news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Барысын да ашаганмын»: Тумашевага багышланган очрашуда аның пәрәмәчләрен дә искә алдылар

КФУда Татарстанның беренче хатын-кыз академигы Диләрә Тумашеваның 100 еллыгына багышланган халыкара конференция уза. Галимәнең хезмәттәшләре һәм шәкертләре аның фәнгә керткән өлеше, Себер татарларын өйрәнүе һәм студентларга булган мөнәсәбәте турында сөйләде.

news_top
«Барысын да ашаганмын»: Тумашевага багышланган очрашуда аның пәрәмәчләрен дә искә алдылар
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итте

20-22 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Тумашева укулары: хәзерге төрки тел белеме мәсьәләләре һәм перспективалары» халыкара конференциясе уза. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең беренче хатын-кыз академигы, күренекле тел галиме Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Конференциядә Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан, Кыргызстан галимнәре, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Улан-Удэ, Уфа, Чебоксар, Элиста, Якутск һәм башка шәһәрләрнең югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре вәкилләре катнаша.

«Татар филологиясенең университеттагы дәрәҗәсен күтәрде»

Конференциянең тантаналы ачылышы вакытында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов галимә калдырган традицияләр университетның гуманитар фәннәрен үстерүдә мөһим роль уйнавын билгеләде.

«Диләрә Гарифовна 1971-1980 елларда тарих-филология факультетын җитәкләгән чорда милли бүлекнең эшчәнлеге шактый киңәя. Ул татар филологиясенең университеттагы дәрәҗәсен күтәрә, аның зур фәнни әһәмияткә ия булуын дәлилли һәм киләчәктәге җитди үзгәрешләр өчен нигез әзерли», – диде ул.

1980 елда тарих-филология факультеты тарих һәм филология факультетларына бүленә. Ә 1989 елда татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр тарихы факультеты оештырыла. Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, бу үзгәрешләр яңа фәнни тикшеренүләр өчен дә мөмкинлекләр ача.

«Ул татар филологиясенең университеттагы дәрәҗәсен күтәрә»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итте

«Мине театрда ашатырлар әле»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Диләрә Тумашеваны остазы буларак искә алды. Ул өч ел дәвамында галимә белән янәшә эшләргә туры килүен, аның җитәкчелегендә курс һәм диплом эшләре язуын сөйләде.

«Ике ел дәвамында Себер экспедицияләрендә катнаштым. Һәр экспедиция алдыннан Диләрә Гарифовна безгә эш тәртибен аңлата, барлык нечкәлекләрне төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирә иде. Экспедициядән кайткач, бездән нәрсәләр күрүебезне, нәрсәләр табуыбызны, нинди яңалыклар белүебезне җентекләп сораштыра иде.

Иң гаҗәбе – ул шул авылларда яшәүчеләрнең һәрберсен диярлек белә иде. «Хәмит абыйның хәлләре ничек? Мәхтүмә апа ни хәлдә?» – дип сорый иде. Аның хәтеренә дә, Себер халкына карата җылы мөнәсәбәтенә дә гаҗәпләнә идек. Шушы эш нәтиҗәсендә бик күп кыйммәтле фәнни хезмәтләр калды. Аларның әһәмияте киләчәктә дә югалмаячак. Хәзер шул елларны искә алып, барысын да яңадан уйлап карагач, аның нинди бөек шәхес булганын аңлыйм.

«Шул елларны искә алып, барысын да яңадан уйлап карагач, аның нинди бөек шәхес булганын аңлыйм»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итте

Тик менә үземне әле дә кичерә алмаган бер хәл бар. Диплом эшемне язган чакта ул мине өенә чакырды.

Мин килгәндә, Диләрә Гарифовна алъяпкыч киеп, пәрәмәчләр пешерә иде. Мин диплом эшем турында, нинди бүлекләр язганымны сөйләдем, ә ул киңәшләрен бирә-бирә пәрәмәч пешерүен дәвам итте. Аннары пешкән пәрәмәчләрне өстәлгә куйды. Мин исә, үзем дә сизмичә, тәлинкәдәге пәрәмәчләрнең барысын да ашап бетергәнмен.

Шулвакыт бүлмәдән аның ире, режиссёр Равил Тумашев чыкты. Ул галстугын рәтләде дә буш тәлинкәгә карап: «Ярар, мине театрда ашатырлар әле», – диде», – дип сөйләде Равил Әхмәтшин.

«Аның фәнни мирасы бүген дә актуальлеген югалтмый»

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Диләрә Тумашеваның академия тарихындагы урынына игътибар итте. Быел академия оешуга 35 ел тула, ә галимәнең актив фәнни эшчәнлеге дә нәкъ менә шул чор белән бәйле.

«Диләрә Тумашева Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Госманов, Мирза Мәхмүтов, Мирфатыйх Зәкиев кебек күренекле галимнәр белән бергә Татарстан Фәннәр академиясенең беренче составына керә. Ул академиянең беренче хатын-кыз академигы була, тел белеме буенча фәнни советны җитәкли.

Ул – бөтен гомерен татар телен өйрәнүгә багышлаган олпат шәхес, татар диалектологиясе, морфологиясе һәм төрки телләр тарихын өйрәнү өлкәсендә классик хезмәтләр авторы. Аның фәнни мирасы бүген дә актуальлеген югалтмый», – диде ул.

Санкт-Петербург дәүләт университетының көнчыгышны өйрәнү факультетының төрки филология кафедрасы мөдире Николай Тельцин да галимәнең хезмәтләре белән студент елларында танышуын искә алды. Үз вакытында аның фәнни җитәкчесе Сергей Иванов яшь тикшеренүчеләргә Диләрә Тумашеваның, бигрәк тә чагыштырма тел белеме буенча хезмәтләрен укырга киңәш итә.

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итте

«Себер татарлары - татар халкының аерылгысыз өлеше»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров галимәнең фәнни эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлешен – Себер татарларының телен өйрәнүен билгеләп үтте.

«Мин Диләрә Тумашеваны татар халкының фәнни һәм мәдәни илчесе дип тә атар идем. Үзе Себердән чыккан галимә эшчәнлеген Казан белән генә чикләмәде, ә Себер татарларының тарихын, мәдәниятен һәм татар халкы белән бәйләнешен танытуга зур өлеш кертте. Фәнни һәм җәмәгать эшчәнлегендә ул Себер татарларының Себернең борынгы җирле халкы булуын, татар милләтенең аерылгысыз өлешен тәшкил итүен һәрвакыт ассызыклап килде», – диде Данис Шакиров.

«Мин Диләрә Тумашеваны татар халкының фәнни һәм мәдәни илчесе дип тә атар идем»

Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итте

  • Диләрә Тумашева – филология фәннәре докторы, профессор, 1992 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Көнбатыш Себернең татар диалектларын өйрәнеп, ул диалектология фәненең үсешенә зур өлеш кертә һәм үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Галимәнең хәзерге татар әдәби теле грамматикасы буенча хезмәтләре татар фәнендә генә түгел, тюркологиядә дә киң танылу ала. «Татар грамматикасы»н әзерләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар