңгә кимегән иде»

Илдар Габдрафиков, сәясәт белгече, этнолог, тарих фәннәре кандидаты, Уфадагы Этнологик тикшеренүләр институтының баш гыйльми хезмәткәре:

Башкортстанда татарларның саны сәяси вәзгыятькә бәйле булачак. 2002 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2010 елда татарлар саны егерме меңгә арткан иде, ә башкортлар саны илле меңгә кимеде.

Без 2002 ел нәтиҗәләренә әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм, чөнки быел татарларны башкорт итеп күрсәтү өчен бик көчле агитация алып барылды. Чынлыкта Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Исәпләү дөрес булса, шулай килеп чыгар иде дә. Артыгын бутамаслар, миллион чамасы калыр дип өметләнәм инде.

Руслар саны объектив рәвештә кимиячәк, чөнки аларда миграция дә, туучыларга караганда үлүчеләр саны да күбрәк. Мисал өчен, 1989-2010 еллар аралыгында Башкортстанда руслар 115 меңгә кимегән иде.

«Бу җанисәптә 150-200 мең татарны югалтачакбыз»

Вахит Имамов, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

Без Башкортстанда татарлар санын 2002 елдан соң югалта башладык. Бу җанисәптә дә 150-200 мең татарны югалтачакбыз. Бу — башкортлаштыру сәясәте белән бәйле. Безнең татар халкы тез чүгеп яшәгәнгә, үзләренең татар икәнен кычкырып әйтергә курыкканга күрә шулай. Кеше яшәү урынына яраклаша. Башкорт булып язылмаса, эш бирмиләр, директор була алмый. Моңа мисаллар да бар. Бергә укыган Рәмзия Якупова, башкорт булып язылганнан соң, баш мөхәррир булып куйды. Кеше менә шулай җайлаша. Алар җырчыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны — бөтен талантларны шулай итеп җыялар. Безнең татар йоклый.

«Үле җаннарны» да башкорт рәтенә кертмиләр микән дигән фикер туа»

Кәрим Яушев, Башкортстанда яшәүче татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе:

— 2010 ел белән чагыштырганда татарлар саны, әлбәттә, кимиячәк. Бөтен рәсми Башкортстан — түрәләре дә, милли иҗтимагый оешмалары да шушы юнәлештә бик күп акчалар түгеп, актив эшләделәр. Монда кемнедер котыртып йөрү, пропаганда гына түгел, ә алдашу һәм хәрәмләшү дә булды. Халык санын алучылар әби-бабайлардан милләтне сорап та тормаганнар. Андый фактларның булганын беләм.

2010 елгы җанисәпкә әзерлекләр башланганда Башкортстан Президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев авызы белән республикада башкортлар 41 процентны тәшкил итә дип әйттерделәр. Минемчә, бу аларның контроль цифрлары, ягъни монда башкортларның санын беренче урынга чыгару тора. Бу уңайдан хәрәмләшүләр бик зур булгандыр дип уйлыйм.

Хәрәмләшүнең тагын бер юлы бар. Моңарчы рәсми статистика ел саен республика халкының кимүе турында хәбәр итеп торды. Җанисәп төгәлләнгәч, Хәбиров үткәргән киңәшмәдә халык саны йөз меңгә артканы ачыкланды. Һаман саен кимеп килгән халыкның, җанисәп җиткәч кенә, кинәт артып китүе миндә шик уята. Татарларны башкорт итеп язуга өстәп, Гогольнең танылган әсәрендәге кебек, «үле җаннарны» да башкорт рәтенә кертмиләр микән дигән фикер туа.

Татарларны башкорт итеп язуга өстәп, Гогольнең танылган әсәрендәге кебек, «үле җаннарны» да башкорт рәтенә кертмиләр микән дигән фикер туа.Кәрим Яушев

«Безнең республикада бу җанисәп искитмәле мәкерле итеп оештырылды»

Нурмөхәммәт Хөсәенов, Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче татар тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе:

— Монда фараз кылуы нык кыен, чөнки Башкортстандагы милли сәясәт бик пычрак. Безнең республикада бу җанисәп искитмәле мәкерле итеп оештырылды. Монда башканы көтеп тә булмый инде.

Кичә бер дустым кызыклы факт сөйләде. Аның танышы халык санын алучы булып эшләгән һәм башка милләт кешеләрен ни рәвешле башкорт итеп язуы турында мактанып сөйләгән. Моны ачык сөйләгәч, башсызрак кеше булгандыр инде. Халык санын алучы йорт саен планшет белән килгән, кешеләрне иркенләп сөйләткән, аларның каршында татар итеп язган, тик «тәмам» дигән кнопкага басмаган. Өйдән чыгып киткәч, анкетада милләт графасын җайлы гына, тавыш-тынсыз үзгәртеп куйган. Шушындый юл белән татарларны алдаганнар.

Минем бик күп танышларым янына халык санын алучы бөтенләй килмәгән. Өлкән яшьтәге кешеләр компьютер артында анкета тутырып та утырмый, аның өчен район үзәгенә дә йөрми. Мин махсус сораштырып йөрдем. Шактый кешеләр язылмыйча калган. Аларның урыны буш калмый бит. Андый кешеләр башкорт өчен иң зур табыш инде.

«Артыгын кыланып атсалар, татарлар ягыннан җавап булырга мөмкин»

Дамир Исхаков, этнолог, тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире:

— Башкортстанда татарлар саны артмаячак. Коронавирус сәбәпле һәм андагы сәясәт белән бәйле бераз кимергә мөмкин. Шулай да 2010 елгы санны кабатларлар дип уйлыйм. Шуннан бик түбәнгә төшмәсләр, чөнки алар бездән бераз шүрли. Артыгын кыланып атсалар, татарлар ягыннан җавап булырга мөмкин.

«Хәзерге басымны киметмәсәк, алар татарның саны белән уйнаудан шикләнәчәк»

Илнар Гарифуллин, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

Башкортстанда татарлар саны артмаячак инде. Монда ике сценарий карала. Беренчесе — «Минимум программасы, ягъни 2010 елгы нәтиҗәне кабатлау. Унбер ел элек тә татарларны башкорт дип язу булды, ләкин 2002 ел белән чагыштырганда басым әзрәк ясалды. Икенчесе — «Максимум программасы» - бер миллион татардан сигез йөз мең калдыру планы бар. Ничек килеп чыгасын төгәл әйтә алмыйм, чөнки саннар сәяси вәзгыятькә бәйле булачак.

Башкортстанда җанисәп нәтиҗәсе җирле хакимиятенең киләсе елдагы хәленнән торачак. Монда бездән, ягъни татарлардан да күп әйбер тора. Татар җәмәгатьчелеге бу ситуацияне игътибардан ычкындырса, «Максимум программасы» тормышка ашырылачак. Җанисәп белән бәйле мәсьәләне күз алдында тотсак, хәзерге басымны киметмәсәк, алар татарның саны белән уйнаудан шикләнәчәк. Җанисәп вакытында да, аннан соң да җәнҗаллар күп булды. Тишковның чыгышы да игътибарга алынды.

«Башкорт булсам да, протест йөзеннән татар дип язылдым»

Ринат Гатауллин, Башкорт дәүләт университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:

— Мин күп кенә экспертларның халык санын алу кампаниясе уңышсыз узды дигән фикере белән килешәм. Беренчедән, халык санын алучылар бөтенләй килмәгән очраклар да күп булган. Икенчедән, җанисәптә интернет аша катнашкан кеше буларак, анкетаны күргәч, миндә җанисәпнең кирәге бармы икән, аңа тотылган 36 млрд сум акча илгә берәр файда китерәме дигән сорау туды.

Анкетада без тутырган бөтен мәгълүмат дәүләт органнарында бар. Мәсәлән, яңа туган сабыйны да, вафат булган кешене дә ЗАГС органнары теркәп бара. Кешенең туган көнен, туган урынын, җенесен алар болай да белә. Торак шартлары турында мәгълүматны күчемсез милек реестрыннан алырга мөмкин. Дәүләт органнары бары тик кешенең милләте турындагы мәгълүматны белми. Моны социология тикшеренүе үткәреп тә белеп булыр иде.

Элеккеге җанисәпләргә күз салсак, Башкортстанда татарлар белән башкортларның исәбе болай да буталып беткәне күренә. Башкортстанда үткән җанисәпләргә татарлар бөтенләй ышанмый. Кайбер башка төбәкләрдә дә татарлар саны киметелеп күрсәтелгән кебек. Мәсәлән, Владивостокта узган Сабантуйларның берсендә 150 мең кеше катнашкан, ә рәсми статистика буенча анда 50 мең татар яши. Дагыстанда милли бәйрәмгә 50 меңнән артык халык җыелган, ә статиситика анда биш мең татар яши дип күрсәтә. Әле бөтен татар да Сабан туенда катнаша дигән сүз юк бит. Мәсәлән, безнең авылда бәйрәмгә халыкның яртысы гына йөри.

Халык санын алу дөрес мәгълүмат бирми, шуңа күрә мин аны заяга акча әрәм итү дип саныйм. Моннан да бигрәк, аның интерпретацияләре җәмгыятькә зыян салырга мөмкин. Мәдәниятне үстерергә дигән акча, җанисәп нәтиҗәләренә таянып дөрес бүленмәсә, җәмгыятьтә ризасызлык тууы бар.

Мине тагын бер әйбер гаҗәпләндерә. Республика президенты атамасына карата федераль үзәк бик актив тыкшына, ә Башкортстанда татар теле башкорт теленең диалекты дип аталгач, сәясәтчеләр авызларын япты. Бу мәсьәләләрдә су махсус болгатыламы, әллә башка берәр начар әйбер эшләнәме? Без Россия гражданнары икән, безнең хокуклар тигез булырга тиеш, ләбаса. Халыкның хокуклары тигез булмаган ил — колония дип атала. Колбиләүчелек чорында Һиндстан һәм Африка халкының хокуклары Британия халкыныкыннан аерылган, ә алар барысы бер империя булып саналган.

Мин башкорт. Мин үземне зыялы кеше дип саныйм. Зыялылар һәрвакыт рәнҗетелгәннәрне яклый. Бу җанисәптә мин татарларны яклап, протест йөзеннән махсус рәвештә татар дип язылдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100