Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авыруы турында хәбәрне кире какмаган

Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авыруы турында хәбәрне кире какмаган

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авыруы турында хәбәрне кире какмаган
48 яшьлек актриса Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авырый дигән хәбәрләр матбугат чараларында таралган иде. Актриса үзе бу сүзләрне кире какмаган. Бу турыда "КП-Екатеринбург" хәбәр итте. 

Басма хәбәрчесе Анастасия Заворотнюкка телефоннан шалтыраткан. Гадәттә яңгыравык һәм күңелле тавышлы актрисаның сөйләме авыр булган. Аның тавышы "бик нык авыручы кешенеке кебек карлыккан", диелгән бу хәбәрдә.

Актриса сәламәтлеге турындагы сорауларга җавап бирмәгән. Телефонны алгач, "Әйе, бу Настя Заворотнюк, сезгә ни кирәк", - дип сораган ул. 

"Сез авырый дигән хәбәрләр таралды. Бу дөресме?", - дип сораган хәбәрче.

Шуннан соң Заворотнюк дәшми торган.

"Сез хәзер берәр чарада катнаша аласызмы?" - дип сораган хәбәрче.

"Юк, әлегә юк", - дигән Анастасия һәм телефон трубкасын куйган.

Матбугат чаралары Анастасия Заворотнюк өченче баласын тапканнан соң, яман шеш белән авырый башлаган дип язды. Актрисаның баш миендә яман шеш үскән, дип фаразлыйлар. Заворотнюк театрдагы спектакльләрен кичектергән, яңа фотоларын социаль челтәрләргә куймый.  Ул инде күптән тамашачы каршында күренми. "Все мужчины делают это" спектаклендә катнашмый. "Авыру сәбәпле катнашмый", диелә.

Бер ай элек Анастасия инстаграмдагы сәхифәсенә хәбәр куйган. Аның ире 48 яшьлек Петр Чернышов Ялтага шоуда катнашу өчен киткән. "Без сине Мила белән (11 айлык кызы) өйдә көтәбез", - дип язган Заворотнюк.

Шуннан соң аның тамашачысы да борчыла башлаган. Шулай да артистның концерт директоры Стас Христов гайбәтләрне кире кага, диелә бу хәбәрдә.

Анастасия Заворотнюк МХАТ мәктәбен тәмамлаган, Олег Табаков җитәкләгән театрда уйнады. Ул "Моя прекрасная няня" сериалы аша танылды. "Танцы со звездами", "Ледниковый период", "Хорошие песни" һәм башка тапшыруларны алып барды.

Анастасия Заворотнюкны беренче ире белән уртак ике баласы бар. Алар зур инде. 2008 елда актриса фигуралы шуучы Петр Чернышовка кияүгә чыкты һәм кыз бала тапты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100