Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башка килеп йөрмә…» (Сәлия Гарифуллина) - 1 өлеш

Әтисен хәтерләми ул. Аңа бер яшь тулар-тулмастан аерылышкан ата-анасы. Инде үсмерлек чорына кереп барса да, үзенә гомер биргән кешесен бик тә күрәсе килә аның…

news_top_970_100

«Нишләп аерылыштыгыз?» - дигән сорауга әнкәсенең җавабы бер: «Шулай туры килде инде, үскәч, үзең аңларсың». Сөмбел нәни кызчык түгел ләбаса. Унбиш яше тула озакламый. Күп нәрсәне аңларлык, төшенерлек. Һаман бала-чагага саныйлар… Хәер, дәү әнисе серне «тишеп» куя кайчак. «Бигрәкләр дә коры, тискәре, көнчел бәндә булды атаң. Синең белән авырга калгач та, йодрыкларын төйнәп, әниеңне ишек төбендә каршы алыр иде. Кайда, кем белән йөрдең, янәсе». Ай-һай, шундый да яман булды микәнни… Хәер, күңел дигәнең түзми шул барыбер дә, очрашасы килә әти тиешле кеше белән. Нинди икән ул? Кем белән яши, балалары ничәү? Адресы бар Сөмбелдә. Ара-тирә алимент дигәннәре килгәли. Менә мәктәпне бетереп, институтка укырга гына керсен, мотлак эзләп табачак әтисен!

Вакыт дигәнең ифрат тиз узучан бит ул. Уку еллары да артта калды. Буй җиткән кыз башкалага юлланды. Нияте хакында әбисенә, әнисенә ләм-мим. Соңыннан белерләр әле… Шаулы-гөрле шәһәр авыл баласын колач җәеп каршыламады, билгеле. Шактый тир түгәргә, ыгы-зыгылы тормышка җайлашырга туры килде. Институтка укырга кереп, гомуми торакка урнашкач, беравык иркен тын алды сылу. Ял көннәренең берендә, ниһаять, әтисен эзләп китте. Кулына йомарлап тоткан адреслы кәгазь кисәге учын яндырып-пешереп ала сыман… Каршыга очраган, күрер күзгә ягымлырак, миһербанлырак тоелган апа-абыйлардан сорашып бара торгач, тәки тапты кирәкле йортны. Биш катлы өй икән. Дүртенче катка күтәрелде. Менә ул, «48» саны теркәлгән зәңгәр буяулы ишек. Уф! Сөмбел туктап калды. Йөрәге дөрселдәп тибә, күз аллары караңгыланды хәтта. Хәзер генә исенә килде: әкәмәт катлаулы-хәтәр адымга бара түгелме. Ничек каршылар аны әтисе. Бер яшьлек чагыннан күрмәгән-белмәгән баласын… Үкенеп үк куйды Сөмбел. Әллә кире борылыргамы. Юк инде, ишек төбенә җиткәч, чигенергә ярамый, тәвәккәлләргә кирәк!

Тирән сулыш алды да, төймәчеккә басты. Моңлы-талгын көй яңгырады. Эчке якта кемнеңдер тамак кырганы ишетелде. «Хәзер ачам, хәзер!» Ишек ачылды. Урта яшьләрдәге ир таныш булмаган кызга текәлде: «Кем кирәк иде? Әллә фатирларны бутадыгымы? Белгән кешем түгелсез». «Мин ни, мин… — Сөмбел оялуыннан кып-кызыл булды, теле көрмәкләнде. — Авылдан килдем, Рузалия кызы, сезнең дә кызыгыз…» Ир икеләнде, елмайгандай итте: «Керегез, килгәч. Сөйләшербез, аңлашырбыз».

Кыз кыенсынып кына фатир эченә узды. Олы гына бүлмә, җиһазлар да байтак. Хуҗа кәнәфигә урнашты, каршыдагы йомшак диванга ымлады: «Утырыгыз». Тын калдылар. Икесе дә буталчык уйлар өермәсендә… Менә нинди икән ул әти дигән кеше. Озын буйлы, киң җилкәле. Калын кашлары астына яшеренгән коңгырт күзләре сынап-үтәли карый. Нечкә иреннәре кысылган, дәшми… Әйе, нидер әйтүдән гаҗиз иде шул бу минутларда фатир хуҗасы Гайсә. Чыннан да аның кызымы бу матуркай? Рузалиягә охшаган кебек үзе. Ә менә борыны, чәчләре гел Гайсәнеке. Нигә дип килергә ниятләгән? Әнисе җибәргәнме, акча-мазар сорауларымы… Хәер, шактый еллар хатынның алименттан тыш һични таптырганы булмады. Гомер бакый артык горур булды шул Рузалия. Теге чакта да сыктамады, бер бөртек күз яшен күрсәтмәде. Ничек килеп чыкты соң әле барысы да? Әллә нинди булды язмышлар.

…Матур гына гаилә корып җибәргәннәр иде югыйсә. Икесенең дә тәүге никахлары түгел, аз-маз әчеле-төчеле тәҗрибәләре бар. Рузалиянең беренче ире юл һәлакәтенә очрап гүр иясе булган. Гайсәнең бичәсе үзе аерылып китте. «Көнчелегең баштан ашкан, бүтәнчә түзәр хәлем юк», - дип кырт кисте. Кайчак үзе дә аңлап җитенкерәми ир заты. Ни сәбәпледер көнләшү «корты» вакыт-вакыт эчтән «кимерергә» тотына. «Әткәй мәрхүмгә охшаганмындыр күрәсең», - дип юана Гайсә. Усал, артык коры иде Миннегали карт. Җәмәгате гомере буе иза чикте шул аркада. Күршеләргә йомышка керергә дә өркеп торыр иде бичара. Әнкәсенең качып-посып үксегәнен әле дә булса хәтерли улы. Кушылып елардай була иде кайчак… «Балакаем, өйләнгәч, кәләшеңне җәберләмә, яме?» - дип еш кына үгетләр иде Камилә түткәй. Малай «ярар», дип, баш кага. Тотмады шул газизенең үгет-нәсихәтен, тотмады… Әнисе үлгәндә тугыз яшьләр тирәсендә булгандыр Гайсә. Болай да кырыс Миннегали дилгебәне ифрат каты тотты. Иреккә талпынып тыпырчынган үсмер ахыр чиктә апасы янына шәһәргә «шылды». Һөнәрчелек училищесына урнашты, һөнәрле булды. Эшли башлагач, бер катка өс-башын юнәтте. Яшәве гомуми торакта. Кичәләр дә еш оештырыла иде ул заманда. Гайсә күз төшмәслек егет түгел. Кылыч борын, кара бөдрә чәч, киң яурын… Җыр-биюгә осталыгы бар, гармунда да уйный. Тәүге хәләле Дания белән дә шундый кичәләрнең берсендә танышканнар иде бит. Ярамаслык хатын түгел иде. «Көнче күбәләк» тынгы бирмәде шул, үтә гомерсез булды никахлары…

Ярый әле хезмәте буенча икенче шәһәргә җибәрделәр Гайсәне. Йөрәк януын эш белән шунда басты. Уйламаганда-көтмәгәндә Рузалиягә тап булды. Һай, чибәр дә иде соң хатынкай! Өстәвенә төпле акыллы, уңган, йорт җанлы. Бер-беренә тиз үк ияләшеп китте ир-хатын. «Һавадан йолдыз чүпләр чаклары» узган, рәхәтләнеп, тормыш кадерен белеп, яшә генә! Сүз дә юк, баштагы мәлләрне ярыйсы тату-имин гомер кичерделәр. Гайсә тискәре гадәтен белдермәскә тырышты, яман уйларын читкә куды. Әмма тегеләре барыбер, теңкәгә тигән чебен сыман, ара-тирә «безелдәвен» дәвам итте. Рузалиянең зифа буй-сынына, озын толымнарына, эчкерсез елмаюына битараф түгел иде, әлбәттә, ир-ат халкы. Тик ханым моны әйтерсең лә сизми-күрми, көнләшүгә бер генә дә сәбәп бирми. Рузалия балага узганчы шулай булды. Ә аннан соң… Гайсәнең теге каһәр суккан «җене» янә котырырга кереште. Нишләптер, нәкъ менә авырлы көе, хәләле кемнәр беләндер чуала сыман тоелды. Йөкле килеш тә искитмәле чибәр иде шул Рузалия. Байтак еллар дәвамында көтеп алган тәүге сабые шатлыгыннанмы, йөзенә ургылып чыккан илаһи яктылыктан күзләр камашырлык.

Ә менә Гайсәнең эшләр харап. Бичәсен өйдә бикләп асрар хәлгә җитте, валлаһи… Ниһаять, нарасый дөньяга килде. Карап-сөеп туймаслык кыз бала. «Суйган да каплаган әткәсе. Атасына охшаган кыз бәхетле була», - диеште туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән. Гайсә исә күкнең җиденче катында иде. Сабыен кулыннан төшермәде. Рузалия, ниһаять, иркен тын алды. Шикләре юкка чыкты ахрысы. Адәмчә яши башларлар, Алла боерса.

дәвамы бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100