Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир белән хатын 1 яшьлек баланы 5нче каттан урамга ыргыткан да Яңа ел каршылаган

news_top_970_100

Екатеринбургта Яңа ел алдыннан әти кеше 1 яшьлек кызын 5нче каттан урамга кар көртенә ыргыткан. Аннары алар Яңа ел каршылаган. Әни кеше исә 3 көн буена полиция хезмәткәрләрен алдап йөргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сабый мәетен 3 гыйнварда тапканнар. Илья И.ны баласын үтерүдә шикләнеп кулга алганнар.

«КП» чыганагы белешмәсе буенча, 30 декабрьдә кич белән Илья хатыны белән талаша, шуннан соң кыз баланы 5нче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта. Икенче көнне 22 яшьлек Ксения бала «югалу» турында полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре сабыйны 2 көн эзли.

3 гыйнварда бала мәете кар көртендә – тәрәзә каршында табыла. Әлеге гаилә шушы йортта чит кеше фатирында яшәп тора. Фатир хуҗасы сүзләренчә, ул Илья белән декабрь башында таныша, 2 атна узгач, Ксения белән дә таныша.

Фатир хуҗасы сүзләренчә, моңа кадәр дә Илья белән Ксениянең баласы үлгән булган инде. Аннары Илья корсагына суккач, Ксениянең тагын бер баласы төшкән.

«Мин аның урыны төрмәдә икәнен аңлыйм. Очраклы таныштык. Ул хатыны белән талашкан иде, мин күптән түгел генә аерылыштым. Элеккеге хатыным 2 балам белән Асбестка күченеп китте. Мин аларны фатирыма яшәргә керттем. 3 гыйнварда Ильяны эзләп килделәр, ишек ачмадым, ватып ачтылар, аны алып киттеләр. Ксениянең язмышын белмим», – ди фатир хуҗасы.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100