news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш нигә әйләнә? (табиб җавап бирә)

Укучыбыздан бер сорау килеп иреште. “Миңа 39 яшь. Соңгы вакытта башым әйләнә, күз алларым караңгылана. Бу нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? Нинди табибка барырга?”

news_top
Баш нигә әйләнә? (табиб җавап бирә)

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең 1 нче сырхауханәсендәге 1 нче санлы терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.

Гүзәл Сәгыйтова:

Невропатологка барырга кирәк. Бу я йөрәк зәгыйфьлеге, я умыртка баганасының муен өлеше остеохондрозы, умыртка артериясе синдромы булырга мөмкин.

Ләйсәния Әгълиева:

Бу халәт канда гемоглобин төшү белән бәйле булырга мөмкин. Моны тикшереп дәвалау өчен, терапевтка яки гаилә табибына барырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар