Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Башка барыр җирем юк, үләм дигәндә, ирем күреп алган да, коткарган”

Саба районы Иләбәр авылында ике исемле әби яши. Үз исеме Манифа булса да, аны, яратып, "Маһирә апа" диләр.

news_top_970_100
“Башка барыр җирем юк, үләм дигәндә, ирем күреп алган да, коткарган”

Саба районы Иләбәр авылында күңелле генә әби яши. Өч ел элек күрешкән идек. Ул чакта аңа 90 яшь иде. Яшел төскә буялган рәшәткәле өйалды ишеген ачып эчкә узгач та, идәнгә басарга куркып торган идем ул көнне. Тузанлы авыл юлыннан килгәч, ап-ак итеп юылган идәнгә басуы да уңайсыз тоелгандыр инде.

– Кем юа моны шулай пөхтәләп, – дим Маһирә апага.

– Кичә районга бәйрәмгә чакырганнар иде, шуннан кайттым да, кунаклар килүенә юып куйдым, – ди.

“Сиксән сигез яшемә кадәр сәхнәдән төшмәдем”

Кабатлансам да әйтим әле, туксан яшь иде аңа ул чакта. Җитезлеге дә, саулыгы да, эшләгән эше дә яшьләрчә. Карты белән гомер иткән, бүрәнәдән салган ике яклы агач йортында яши. Ишегалдына Казанда яшәүче улы йорт салып чыккан.

– Бик дус-тату яшибез, Аллага шөкер. Ашарга шунда керәм. Әни, монда бергәләп яшик, кер инде, диләр. Мин кәҗә мамыгыннан шәл бәйлим. Яңа өйгә мамык коеп утырасым килми. Аннан соң гомер иткән йорт булгач, монда рәхәтрәк, – дип сөйләгән иде ул чакта Маһирә апа Фатыйхова.

Йортын ялт итеп җыештырып куйган. Түр башында Yamaha синтезаторы. Оныгына алынган синтезаторны авылга алып кайтып куйганнар да, Маһирә апа, шәл бәйләүдән арыган арада, анда да көй чыгарырга өйрәнгән.

– Монда чыга ул көй, менә гармунда матур чыкмый. Йоклап китмәс өчен төнлә белән шыгырдата идем гармунны элегрәк. Анда бик матур чыгара алмыйм әле, – дип җиңелчә генә көрсенеп тә алды.

Чаршау артында борынгы тегү машинасы.

– Минем әти дә, әни дә заманында бик оста тегүче булган. Элек авылдан авылга йөреп, кирәк-ярак теккәннәр бит. Безнең әти дә шулай йөреп тун теккән. Әни дә үзе теккән күлмәкләре белән авылдашларын куандырган. Вак-төяк кирәк-яракларны хәзер дә тегәм. Әле электр белән эшли торганына да өйрәндем, уңайлы икән. Өч кызым да тегә, улларымның да кулларыннан эш килә. Төзелеш эшенә бик осталар, – дип балалары турында да горурланып сөйләп алды.

Өй уртасында Маһирә әбинең язу өстәле. Гомере буе балаларга белем биргән укытучы апаның дәфтәре йөзне ваклагач та пөхтә, чиста. Үзенең шигырьләрен энҗе бөртеге тезгән кебек матурлап язган.

Бу көннәрдә Маһирә әби белән тагын аралашырга туры килде.

– Кәефем китеп тора әле, туксан дүртенче яшем белән барам бит. Хәтерем дә бик юк. Бәхетле картлыкка җиткергәнгә Ходайга шөкер. Сиксән сигез яшемә кадәр сәхнәдән төшмәдем, – ди. Үзе мин оныткан кешеләрне дә хәтерли, хәл сораша.

“Эшсез торсам йөрәгем авырта башлый”

– Мин тик кенә тора белмәдем. Нәрсә дә булса эшләп торырга кирәк. Эшсез торсам, йөрәгем авырта башлый минем. Укытучы булып эшләгәндә бик күп юлларны җәяүләп үтәргә туры килде. Шуңа күрә аякларыма да гел йөреп торырга кирәк. Мин бит Теләче районы Югары Саурыш авылы кызы. Гаиләдә алты бала үстек. Кечкенәдән укытучы булып эшлисем килде. Әмма йортыбыз янып, бер нәрсәсез калдык та, мине Казанга җибәрделәр. Бер гаиләгә хезмәтче булып урнаштым, шуларның балалары белән бергә бишенче сыйныфка мәктәпкә дә йөрдем. Җиде сыйныфны тәмамлагач, укуны дәвам итәсем килсә дә, сугыш башлану сәбәпле, авылга кайтып киттем. Кырык беренче елның языннан кырык икенең көзенә кадәр ЧТЗ-117 тракторын йөрттем. Башта плугар булып тордым. Аннан Сабада тракторчылар әзерләүчеләр курсын тәмамлап, рульгә үк утырдым. Барыбер мәктәпкә балалар янына барасы килә бит. Безнең күршебездә мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләүче Ксения Васильевна яши иде. Беркөн мине укытучылыкка эшкә чакыра бу...

“Малайлар, керәшен, керәшен, дип үрти башламасыннармы”

– Кырык икенче елның сентябрендә очып баргандай килдем Сабай авылындагы мәктәпкә. Башлангыч сыйныфтагы балаларны укытырга алындым. Минем белән тагын бер укытучы бар. Мин керәшен кызы бит, чын исемем Манифа. Иптәш укытучыма әйтәм, берүк минем исемне сиздермик инде, Маһирә дип әйтик, дим. Миңа Маһирә исеме ошый, татарча бит. Бер атна гына укыткан идем, мин яши торган йортның капка астыннан, малайлар, керәшен, керәшен, дип үрти башламасыннармы?! Икенче көнне дәрестән соң алып калдым да, тыныч кына аңлаттым. Әгәр алай дип әйтүдән туктамыйсыз икән, мин сезне укытмыйм дидем. Ә ул чорда мәктәптә укымаган өчен салым түләү бар иде. Әллә шуннан курыктылар, әллә ихтирам иттеләр, башка алай дип бер тапкыр да әйтмәделәр. Әниләр ярлы яшәгәч, үзебезгә якынрак авылда укытасы, әти-әнигә булышасы килә. Мәгариф бүлегенә барып сорадым, урыныңа үзең кебек кеше тапсаң гына җибәрәбез, диләр. Авылдан Настя исемле кызны алып килдем дә, үзем Саурышка якынрак Иске Икшермә авылы мәктәбенә киттем. Ул арада балалар ачтан үлә, дип, әти бер уч ашлык урлаган. Шуның өчен әтине төрмәгә утыртып куйганнар...

“Башка барыр җирем юк, бауга мендем”

– Сабайның күрше авылы Миңгәрдә танышкан бер егетем бар иде. Бервакыт шул кияүгә сорап килгән. Язмыш булгандыр инде, бераз сөйләшеп йөри торгач, аңа кияүгә чыктым. Әмма озак яши алмадык, аерылыштык. Каенанам керәшен булуымнан гел гаеп тапты. Татар дине таләпләрен, догаларны да өйрәндем, югыйсә. Барыбер ярамадым, табын тирәсенә дә якын җибәрми иде. Кире кайтыр идем, әниләр ярлы. Башка барыр җирем юк, бауга мендем. Ирем күреп алган да, коткарган. Аннан ирем Мәскәүгә китеп барды. Үзе белән мине дә чакырган иде, шәһәрне яртамыйм, китмим, дидем. 

Каникулда баргаладым. Ул вакытта икенче хатын-кыз тапканлыгын аңлап алган идем инде. Шуннан мине Шмидт дигән авылга җибәрделәр. Ул авыл юк инде хәзер. Шул авыл егете Мисбахка тормышка чыктым. Биш бала үстердек. Авыл тарала башлагач, мәктәп ябылгач, Иләбәргә йорт төзеп чыктык. Әле аннан соң да, җәяүләп, Эзмә, Олыяз авылларына йөреп балаларга белем бирдем. 

Спектакль уйнарга яраттым. Яшь вакытта Шәүкәт Биктимеровның әтисе Хөсәен абый белән спектакльләр уйный идек, – дип, бер сулышта үткән гомерен сөйләде дә бирде Маһирә әби. 

Картлык көнендә күзләре күрми башлаган ирен, авыру каенанасын тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Бүген балаларын, оныкларын, туганнарын гына түгел, авылдашларын да сокландырып яшәп ята. Авылның мәдәният йортында оештырылган “Наза” ансамбленә йөри. 90 яше тулганда “Балкыш” фестивалендә чабата биюе белән чыгыш ясап та, тамашачыларны шаккаттырган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100