Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баш сөяген сындырган». Әти кеше нәни кызын үтергәнче кыйнаган

news_top_970_100

Былтыр 30 декабрьдә Екатеринбургта 1 яшьлек кыз баланы 5нче каттагы тәрәзәдән урамга ыргыталар. Кар көртендә табылган сабыйны атасы фатирда үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

  • Ир белән хатын 1 яшьлек баланы 5нче каттан урамга ыргыткан да Яңа ел каршылаган, дип хәбәр иткән идек.

Әлеге фаҗига турында яңа мәгълүмат ачыкланган. Илья исемле ир-ат баласын хатыны Ксениядән урлап алган. Аннары хатынга пычак белән янап, акча таләп иткән.

Яңа елдан соң гына бала мәетен 5 катлы йорт янындагы карт көртендә табалар. 30 яшьлек Ильяны тоткарлыйлар. Ул хәзер сак астында.

Баланы җирләгән чакта, анасы Ксения баланың башы имгәнүдән үлүен әйткән. «Максималь срок булырга тиеш. Ул аны алачак. Мин аны мондый эшкә сәләтле дип уйламаган идем. кызым өшеп үлмәде, ул башы имгәнүдән үлде», – ди Ксения.

Туганнары сүзләренчә, Илья баланы фатирда үтергән, аннары мәетен тәрәзәдән ыргытып, җинаять эзләрен яшермәкче булган.

Әлеге гаиләдә моңа кадәр 1 бала үлгән инде. 2022 ел башында ир белән хатынның беренче баласы вафат була. Туганнары сүзләренчә, ул баш мие шешеп үлгән.

«Ул – наркоман. Нормаль кеше мондый эшне эшли аламы? Ул баланың баш сөяген сындырган», – ди туганнары.

«КП» белешмәсе буенча, Илья моңа кадәр кимендә 3 тапкыр хөкем ителгән. Соңгы тапкыр 2021 елда ул аэропортта бер кызның рюкзагын урлаган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100