Баш мие яман шеше белән авыручылар ничә ел яши?

Табиб-онколог Андрей Пылев баш мие яман шеше диагнозы куелган кешеләр ничә ел яши алуын әйткән. Бу турыда ул "Звезда" телеканалына сөйләгән.
Пылев сүзләренчә, глиобластома дип аталган авыру бик агрессив була. Шешкә операция ясап булмаган очракта да, кеше гомерен озынайту өчен дәвалау ысуллары бар. Бу очракта табиблар комбинацияләнгән терапия файдалана. "Әгәр терапия булса, кеше ике ел чамасы яшәргә мөмкин", - дигән табиб.
Аерым очракларда авырулар биш ел да яшәргә мөмкин, дип өстәгән ул.
Н.В. Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының радиохирургия үзәге хезмәткәре, нейрохирург Вячеслав Рак глиобластоманың дәвалау катлаулылыгы турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
"Ул баш миенең сәламәт тукымалары аша кереп үсә, шуңа күрә аның үлчәмнәрен төгәл билгеләп булмый", - дигән табиб.

- Моңа кадәр матбугат чаралары актриса Анастасия Заворотнюкта баш мие яман шеше булуын хәбәр итте. Соңрак аны дарулар белән ясалма комага җибәрүләре билгеле булды.