Башкортстан хастаханәсендә пациентны идәнгә ташлап калдыру факты буенча тикшерү башланган
Башкортстан хастаханәсендә пациентны идәнгә ташлап калдыру факты буенча тикшерү башланган
Башкортстанның Стәрлетамак хастаханәсендә дәваланучы бер пациентка табибларның авыруны идәндә ташлап калдыруын видеога төшереп, язманы социаль челтәргә урнаштырган, дип язган идек.
Бу вакыйга буенча Башкорстан сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлаган, дип яза "Башинформ". Хастаханәнең баш табибы ваемсыз хезмәткәрләрен эштән чыгарырга әзер булуын белдергән.
Видеодан күренгәнчә, медиклар ярдәм сораган пациентканы идәндә калдырып, чыгып китәләр. Хатын-кыз ярты сәгатьтән артык идәндә ята.
Медиклар, пациентканы көзән җыеру сәбәпле, аны каты урында калдырырга кирәк иде дип аңлатканнар.