Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысын да гафу итәм». Хастаханәдә һәлак булган нарасыйның анасы хисләрен уртаклашты

Виктория өченче улын бик авыр таба һәм палатадашы аның сабыен тәрәзәдән ыргыта.

news_top_970_100
«Барысын да гафу итәм». Хастаханәдә һәлак булган нарасыйның анасы хисләрен уртаклашты
https://pixabay.com

Башкортстанда бала тудыру йортында 29 яшьлек хатын палатадашының баласын тәрәзәдән тотып ыргытты. Һәлак булган сабыйның анасы Виктория табибларны да, «акылдан язган хатынны» да гафу итүен социаль челтәрләрдә яза. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Виктория 16 августта өченче баласын тапкан. Аның ике олы улы бар. «Ул безнең өчен бик көтеп алынган бала иде. Мин операция өчен борчылдым, кан тамырларым начар, наркозны да кичерү авыр. Бик авыр булды», — ди ул.

Ул операция вакытында үлүдән дә курыккан, бәхеткә бар да яхшы барган. Аннары аны реанимациягә күчергәннәр. 

«Анда без тагын өч хатын һәм аларның балалары белән яттык. Мин бәхетле идем, ватсаптан шалтыраттым, нарасыйны иремә һәм балаларыма күрсәттем. Ә аннары фаҗига — без баланы югалттык», — ди ул.

Виктория бу көнне искә алырга теләмәвен әйтә. Бу «безнең өчен иң коточкыч көн», ди ул.

«Без бала тудыру йортында булган көннәрдә ни генә күрмәдек. Авырту да, кайгы да, еладык та, йокламадык та. Аннары без шушы кыска вакыт эчендә сабыебыз безне тагын да күбрәк яратырга өйрәтүен аңладык. Аны да, бер-беребезне дә, балаларны да, гомумән тормышны. Без үч тотмыйбыз, бала тудыру йортына да, табибларга да, минем белән реанимацидә яткан акылдан язган хатынга да», — ди ул.

Виктория судка гариза язмыйсын, «явызлык белән явызлыкны җиңеп булмыйсын» әйтә. Яңа туган сабые белән фотолар төшереп калуына сөенә. 18 августта алар мәрхүм баланы җирләгән. 19 августта Виктория һәм аның иренең туй көне икән. 

  • Стәрлетамакта яшь әни палатада бергә ята торган хатынның баласын тәрәзәдән ыргыткан
  • Бала тудыру йортында палатадашының сабыен тәрәзәдән ыргыткан хатынны кулга алдылар
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100