news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин бер кешене үлемнән коткарып калган

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин дуслары белән Уфаның Агыйдел күперен чыгып барганда тротуарда яткан кешене күреп ала.

news_top
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин бер кешене үлемнән коткарып калган
Cалават Камалетдинов

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин аңын югалткан бер ир-атны үлемнән коткарып калган. Бу хакта дин әһеле үзенең социаль челтәрләрендә сөйләгән, дип яза «Миллиард.татар» сайты.

Айнур Биргалин иртәнге 4ләр тирәсендә дуслары белән Уфаның Агыйдел күперен чыгып барганда тротуарда яткан кешене күреп алган. Ир-атлар зыян күрүче янына килеп, аңа ярдәм итәргә тотынганнар, полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакырганнар. Мөфти барлык гамәлләрен телефонга төшереп барган. 

Махсус хезмәтләр кулына тапшырганчы Айнур Биргалин зыян күрүче яныннан китмәгән. «Әлеге кешегә ярдәм иткәннән соң, бурычыбыз үтәлгән хис белән өйләргә таралыштык», — дип сөйләгән ул социаль челтәрләрдә.

Зыян күрүчене носилка белән ашыгыч ярдәм машинасына керткән күренешкә ул: «Бер кешене үтерү бөтен кешелек дөньясын үтерүгә тиң, бер кешене коткару бөтен кешелекне коткаруга тиң», — дип, Коръән сүзләрен язып куйган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар