Җырчы Иркә үзенең сторисларында тормыш иптәше Артурны күрсәтте. Каты яраланып, махсус операциядән кайтканнан бирле Артур гаиләсе янәшәсендә. Узган сезонда ул Иркә белән бергә эшләде.
«Артурның хәлләре ничек дип сорыйсыз? Аның барысы да яхшы», - дип күрсәтә Иркә тормыш иптәшен. Артур исә: «Барыгызны да яратам, мин бик бәхетле», - ди хатынының язылучыларына сәлам юллап.
Иркә сүзләренчә, Артур социаль челтәрләрдә бер дә утырмый. «Кеше төшәргә яратмый. Яратса, әллә кайчан чыгар иде, төшәр иде», - ди ул. Артур үзе исә социаль челтәрләре булмавын, әллә нигә бер ВКонтакте сәхифәсенә генә кереп чыгуын әйтә.
Артур, хәрби зонада бер аягын югалтуга карамастан, төрле спорт чараларында актив катнаша һәм еш кына беренче-икенче урыннарны ала икән. Шул уңайдан аны әңгәмәләргә чакыручылар да бик күп. Ләкин Артур аларның барысын да кире кагып килә. Сәбәбе гап-гади - Артур татарча начар сөйләшә.
«Миннән гел «татарча беләсезме» дип сорыйлар. Ә мин: «Юк», – дим. Татарча белсәм дә, әйбәт җавап бирә алмыйм. Оятка каласым килми», – дип аңлата Артур.
Артур алдагы сезонда да хатыны белән эшләргә һәм аңа һәр яклап төрәк булырга җыена. Әлегә гаилә кадерле кунаклар көтә. Шушы көннәрдә алар Артурның әнисен һәм еракта яшәүче абыйсын каршы алачаклар.