Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыруны идәнгә ташлап калдырган табибларны видеога төшереп алганнар

Авыруны идәнгә ташлап калдырган табибларны видеога төшереп алганнар

news_top_970_100
Авыруны идәнгә ташлап калдырган табибларны видеога төшереп алганнар

Авыруны идәндә яткырып калдырган Стәрлетамак шәһәре табибларын видеога төшереп алганнар. Бу видео Башкортстандагы "Стерлетамак ДТП" төркеменә эленгән.

Төркемдә бу хәлнең 1нче номерлы клиник хастаханәдә икәне әйтелгән. Пациент идәндә ята, ә табиблар аны нәрсә борчыганын белергә тырыша. Хатын-кыз пациент үзенә ярдәм итүләрен сорый. Табиблар: "Ә без сиңа ничек ярдәм итә алабыз?" дип сорый. Аннары табиблар үзара "хәзер, хәле яхшыра аның" дип сөйләшә дә, палатадан чыгып китәләр. 

ВКонтакте төркемендә бу хатынның исерек булуы хакында язалар. Табиблар дөрес эшләгәнме-юкмы дигән темага зур бәхәсләр чыккан.

2018 елның сентябрендә Калмыкия башкаласы Элиста шәһәрендә колониянең баш табибын ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул төрмә каравылчылары кыйнап имгәткән тоткынга ярдәм итәргә теләми һәм тоткын үлә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100