Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баш миендә яман шеш табылган Арланга ашыгыч ярдәм кирәк: «Рак күзәнәкләре төшкә керә...»

Көннәрдән беркөнне кайгы капкасы ачыла да, иңнәргә көтмәгән җирдән хәсрәт өя. Тукай районы Бәтке бистәсендә яшәүче Даутовлар гаиләсендә дә шулай булган. Аларның 10 яшьлек уллары Арланда һич уйламаганда баш мие шеше табыла. Бу яман чирдән котылу өчен, алар күп этаплы, кыйммәтле дәвалану курслары уза.

news_top_970_100
Баш миендә яман шеш табылган Арланга ашыгыч ярдәм кирәк: «Рак күзәнәкләре төшкә керә...»

Бу гаиләдә спортка зур игътибар бирелгән: йөгерү белән мавыкканнар, марафоннарда катнашканнар. Бервакыт Арлан кикбоксинг буенча тренировкада аңын югалтып егыла. Аңына тиз килә, ләкин тренер координациясе бозылуын сизә. МРТ ясыйлар, баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр. Биредә сабыйның баш миендә яман шеш табыла. Шеш зур булганлыктан, аны шундук алып булмый.

Төрле җирләргә мөрәҗәгать итеп карагач, табиблар, күп этаплы дәвалану кирәк, дип аңлата. Даутовлар Мәскәүдә ЕМС нейрохирургия клиникасында дәваланырга карар кыла. Табиблар аларны бу мәкерле чирне сәламәт әгъзаларга һәм тукымаларга зыян салмыйча дәвалау мөмкинлеге барлыгына өметләндергәннәр. Арланның әнисе Гөлназ башта нейрохирурглар баш мие шешенең ачык биопсиясен үткәргәнен әйтте. Тиздән ул гистологик материал Германиягә молекуляр-генетик тикшерүгә юлланачак. Әлеге процедурага 3,3 млн сум акча җыйганнар. Хәзер генетик тикшеренү 1-2 ай чамасы дәвам иткән арада, Арланга катлаулы нурланыш курсын узарга туры киләчәк. 33 сеанс нурланыш терапиясенә 4 млн сум акча кирәк.

– Белгәч, башта депрессия булды. Үзебезгә бикләндек, аннары кинәт сискәнеп киттек, язмыш сынавын кабул итеп, мөмкин кадәр мәгълүмат эзли башладык. Әти-әниләргә дә сөйләмәдек, гаилә эчендә генә хәл итәргә тырыштык. Түләүле консультацияләргә барып, шулай дәваланырбыз дип уйладык.

Төркиядә шешне тулысынча алырга тәкъдим иткәннәр иде, тик безнең очракта шешне алып атсаң, бераздан инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерүе ихтималлыгы турында кисәттеләр. Ә квота буенча нурланыш терапиясен генә тәкъдим иттеләр, ә ул гомерне әзгә генә озайта, балалар озак яшәми икән. Безгә иң хәерлесе – берничә этаплы дәвалану, дигәч, без инде хосусый клиникага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык, – ди Гөлназ.

Бүгенге көндә бала әнисе белән Мәскәүдә ЕМС нейрохирургия клиникасында. 18 февральдә баш миендә җилсенү ачыклангач, табиблар ашыгыч рәвештә операция ясап, шунт куйганнар.

– Ике көн реанимациядә яттык, хәзер палатада. Сишәмбе карыйлар, җөйләр бераз төзәлгәч, нур терапиясе башланачак. Хәзер көтәргә вакыт юк. Акча гына җыелып бетсен иде. Безнең чир катлаулы санала, тикшеренү нәтиҗәләре буенча шеш үсешен туктата алырлык дәвалану билгеләп булачагына бик өметләнәбез.

Балага йөрү авырайды, йотарга кыен, башка симптомнары да бар. Шуңа һәр көн санаулы. Бик авыр, безнең нәрсә аша үткәнне сүз белән генә аңлатып булмый. Гадәти тормыштан бөтенләй башка тормышка күчәсең. Көн саен көрәш, шул фикер белән йоклап китәсең, шул уй белән уянасың. Рак күзәнәкләре төшкә керә инде. Көн белән төнне дә бутыйбыз. Нинди көн икәнен дә белмибез. Беркемгә теләмибез мондый хәсрәтне, ул чир бөтенләй юкка чыгып, беркемгә дә килмәсен, дип телибез, – дип өзгәләнә Гөлназ.

Аның сүзләренчә, әгәр Германиядән биопсия нәтиҗәләре иртәрәк килеп җитсә, Арланны таргет дәвалану һәм иммунотерапия көтә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр «Благодеяние» хәйрия фонды сайтына кереп ярдәм итә ала. Арлан яман шештән тулысынча арынып, элеккечә елмаеп, мәктәпкә сыйныфташлары янына килеп керер, җәен урамда туп тибеп, йөгереп, бәхетле балачагына сөенеп, әти-әнисе, апасын куандырып яшәр, дигән теләктә калыйк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2025
    Исемсез
    Терелергэ язсын. Амин.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100