Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Башкорт галиме: «Төньяк-көнбатыш диалектында укыту башкорт теленең үлеменә китерәчәк»

Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институтында тел сәясәте буенча дискуссион-аналитик клуб утырышы узды. Онлайн режимда узган утырышта башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты темасына Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре чыгыш ясады. Фикер алышуны РФ ФА Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик алып барды.

news_top_970_100
Башкорт галиме: «Төньяк-көнбатыш диалектында укыту башкорт теленең үлеменә китерәчәк»
Солтан Исхаков

Тарих фәннәре кандидаты, Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институтының социомәдәни анализ үзәге җитәкчесе Юлдаш Йосыпов сүзләренчә, төньяк-көнбатыш диалектта сөйләшүче этнографик төркемне этнографлар, лингвистлар ачыклаган.

— Бу группа шактый киң территориядә — Башкортстанның 21 районында, Пермь крае Барда районында, Татарстанның 11 районында башкортларның төньяк-көнбатыш төркемнәре яши, — дип сөйләде.

Юлдаш Йосыпов венгр галименең Башкортстанда 1964 елда экспедиция уздырганын, төньяк-көнбатыш башкортларның 20нче еллардан татарча укып, «татар милли проектына» кертелгәннәрен әйтте. Ә барыбер алар үзләрен, янәсе, башкорт нәселенә карый дип исәпләгән.

— Төньяк-көнбатыш башкортлар ике милли проект — 19 гасыр азагы-20 гасыр башы татар һәм башкорт милли проектлары арасында бүленгән. Нәсел, диалект үзенчәлекләре, бердәм әдәби телдән аермалы буларак, милләт билгеләренә кермәгән, — диде.

Юлдаш Йосыпов фикеренчә, тел мәсьәләсендә кайсы сөйләшне чын башкорт теле дип санап булганы әлегә кадәр ачыкланмаган икән! Ягъни хәзер башкорт теле әдәби теле саналган телнең «чын телме» икәне билгеле түгел, бәлки ул диалекттыр…

— Әдәбиятта төньяк-көнбатыш диалект кулланылган шактый китаплар, газета-журналларны мисалга китерергә була. Авторлар анык аңларга тиеш: алар нәкъ менә төньяк-көнбатыш диалектта бастырып чыгаралар, алар башкорт теленә дә, татар әдәби телләренә дә охшамаган телләрдә яза, — дип инандырмакчы булды Йосыпов.

Ул «диалект» эстрада өлкәсенә дә үтеп кергәнен әйтте. Шәехзадә Бабич шигырьләренә милли инттелигенция вәкилләре арасында да башкаручылар күп булганын әйтте. Милли инттелигенция бу диалектны гомумбашкорт контекстына кертмәкче була. Аны Шәехзадә Бабич образы аша үткәрәләр, ди.

«Төньяк-көнбатыш диалекты башкорт халкы үсеше стратегиясенә керде»

Юлдаш Йосыпов 2020 елда башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктантны 51345 кеше язганын искәртте.

— 2021 елда якынча 60 мең кеше катнашты. Казан массакүләм мәгълүмат чаралары диктантка тискәре реакциясен күрсәтте. Башкортстан җәмәгатьчелеге арасында да кызу дискуссияләр булды, — диде.

Ул 2017 елда Уфада форум узганын, төньяк-көнбатыш диалектына билгеле бер статус бирү яклылар да, каршылар да булганын әйтте.

— Башкорт диалектына каршы як ул кадәр зур түгел иде. Диалектка статус бирергә дигән бурыч куелды. Төньяк-көнбатыш диалекты башкорт халкы үсеше стратегиясенә керде. Башкортлар төшенчәсе киң аңлатыла. Кеше башкорт телендә сөйләшмәсә дә, үзен бөек халыкның бер өлеше итеп саный, республиканы хөрмәтли икән, үзе башкорт дип саный ала. Гомумән, Башкортстанда яшәгән һәркем үзен башкорт дип санарга хокуклы.

Төньяк-көнбатыш диалектын мәктәпләрдә башкорт теленә өстәмә норма итеп кертергә, махсус уку пособиеләре кулланырга кирәк. Бу башкорт телен сайлаган укучыларга әдәби телне дә, сөйләм телен дә белергә мөмкинлек бирә. Күп җәмәгать эшлекләре, галимнәре, башкорт әдәби телен төньяк-көнбатыш диалекты зонасына кертепеп булмавын аңлады. Миңа калса, әдәби телгә өстәмә итеп төньяк-көнбатыш диалектны кертү сәясиләштерүне, тискәре процессларны җайлар дип уйлыйм, — дип сөйләде.

Башкортстанның тарих, археология һәм этнология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов төньяк-көнбатыш диалекты башкорт теленә каравы, берничә төрле сөйләшләр турында хезмәтләрдә язылганын сөйләде. 1930 еллар башында экспедицияләр уздырылганын, 1939 елда башкорт телендә өч диалект — көнчыгыш, төньяк-көнбатыш, көньяк диалектлары билгеләнгәнен әйтте.

Аның сүзләренчә, төньяк-көнбатыш диалектның ярылып яткан үзенчәлеге булмаганга һәм язма төрки телгә якын торганга, әдәби норма итеп каралмаган.

Сәетбатталов төньяк һәм көнбатыш башкортларның 30-40 елларда әдәби тел зонасына кертелмәве сәбәпләрен атады: Гражданнар сугышынан соң республиканың икътисади зәгыйфьлеге; оператив рәвештә кирәк кадәр укытучылар әзерләп булмавы; кайбер тел белгечләре һәм партия эшлеклеләренең әдәби телне бөтен республика буенча кертеп булмый дип санавы һәм башкалар.

«Әгәр төньяк-көнбатыш диалектта укыту булса, бу башкорт теле позициясе бөтенләй югалуга китерәчәк»

1995-1998 елларда Башкортстанда мәгариф министры, башкорт теле белгече, филология фәннәре докторы Башкортстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фирдәвес Хисаметдинова төньяк-көнбатыш диалектны рәсми тану башкорт теленә зыянлы дигән фикердә. Ул Башкортстанда бөтен 3 диалект, 20 сөйләш бер-берсенә бик якын, дип саный.

Теләсә нинди территориядәге теләсә нинди башкорт үз сөйләшендә дә, диалектында да, әдәби телдә дә сөйли ала. Кайсыдыр диалект аңлашылмый дип әйтеп булмый.

Кызганыч, глобализация процессында диалектлар унификациясе бара. Бу барлык телләр буенча шулай. Әгәр башкорт әдәби тел йогынтысында көньяк, көнчыгыш диалектлар унификацияләнсә, төньяк-көнбатыш башкортларны укыту әдәби татар телендә барганлыктан, әлбәттә, 100 ел эчендә, ә, бәлки, күюрәк вакыт эчендә татар теленә якын булган диалект формалашкан. Хәзер бу диалектта укыту бу төбәктә татар теле позициясе көчәюгә генә китерәчәк. Әгәр бу телдә хезмәт күрсәтү булса, әдәбият, телевидение, башкасы – болар барысы да башкорт теле позициясе бөтенләй югалуга китерәчәк. Бу вазгыятьтә безнең башкортлар һәм күп кенә төркиләрнең, шәһәрләрдә ассимиляция барганда, катнаш торак пунктларда төрки телләрнең рус теле белән ассимиляциясе булса, шулай ук бу шартларда башкорт теленең татар теле белән ассимиляциясе шартларында, башкорт теле үлеменә китерә, дип саныйм, чөнки аның функциясе кыскара.

Соңгы елларда уку планнарында туган телләр 2-3 сәгать иде, ә хәзер бер сәгать. Күз алдыгызга китерегез: бер сәгать эчендә диалектка өйрәтәсеме, әдәби башкорт теленәме? Бу сорауны барлык коллегаларым куя.

Ассимиляция көчле, моңа карамастан, мәсәлән, укыту рус телендә барган мәктәпләрдә Чиләбе, Оренбург, Курган башкортлары туган телләрен саклый, ягъни алар диалектта укытмый, ә алар рус телендә укыйлар. Ә аларның телевидение, радио, массакүләм мәгълүмат чаралары эше аларда башкорт әдәби телендә бара. Ә болар барасы да татарча барганда, төньяк-көнбатыш территориясе, әлбәттә, югалтачак, моңа әле татар теленә якын сөйләштә укыту да йогынты ясаячак. Шуңа күрә бу вазгыятьтә уйларга кирәк, — диде галимә.

Юлдаш Йосыпов Фирдәвес Хисаметдинованың төньяк-көнбатыш теле башкорт теле статусын төшерәчәк, дигән фикере белән килешмәде.

— Бу очракта практика киресен күрсәтә: без бер әдәби тел кысаларында калабыз икән, ул позицияләрен тиз югалта. Башкорт телендә төньяк-көнбатыш диалектын кертү турында әйтәбез икән, бары тик уку пособиеләре дәрәҗәсендә өстәмә кертелә. Бу очракта без билгеле башкорт әдәби теле сакланышын кайгыртырга тиеш, ләкин барыбер өстәмә диалектны да хупларга тиешбез. Монда бит сүз тулысынча төньяк-көнбатыш диалектка күчү турында бармый, — диде ул.

Модератор Башкортстанда кайчандыр татар теле туган тел булган вакытларны да искә төшереп сорау бирде.

— Татар теле 70 нче елларда дәүләт теле булган иде, аннары дәүләт теле булып, башкорт теле генә кала, ләкин аңа карап берни үзгәрмәде, ул барыбер укытыла. Төньяк-көнбатыш районнарда дәүләт теле буларак башкорт теле укытыла, туган тел буларак күбесенең татар теле бара, чувашлар чуваш телен сайлый инде… — диде Йосыпов.

«Татар теленең яртысын башкорт теле диалекты итеп күрсәтү идеологик яктан зыянлы»

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов докладчылар арасында гомуми аңлау юк, дип сүзгә кушылды.

— Төньяк-көнбатыш диалект нәрсә икәнен докладчылар үзләре дә аңлап бетерми шикелле. Кайсылары «почти башкорт, кайсылары почти татар теле» диләр. Телме соң ул, диалектмы?

Минзәлә сөйләшенә ничек тәңгәл килә соң ул? Якынча XVI гасыр башында бердәм башкорт теле булган һәм диалектларга таркалган дип сөйләдегез, нинди дәлилләргә таянып әйтәсез аны? — дип сорады.

Башкортстанның филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова җавап бирде.

Минзәлә сөйләше — ул Татарстанның көнчыгышында, башкорт телендә - «Түбән Бәләбәй сөйләш» е, татарлар «Минзәлә сөйләш» е диләр. Сөйләшнең үзенчәлекләре — «бармай, килмәй…», татар диалектологлары моны бертөрле, башкортлар үзенчә аңлата.

16 гасыр азагына кадәр башкорт теле гомумболгар, татар-кыпчак теленнән аерылган, башкорт элементы булган, аннары диалектларга бүленеш бара. Көнчыгыш һәм көнбатыш Башкортстан аерыла башлый, чөнки Казан ханлыгы җимерелгәч, Көнбатыш Башкортстанга татарлар, мишәрләр — Идел буе халкы килеп төпләнгән була, бу шушы җирлекнең массакүләм теле үзгәрүенә китергән, — диде.

Искәндәр Измайлов 13-14 нче гасыр башында иске татар телендә язылган кабер ташлары күп булганын әйтте. Башкорт телендә бер язу да булмаганын искәртте. Соравына төгәл җавап алмады, гәрчә Башкортстан вәкилләре ниндидер дәлил чыганакларын искә төшереп карасалар да.

Измайлов рус этнографы Вячеслав Тенишев энциклопедициясен мисалга китерде.

— Анда бернинди төньяк-көнбатыш диалекты юк дигән. Димәк, бөтен җәмәгатьчелек татар телен башкорт теле итеп күрсәтү яклы түгел икән әле. Татар теленең яртысын башкорт теле диалекты итеп күрсәтү идеологик яктан зыянлы да, фәнни җәмәгатьчелек алдында катлаулы идеологик проблемалар да тудыра, — диде.

Искәндәр Измайлов, шулай ук, Россия Фәннәр Академиясенең Телне өйрәнү институтының Татарстан вәкилләренә алдан нинди докладлар булачагын әйтеп, чыгышлар әзерләргә мөмкинлекләр бирмәгәненә дәгъвасын да белдерде.

— Бу сорау әле чишелештән бик ерак. Без төньяк-көнбатыш диалекты һәм анда яшәүче бөтен халык башкортлар, Татарстанның 11 районында башкортлар яши дип, бер дәлил дә ишетмәдек, — диде.

Искәндәр Сәетбатталов әйтүенчә, 2010 ел җанисәбе мәгълүматлары буенча, Башкортстанның бу районнарында 329 мең башкорт яши.

–Төньяк һәм көнбатыш районнарының бөтен халкы башкорт дип әйтмибез, анда рус, чувашлар, мишәр, типтәрләр дә яши. Көнчыгыш Татарстанга килгәндә, анда күпчелек Башкортстаннан чыккан кешеләр, анда күченүчеләр башкорт сөйләм теленә өстенлек биргән. Казан галимнәре аны татар теле диалекты итеп карый, безнекеләр башкорт сөйләше дигән фикердә.

Филология фәннәре докторы Нәҗибә Мәксутова хезмәтендә, бернинди минзәлә сөйләше юк, ул башкорт теленең түбән бәләбәй сөйләше дигән. Тел ягыннан караганда бу чыннан да шулай.

Шиһабетдин Мәрҗани язган текстлар Урта Азиядә язылган текстлардан берни белән аерылмый. Башка төрки язуларыннан аерып тора торган нинди үзенчәлеген күрәсез? — диде.

«Башкорт телен көчләп тагу халыкта ризасызлык уятты»

Бүздәк районыннан этнологик мониторинг үзәге вәкиле, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин үзе белән бәйле истәлекне сөйләп үтте.

— 70-80 нче елларда, Мидхәт Шакиров идарә иткәндә, башкорт телен көчләп тагу халыкта ризасызлык уятты, каршылык чыгарган иде. Гел хатлар килеп торды. 2000 еллар башында җанисәптән соң, Бүздәктә башкортлар күп дигән булып, әйдәгез, туган теле буларак башкорт теле кертәбез диделәр, татар телен бетерделәр. Мин һәм бөтен классташлар моңа тискәре карадык. 2010 елда, Башкортстан җитәкчелеге алмашынгач кына, туган тел буларак башкорт телен практикага кертү туктатылды. Төньяк-көнбатыш диалекты — сәясиләштерү түгел, алдау ул, — диде Илнар Гарифуллин.

1920 елда Башкортстаннан Әхмәтзәки Вәлиди һәм Абдулла Әдеһәмовның Башкортстан территориясенә кертелмәгән Уфа губерниясенең бер өлешен Татарстанга кушуга каршы булмавы турында хатыннан өзек укыды. Лидерлар бу территория татар булуын, монда татарлар яшәвен таныган һәм Татарстанга кушу яклы булуларын әйткәннәр, диде.

Юлдаш Йосыпов бу чыгышка каршы итеп, "Зур Башкортстанны" булдыру ниятләре турында документларны мисалга китерә алуын әйтте.

Юлдаш Йосыпов, Башкортстан составына кертелми калды дип, Пермь башкортлары турында да әйтте. «Алар кызык хәлдә калды. Алар Башкортстан составына кертелмичә һавада асылынып калган кебек. Безнең тел татар теле дә, башкорт теле дә түгел, диләр. Алар үз диалектларын өйрәнә, — диде.

Фирдәвес Хисаметдинова диалектлар турында сүз күтәрү куркыныч, дип саный.

— Диалектлар әдәби телгә каршы чыга. Мәктәптә федераль стандарт. Хәзер һәр диалектта әдәби тел булдыру дөрес булмаячак. Мин укыту әдәби телдә булырга тиеш дип саныйм, ләкин теге яки бу телнең сөйләшләренә, диалектларына таянып. Башкорт телен диалект шартларында өйрәнү темасына конференция үткәргән идек. Башкорт теле дәресендә укытучы башкорт әдәби телен үткәрә һәм сөйләшләр белән дә чагыштыра алыр иде, төньяк-көнбатыш диалектын да татар теле белән чагыштырырга мөмкин булыр иде, — диде.

Хәзер һәр диалектта әдәби тел булдыру дөрес булмаячак.

«Татар теле башкорт теленә әйләнүе турында дәлилләр юк»

ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов та аның белән килеште. «Әдәби тел бер була, диалект аның функцияләрен үти алмый», — диде.

— Кешеләргә үзләренә туган телен сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк. Без 21 нче гасырда яшибез, кыргый кешеләр түгел, үз тарихын, үзләренең кем булганнарын белгән кешеләр яши. Кеше шулкадәр надан, үзенең кем икәнен белми дип уйлыйсызмыни сез?!

Тел кешенең милли үзенчәлеген билгеләми дию белән килешмим. Бу мәсьәләдә барысы да мөһим. Комплекслы караш булырга тиеш. Лингвист, сәнгатне өйрәнүчеләр, фольклорны өйрәнүчеләр дә мөһим.

Мин үзем дә Минзәлә сөйләшә вәкиле. Татар теле башкорт теленә әйләнүе турында дәлилләр юк. –Ай/ -әй дигән дифтонгларны әйтәләр, урта диалект сөйләшләрендә дә бар ул. Татар халык җырларын тыңласагыз, «җанкаем», «балакаем» дигән сүзләр бар… Телдә сүләшик дип тә әйтелергә мөмкин. Татар диалектологлары хезмәтләрендә язылган: урта диалектта гына түгел, күп әйбер көнбатыш диалектларда да очрый. Бу гомум кабул ителгән нормалар.

«С, з» авазлары әйтелеше татар телен башкорт теленә якынайта дигән вариантлар бар, ләкин безнең диалектологлар 50-70 нче елларда туплаган үрнәкләрдә сакау итеп әйтү Казан арты, Кама аръягы сөйләшләренә дә хас икәнлеге күренә. Казан ханлыгы, Алтын Урда чорында да бу норма булган, дигән нәтиҗәгә килде безнең галимнәр. Казан татарларының күчеше башлангач та, шул әдәби норма сакланган.

Әгәр ул башкорт теленә якын булса, аның тәэсирендә ул тәңгәллек көчәер иде. Ә Уфага, көнчыгышка таба ул сакау «з» авазы юкка чыга.

Татар телен башкорт теле диалекты дип саный алмыйбыз. Моның бернинди нигезләрен күрмибез. Татар һәм башкорт телләре — тугандаш телләр. Әсәрләр шул телдә языла. Ике аерым тел, яңадан сугыш күтәрү мәгънәсез, беркемгә кирәкми. Билгеле, без төньяк-көнбатыш районнарда татарлар гына димибез, анда башкорт авыллары да бар. Алар татар теленең Минзәлә сөйләшен кулланса да, барыбер араларында үзен башкорт дип танучылары бар.

Авылда күпмедер халык сөйләмендә татар телен куллануга карап бөтен татар телен башкорт теле диалекты дип әйтеп булмый, башкортча белмичә русча гына сөйләшүчеләр дә бар, алайса рус теле дә башкорт теле диалекты була ала мени?!

Модератор Андрей Кибрикның бу кадәр фикер алышулардан тәмам башы чуалды булса кирәк. «Ике республика арасында андый бәхәс баргач, вазгыять четерекле инде. Ләкин татар, башкорт телләренә, өстәмә диалектлар булдыру турында сүз баргач, көнләшеп карарга да була икән әле. Кызганыч, кайбер телләрдә бу хакта сүз дә бара алмый, анда гаиләдә балалар аз гына булса да белсен иде дигән теләк», — диде.

Чираттагы дискуссия Татарстан галимнәре чыгышларына багышланган булуы мөмкин. Искәндәр Измайлов утырыш азагында шул теләген җиткерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100