Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәте Тишковны да туйдырган»

Академик Валерий Тишков Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәтен алып баручы ачыктан-ачык тәнкыйтьләп язды. Моңа кадәр татарларга «зур мәхәббәте» белән танылмаган, татарларны төрле төркемнәргә бүлү яклы булган сәясәтче «этномародерларны» «красавчики» дип атап язып чыкты. «Интертат» белгечләрнең фикерен белеште.

news_top_970_100
«Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәте Тишковны да туйдырган»
https://www.facebook.com/

Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы рәисе урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы, Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков үзенең Фейсбук сәхифәсендә Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәтен алып баручыларны тәнкыйтьләде.

Федераль дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесенең әлеге чыгышын татар җәмәгатьчелеге гаҗәпләнеп кабул итте. Моңа кадәр татарларны бүлгәләү тарафдары буларак танылган, җанисәп вакытында татарларга «зур мәхәббәте» булмаган сәясәтчене татар-башкорт мәсьәләсендәге гаеплеләрне ачыктан-ачык күрсәтергә нәрсә этәрде икән? «Интертат» бу сорауларны татар экспертларына бирде.

Башта Валерий Тишков язмасының тәрҗемәсен китерәбез.

— «Хаммеровский үзәгендә» ФАДН (Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык) оештырган «Россия халыклары» фестивале (яки съезды) булды. Мин анда дәүләт милли сәясәтен тәэмин итү буенча экспертлар секциясе эшендә катнаштым. Барысы да әйбәт кенә бара иде, әмма бер казус килеп чыкты! Секциядән соң беренче тапкыр ФАДН Экспертлар советы утырышында катнашырга туры килде, һәм монда үземне миңа хас булмаган стильдә тоттым.

Совет составында Башкортстаннан өч вәкил булуын белеп алдым (Татарстаннан берәү дә юк). Бу өч кеше миңа соңгы елларда башкорт милләтчелегенең көчле чагылышларын алып баручылар буларак билгеле. (Сүз Башкортстанның премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, социомәдәни модельләштерү үзәге директоры Азат Бердин, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыповлар турында бара — ИТ).

Нәкъ менә шушы шәхесләр республиканың төньяк-көнбатышында яшәүче халкына «башкортлаштыру» программасын кертте, гәрчә тарихи яктан анда татарлар күбрәк яшәсә дә. Төгәлрәк, анда татар-башкорт этномәдәни симбиозы барлыкка килгән. Нәкъ менә шушы кешеләр федераль экспертлар статусын һәм президент грантларын файдаланып, татар районнарында мифик башкорт ырулары атамалары язылган истәлекле стеллалар кую программасын башкарды, җирле татар телен «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип атады һәм, ниһаять, халык санын алу барышында Башкортстанның әлеге төбәгендә яшәүче халыкны «башкорт» дип яздыру өчен кискен агитация алып барды.

Нәкъ шушы гамәлләр Татарстан ягыннан җавап реакциясе тудырды. Әлеге вәзгыять соңгы ике елда иң киеренкесе булды.

Һәм менә ул «красавчик»лар башкарма хакимиятнең милли сәясәт өлкәсендәге баш федераль органы Эксперт советы составында!

Россиянең күпчелек республикаларыннан вәкилләр бөтенләй булмаган Советка, «казанышлары» буенча шикле кешеләр нинди сәбәпләр аркасында килеп кергән? Бу сорау әлегә җавапсыз калды. Боларның барысын да утырышта ачык әйттем һәм, әлбәттә, бу минем күп кенә нерв күзәнәкләремә зыян салды. Ләкин кайвакыт «дәшми кала алмыйм», — дип язган академик.

Валерий Тишковның бу «һөҗүмен» ничек аңларга? Без экспертлар фикерен белештек.

«Башкортстанда милләтләр арасындагы мөнәсәбәт конфликтлы сценарий буенча бара»

Илдар Габдрафиков, сәясәт белгече, этнолог, тарих фәннәре кандидаты:

— Валерий Тишков — Этнологик мониторинг һәм конфликтларны алдан кисәтү челтәре директоры. Ул челтәр 1993 елдан бирле эшли һәм мин аның башлангыч чорыннан бирле Башкортстан өчен җаваплы, шуңа күрә Валерий Тишковның ни өчен Фейсбукта шундый пост язуын яхшы аңлыйм.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның (ФАДН) Экспертлар советы утырышында чыгышын ясаганнан соң, кичә Валерий Тишков Башкортстандагы милли сәясәткә карата фикерләре белән уртаклашу өчен миңа шалтыратты. Гомумән, без еш аралашабыз. Кичә аның борчылганы сизелеп тора иде. «Мин эндәшми кала алмадым, чөнки Башкортстанда милләтләр арасындагы мөнәсәбәт конфликтлы сценарий буенча бара», — диде ул миңа.

Валерий Тишков 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителгәч тә, Дәүләт Думасында Милләтара багланышлар комитетының киңәйтелгән утырышында кимендә йөз мең татарның башкорт булып язылганын әйткән иде.

Без хәзер дә социаль челтәрләргә, мәгълүмат чараларына мониторинг ясап торабыз. Җентекле мониторингтан башка да массакүләм мәгълүмат чаралары аша Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында татарлар юк дигән фикер халыкка сеңдерелеп торуы күренә. Татарлар белән башкортлар арасындагы каршылыкта Башкортстаннан сайланган ФАДН экспертларының да роле бар икәне сизелә. ФАДНның төп бурычы — илдә милли конфликтлар булдырмау, ә Башкортстанда аның вәкилләре, киресенчә, конфликт тудыра. Тишков, тәҗрибәле белгеч буларак, мифик ырулар темасын куерту, мишәр үзәген ачу милләтләр татулыгына зыян салганын яхшы белә.

Тишков, тәҗрибәле белгеч буларак, мифик ырулар темасын куерту, мишәр үзәген ачу милләтләр татулыгына зыян салганын яхшы белә.

Милләтләр арасындагы низагны тикшереп торырга тиешле ФАДН татар-башкорт мәсьәләсен күрмәмешкә салыша, аннан да бигрәк, Экспертлар советына Башкортстаннан өч милләтчене керткән. Аларның фамилияләре билгеле: Азат Бердин, Азат Бадранов, Юлдаш Йосыпов. Башка бер генә милли республикадан да аның кадәр вәкил юк анда. Татарстаннан, мәсьәлән, бер кеше дә юк. Әгәр Башкортстаннан милләтләр дуслыгы өчен җан атып йөргән экспертларны керткән булсалар да, сорау тумас иде. Ни өчен Советка конфликт тудыручы милләтчеләр кергәне аңлашылмый. Тишков та шушы ук сорауны биргән, ләкин аңа җавап кайтаручы булмаган.

Милләтләр арасындагы конфликтны киметергә тиешле кешеләр киресен эшләгәч, Тишковның, һәрхәлдә, ачуы килә. Кичәге чыгышында һәм Фейсбуктагы язмасында ул күңеленә җыелганнарны чыгарган.

«Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте акылга сыярлык чикләрне үтеп китүе»

Искәндәр Измайлов, А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы:

— Электән Россия сәясәтчесе һәм милли багланышларда күренекле эксперт буларак танылган Тишковның әлеге чыгышы кимендә ике әйберне аңлата. Беренчесе — Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте акылга сыярлык чикләрне үтеп китүе һәм социаль катаклизмнарга китерү ихтималы булуы турында күренекле сәясәтченең аңлавын күрсәтә. Утырышта нәрсә булганын мин белмим. Димәк, анда булган әйбер академикны Россия милләтен төзү буенча аның тырышлыгын башкорт милләтчеләре куркыныч астына куя дип санарга мәҗбүр иткән. Күрәсең, аның кискен реакциясе шул сәбәпле булган. Монда аның шәхси позициясе генә булмавы мөһим. Ул Россия мәнфәгатьләрен алгы планга куючы җитди сәясәтче сыйфатында чыгыш ясый.

Икенчесе — бу вакыйга Татарстанның милли мәсьәләләр буенча бердәм сәясәте булмавын күрсәтә.

Башкортстанда акча белән тутырылган махсус Стратегик тикшеренүләр институты булдырылды. Милли сәясәт аның куллары белән алып барыла. Аларда акча белән тәэмин ителгән стратегия кабул ителде. Безнең республикада боларның берсе дә юк. Бездә Фәннәр академиясе идеологик функцияләрне башкармый, ул хәтта экспертлар туплау функциясен дә башкармый. Тарих институты кулыннан килгәннәрен эшләргә тырыша, ләкин аның да экспертиза мәсьәләләрен башкару өчен өстәмә акчасы юк.

Хакимиятнең тышкы ярсыткычларга реакциясе бар, ләкин алдан күрүчәнлеге юк. Халык санын алуга әзерләнгәндә безнең милли мәсьәләләр буенча бернинди үзәк тә, стратегия дә, финанслау да булмавы ачыкланды. ФАДНның экспертлар советында Татарстаннан вәкил юклыгы моны күрсәтә.

Күпчелек татарлар Татарстаннан читтә яши. Аларны кайгырту функцияләрен без Бөтендөнья татар конгрессына бирдек, тик аларның экспертлар базасы юк. Гомумән, ул башка функцияләр башкара. Соңгы вакытта аның, әйтик, бәйрәмнәр оештыру белән генә мавыгуы күренә. Милли сәясәтнең булмавы башка төбәкләрдә безнең позиция югалып баруына китерә.

«Бу җанисәптә Башкортстанда татарларга карата басым ясауда артыгын кыланып ташладылар»

Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе:

— Минем Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институтында булганым һәм Валерий Тишков белән күрешеп сөйләшкәнем бар. Әлбәттә, ул этнология буенча зур белгеч. Аның төрле сәяси уеннарда катнашуын тәнкыйтьләгәнебез дә бар, ләкин ул объектив белгеч булып кала.

Бу җанисәптә Башкортстанда татарларга карата басым ясауда артыгын кыланып ташладылар. Хәтта татар телен башкорт теленең диалекты дип уйлап чыгардылар. «Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә», диләр. Бу идеология Урал ягында яшәүче башкортларга да зыян китерә, чөнки чын башкортлар әлеге ялганда адашып кала.

Тишков ФАДН Экспертлар советы утырышында бик дөрес мәгълүмат җиткергән. Элегрәк башкорт милләтчеләрен экспертлар рәтенә кертүне без Тишков оештырган дип шикләнә идек. Хәзер шигебез юк инде. Тишков моны күреп алган да, кискен рәвештә үз фикерен әйткән. Бу Башкортстандагы фальсификацияләрне фаш иткән объектив мәгълүмат.

Бу хәлдән соң минем бер соравым туа. Ни өчен ФАДН Экспертлар советына Казаннан, Татарстаннан беркем дә кермәгән? Ни өчен Мәскәүдә утыручы депутатларыбыз шул утырышта катнашмаган? Минемчә, Татарстан элитасы бу эшкә бик салкын карый. Татарлар илебездә сан буенча икенче милләт бит!

«Валерий Тишковның чыгышындагы бөтен мәгълүмат чынбарлыкка туры килә»

Илнар Гарифуллин, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

— Мин Валерий Тишковның чыгышын хуплыйм, чөнки анда булган бөтен мәгълүмат чынбарлыкка туры килә. Без дә, Башкортстанда яшәгән кайбер экспертлар да ул китергән фактларны ел ярым буе әйтеп киләбез. Тишковны без рус милләтенең төп идеологы дип беләбез, кайвакыт рус милләтчесе дип тә атыйбыз, ләкин ул башка милләтчеләрдән аерыла. Иң мөһиме: ул халыклар арасында ызгыш һәм каршылыклар булмасын дип тырыша. Ул милләтара проблематиканы бик дөрес аңлый.

Татарлар Россиядә сан буенча икенче халык. Аларның абруе да илдә зур булды. Тишков татарларны кимсетүне милләтара конфликтларга китерәсен сизә. Мин бу чыгышны илдәге тынычлыкны саклау өчен сәясәтченең прагматик адымы итеп кабул иттем.

«Тишковның бу чыгышы көтелмәгән яңалык булды»

Ринат Гюл, төбәк тарихын өйрәнүче, Мәскәү эшмәкәре:

— Минем өчен Тишковның бу чыгышы көтелмәгән яңалык булды, чөнки ул элек рус милләте белән бәйле булмаган темаларга нейтраль карый кебек иде. Бу юлы аның һәр нәрсәне үз исеме белән атавы игътибарга лаек. Язмасында конкрет фамилияләрне атамаса да, бөтен кеше дә сүзнең кем турында барганын аңлады.

Күрәсең, Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәте Тишковны да туйдырган. Ул эндәшми кала алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100