Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкорт тарихчысы Салават Хәмидуллин казахны ханлыксыз, грекны дәүләтсез «калдырды»

Башкортстандагы башкортлаштыру идеологларының берсе, татар халкы турында ямьсез, кимсетүле чыгышлары белән танылган журналист, тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин үзенең игътибарын хәзер казахларга юнәлдерә. Казахларның дәүләтләре булмаган, ханлык ул дәүләт түгел дигән чыгышы белән ул күпләрне гаҗәпкә калдырды.

news_top_970_100
Башкорт тарихчысы Салават Хәмидуллин казахны ханлыксыз, грекны дәүләтсез «калдырды»
Абдул Фархан/архив

27 гыйнварда Дүртөйледә «Төньяк-көнбатыш башкортларның тарихы һәм мәдәнияте» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында Салават Хәмидуллин «казахларның дәүләте булмаган, ханлык булган, әмма ханлык ул дәүләт түгел» дигән фикер белдерде.

Интернет киңлегендә «Малевич» псевдонимы астында татарларга каршы көрәш алып барган Салават Хәмидуллинны күптән түгел генә Башкортстанда Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләделәр.

Җанисәп алдыннан чувашлар, татарлар һәм Татарстан турында чит исем белән бик ямьсез комментарийлар язгач, блогер Ленар Мифтахныкы бу кешенең кем икәнен белергә алына. Бу кыен булып чыкмый, чөнки Салават Хәмидуллин, телеграм мессенджерының ничек эшләвен аңлап бетерә алмау сәбәпле, үзенең кем икәнен аңлап булырлык «эз» калдыра. Шулай итеп, «Татарстан» республикасы атамасын «Татаросран» дип язып утырган «Малевич» кушаматы астында яшеренгән бу кешенең мәшһүр тарихчы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты Салават Хәмидуллин икәнлеге ачыклана. Татарлар һәм чувашлар турында язган тискәре һәм ямьсез комментарийларны бирегә язмыйбыз, теләгәннәр Ленар Мифтахныкының блогына кереп укый ала.

Татарлар белән «дуслык күпере» салган кеше Халыклар Дуслыгы йортына директор урынбасары итеп билгеләнгәч, ул, кәнәфигә утырып, казахлар белән элемтәне «ныгытырга» җыенамы дигән сорау туа.

«Тарихи яктан карасаң, бернинди дә казах дәүләте булмаган»

Салават Хәмидуллинның Дүртөйледә узган түгәрәк өстәлдә ясаган чыгышыннан өзек:

— Без Казахстандагы хезмәттәшләребез белән казах дәүләте турында сөйләшкәндә, Путин күптән түгел генә: «Казах дәүләте булганмыни?» дип әйтте. Бар да моны троллинг буларак кабул итте, ләкин тарихи яктан карасаң, бернинди дә казах дәүләте булмаган. Казах ханлыгы булган, ләкин ханлык — ул дәүләт түгел», — дип сөйли Хәмидуллин һәм ханлыкның ни өчен дәүләт булмавын аңлата башлый.

«Дәүләтнең нинди билгеләре бар? Халыктан читләшкән, халыкны легитим көчләү аппараты бар, ягъни — хакимият.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр казах, яки башка ханлыкны «дәүләт» дип язса, теләсә кайсы тарихчы: «Юк, син дөрес язмагансың. Ханлык дип яз, чөнки дәүләт өчен бу туры килми», — дип әйтәчәк. Европаны күздә тотсак, хәзерге типтагы дәүләтләр Яңа чорда гына барлыкка килгән. Мин Кытай турында әйтмим. Ул аерым очрак», — дип сөйли Салават Хәмидуллин.

Хәмидуллин «Борынгы Башкортстан» дәүләтен төзи. Борынгы Грецияне сызып ату исәбенә

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр башкортларның дәүләтчелеге турында сүз чыккач, югалып калулары Салават Хәмидуллинны борчуга сала икән. Салават Хәмидуллин әлеге чыгышында башкортларның үз дәүләте булганмы-юкмы дигән мәсьәләне күтәрә, ләкин аңа читләтеп кенә җавап бирә, күрәсең, әйтер сүз юк. Әгәр дә Башкортстанда ханлык та, борынгы шәһәрләр дә булмаган икән, кайгырасы юк — башкаларның казанышларын «сызып атарга» да, үзең күтәрелеп куясың дип уйлый ахры тарихчы. Шулай итеп, Хәмидуллинның схемасы шундый — Борынгы Грециядә дәүләт булмаган дип игълан итә, башкортларның да дәүләтләре булмаган. Димәк, алар икесе бер дәрәҗәдәге цивилизация булган икән.

— Борынгы Греция — алга киткән җәмгыятьме, юкмы? Әлбәттә, алга киткән. Әмма Борынгы Грециядә дәүләт булмаган. Дәүләт — ул прогресс дигән сүз түгел. Борынгы Грециядә шәһәр общиналары дип аталган полислар булган. Аларда бернинди дәүләт структуралары булмаган. Болар — башкорт волостьлары кебек үк общиналар. Общинниклар үзара тигез булган. Бөтен мәсьәләләр дә бергәләп хәл ителгән, барысы да ирекле гражданнар булып исәпләнгән, — ди Салават Хәмидуллин.

«Киев Русе дәүләт булганмы? Юк, булмаган»

Бер кызып киткәч, Салават Хәмидуллин халык алдында Россия тарихы белән дә авыз чайкарга читенсенми.

— Киев Русе дәүләт булганмы? Юк, булмаган. Ул бер гаилә идарә иткән кенәзлекләрдән торган. Ул буйсындырылган славяннардан ясак җыя торган вотчина дәүләте. Россия дәүләте дип Иван III дән соңгы вакытны әйтергә була. Ул вакытта Мәскәү Русе берләшә, салым, акча әйләнеше барлыкка килә. XV гасырга кадәр Русьнең үз акчалары дә булмаган бит. Элегрәк я Византия, я гарәп тәңкәләре әйләнештә йөргән, Алтын Урда чорында Урда дерхемнары әйләнештә булган. Рус тәңкәләре XV гасырда гына барлыкка килгән, — дип тә өстәп куя Салават Хәмидуллин.

Мәскәү мэриясе сайты Киев Русендә бакыр акчалар X гасырда ук барлыкка килүе турында яза.

Димәк, беренче рус акчаларына килгәндә, я Салават Хәмидуллин, я Мәскәү мэрының сайты биш гасырга ялгыша.

Нумизмат, тарихчы Олег Степанов «Интертат» хәбәрчесенә Мәскәү кенәзлегендә акчалар 1365нче елда суктырыла башлаганы мәгълүм булуын әйтте. Эзлекле рәвештә акча сугуны Дмитрий Донской башлап җибәргән. Тарихчы фикеренчә, аңарчы аерым кенәзлекләрнең дә үз акчалары булуы мөмкин, ләкин аларның елы билгеле түгел икән.

«Салават Хәмидуллин борынгы бабаларыбызның уртак тарихын оныткан»

Казахларның дәүләтчелеге турында кызыксынып, без тарих фәннәре докторы, Казахстанның Вәлиханов исемендәге Тарих һәм этнология институты директоры Зиябек Кабульдиновка мөрәҗәгать иттек.

— Казахстан халкы һуннар, саклар, Төрки каганлыгы заманнарыннан бирле — 2500 елга якын дәүләтчелек традицияләренә ия. Салават Хәмидуллинның борынгы әби-бабаларыбызның уртак тарихын оныткан, мөгаен, — диде казах галиме «Интертат» хәбәрчесенә.

Казахлар бу видеога тискәре фикерләрен белдерә. «Башкортларның үз дәүләтләре булмаган, казахтан көнләшә», «Провокатор» дип язалар.

Салават Хәмидуллинның казах дәүләте булмаган дигән сүзләре башкорт активисты, тарихчы Руслан Габбасовны да гаҗәпләндергән.

— Башкорт тарихчысы Салават Хәмидуллин казахларда дәүләт булмаган дигән сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде икән? Бәлки, ул «ханлык дәүләт түгел» дигән фразасын төгәлрәк сөйләр, дип Казахстаннан минем дусларым бу турыда миннән аптырап сорыйлар. Мине дә бу сүзләр гаҗәпләндерде. Хәзер безне бер үк көчләр казахлар белән дә ызгыштырырга тели, дигән фикер керә. Ә үземнең казах туганнарыма алдан ук әйтеп куям: сез безнең өчен иң якын, тугандаш халык һәм шулай булып калырсыз! — дип язган Руслан Габбасов үзенең Фейсбуктагы сәхифәсендә.

Руслан Габбасовның фикере астында йөзләгән кайтаваз язганнар. Башкортлаштыру идеологлары бик нык Салават Хәмидуллинны яклый, алар бу фразаны «йолкып алынганын», Хәмидуллинның бөтенләй башка әйбер сөйләвен язалар. Ягъни, ханлык хәзерге замандагыча дәүләт булмаган, дип әйтергә теләде, диләр.

«Ул инде нормаль башкорт әйтмәс әйберләрне әйтте. Аның эше һәм шәхси сыйфатлары, кызганыч, бик каршылыклы», — дип җавап кайтарган Руслан Габбасов Салават Хәмидуллинны яклап язучыларның берсенә.

«Ничек инде казахлар дәүләтсез халык булсын?!»

Салават Хәмидуллин чыгышының мәгънәсен аңлау өчен, без Уфада яшәүче милләттәшебез, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафиковка мөрәҗәгать иттек. Түгәрәк өстәлдән төшерелгән видеоязманы ул да өстән генә карап чыккан булган.

— Беренчедән, Дүртөйлегә барып, төбәк тарихын өйрәнүчеләр алдында чит дәүләтләр турында фәлсәфә коруның, минемчә, бернәрсәгә кирәге юк. Тарихчыларга туган як тарихын өйрәнү методикаларын, архивлар белән эшләргә өйрәтсәләр, файдасы күбрәк булыр иде. Аларга авыл тарихы турында сөйләсәң, рәхәтләнеп тыңларлар иде. Бу түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләр гади халыкны бөтенләй кызыксындырмый. Мин тарихны өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлләргә каршы түгел, ләкин анда башка төрле фикерләр дә яңгырарга тиеш.

Һаман да шул бер үк кешеләр җыелалар да, җанисәп алдыннан чәйнәгән бер балык башын чәйниләр. Халык гарык бит инде ул сүзләрдән. Тынычланырга вакыт инде аларга. Безгә бит бер җирлектә бергә яшәргә, уртак проблемаларыбызны хәл итәргә кирәк. Республика башлыгы Уфада алдынгы университет төзү бурычын куйды. Дөньяга урта гасырлар карашы белән карап алга китеп булмый шул. 

Икенчедән, ничек инде казахлар дәүләтсез халык булсын?! Төрки каганлык, Алтын Урда дәүләт булмаганмы? Башкортлар үзләре дә, татарлар, казахлар, ногайлар кебек үк Алтын Урда дәүләтенең бер өлеше. Алтын Урда — чын дәүләтнең классик үрнәге. Казах ханлыгын ничек дәүләткә санамаска була? Аның да парламенты, идарәсе булган.

Кешелек цивилизациясенең бишеге булып исәпләнгән Борынгы Грецияне дәүләт түгел дип атау — зур хата. Мин моны үзенә игътибар җәлеп итү өчен генә, уйламыйча әйтелгән сүз дип аңлыйм.

Салават Хәмидуллин хәзер Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесенең урынбасары. Аның функциясе халыклар арасында каршылык тудырудан түгел, уртаклык, охшашлык табудан гыйбәрәт, — диде Илдар Габдрафиков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100