news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәнең ире Артур Шабакаев, аягын югалтуга карамастан, спорт белән шөгыльләнә башлаган

news_top

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус операциядән яраланып кайткан егетләр белән «Алга» волейбол командасында шөгыльләнә башлаган. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.

Артур хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында алына. Зур батырлыклар күрсәткән Артур 2024 елның июль ахырында, Авдеевка юнәлешендә сугышчан бурычын үтәгәндә, авыр яралана.

«Ул кассеталы боеприпас иде, «колокольчик» дип атала. Сагалап торган куркыныч нәкъ аяк астында шартлады... Ул кырларда бик күп дусларым калды, алар белән һәрчак элемтәдә торам», — дип искә ала Артур газета журналистлары белән аралашканда.

Авыр җәрәхәт аяксыз калдырса да, ир-атның ихтыяр көчен сындыра алмый! Фронт сызыгыннан ул яңа көрәш мәйданына — спортка аяк баса. Хәзерге вакытта Артур «Алга» волейбол командасында шөгыльләнә. Команда быел февраль-март айларында гына оеша, һәм Артурны бирегә өченче тренировкада ук чакырып алалар.

«Март аеннан мине егетләр чакырды. Тиз кереп киттем — монда артык авыр түгел, зур җәрәхәтләр алу куркынычы да азрак. Хәзер инде футбол яки баскетбол уйнап булмый бит. Без әлегә якшәмбе көннәрендә генә җыелабыз, тик атнага бер тапкыр гына аз. Сыйныфны үстерү өчен Казанда бушлай спорт мәйданчыклары эзлибез», – дип сөйли ул.

Спорт ветераннарга физик яктан гына түгел, рухи яктан да яңа тормышка җайлашырга ярдәм итә. Артур Яшел Үзән шәһәрендә махсус операциядә катнашучылар арасында узган «II Рәис Кубогы» ярышында да катнашкан», – дип яза газета.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар