Бала тудыру йортында палатадашының сабыен тәрәзәдән ыргыткан хатынны кулга алдылар
Хәзерге вакытта аны табиблар күзәтеп тора, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге бала тудыру йортында яңа туган сабыйны өченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан хатынны суд СИЗОга озатты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Судның күчмә утырышы психоневрология диспансерында булды. Чит кеше баласын үтерүдә шикләнелүче хатынга карата чикләү чарасы билгеләнде.
Бу хатын җиде көннән сак астына алыначак. Хәзерге вакытта аны табиблар күзәтеп тора, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә.
Фаҗига 16 августта булды. 29 яшьлек хатын һәм мәрхүм баланың анасы ике сәгать аерма белән бәбили. Икесенә дә кесарев кисеме ясыйлар.
Бу хатын палатадашының баласы ята торган карават янына килә һәм сабыйны кулына ала. Аннары ул сабыйны өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта.
Соңрак ачыкланганча, бу хатын моңа кадәр психоневрология диспансерында дәвалана, хисапта тора.
- Стәрлетамакта яшь әни палатада бергә ята торган хатынның баласын тәрәзәдән ыргыткан, дип язган идек.