«Барысы да әйбәт була бит инде, әйеме, әнием?» – Өч бала анасы яман чир белән көрәшә
«Әнием, сиңа даруга акча кирәк бит, әйдә, бернәрсә дә алмыйк...» – тәм-томнан сыгылып торган кибет киштәләре кырыеннан узып кына китәргә әзер булган 10 яшьлек кызчык сүзләре бу. Барысы да әнисе хакына! Гомерен дәвам итәр өчен, аена 500 мең сумлык диярлек дарулар эчәргә мәҗбүр булган иң кадерле кешесе хакына!

Мамадышта яшәүче 44 яшьлек Светлана Уразлина аяк өсте йөреп, эшләп торганда, кинәт яман чир белән авырый башлый: үпкәсендә шеш табалар. Хәзерге вакытта ай саен дәвалануга 500 мең сумга якын акча тотыла. Мондый чыгымнар гади гаилә күтәрерлек булмавы көн кебек ачык. Светланага ярдәм турында «Зәкят» хәйрия фонды сайтында да мәгълүмат бар. Авыруы турында Светлана Уразлина «Интертат» хәбәрчесе белән дә уртаклашты.
«Диагнозны белгәч, мин шоктан йоклый да алмадым, тыным кысыла иде»
Февральдә температурам булды, шулай эшкә йөрдем. 38 градуслар булганда, диклофенак кадый идем дә, шулай китә идем. 2 атналап йөргәнмендер. Алга таба да температура 37дән төшмәде, аннары район хастаханәсенә терапевтка менәргә булдым. Рентген узарга кирәк, дип сорадым, шунда шеш шикелле әйбер күрделәр. Аннары КТга (компьютер томографиясе) җибәрүләрен сорадым – үпкәнең аскы өлешендә шеш, дип куйдылар. Шул ук көнне Казанга түләүле клиникага онкологка киттек. Ул «онкология» димәде, «ялкынсыну» дип куйды. Ай ярымнан яңадан КТ узып килергә кушты.
Алга таба Казанда Республика онкология диспансерына КТга һәм торакаль бүлек мөдиренә язылдым. Томография кабат үпкәнең аскы өлешендә шеш дип күрсәтте. Аннары туберкулез булмавына инану өчен, биопсия алдылар. Туберкулез түгеллеге расланды. Торакаль бүлек мөдире белән кабат сөйләшкәч, ул миннән: «Операция ясыйбызмы?» – дип сорады. «Әлбәттә», – дидем. 26 майда операция ясадылар, үпкәнең аскы өлешен шеш белән бергә берничә җирдән кисеп алдылар.
Операция ясаганнан соң, табиб миңа «яман шеш булырга тиеш түгел» дигән иде, тик гистология нәтиҗәләре яман шеш икәнен күрсәтте. 16 июньдә мин яман чирнең 4 нче стадиясенә җиткәнемне белдем. Шәхсән үземә февральдән майга кадәр вакыт югалтканмындыр төсле тоела инде…

Фото: © Светлана Уразлина җибәрде

Фото: © Светлана Уразлина җибәрде
Диагнозны белгәч, мин шоктан йоклый да алмадым, тыным кысыла иде, аннары «дәваланырга кирәк» дип, үземне кулга алырга туры килде. Калуга өлкәсенә Обнинскига киттек. Онколог мутацияләрне тикшертергә җибәрде. ALK дигән мутацияне таптылар. Аннары берникадәр вакыттан Казан табиблары «икенче төрле – EGFR исемле мутация бар» диләр. Бер кешедә 2 төрле мутация була алмый бит инде дип, материалларны Мәскәүгә алып киттек. Анда Обнинск тапкан мутациянең 10 процентын гына таптылар, Казанныкы расланмады. Обнинскидагы химиотерапевт өченче фикер өчен Санкт-Петербургка барырга киңәш итте. Анда Обнинскидагы мутацияне расладылар. EGFR дигәнен Казан гына тапты булып чыкты.
Хәзер мин Обнинскидагы химиотерапевт күрсәтмәсе буенча лорланитиб дигән даруны эчәм. 1 айга җитәрлек 467 мең сумлык шул даруны сатып алдык. Бер капта 30 төймә. Нәтиҗәсе бардыр дип ышанабыз, чөнки 1 ай эчкәч, КТ төшеп караган идек – уңай якка үзгәреш күрделәр. Хәзер менә икенче аен эчеп бетереп киләм. Инде өченче айга алырга акча кирәк… – дип, авыр сулап куйды Светлана.

Фото: © Светлана Уразлинаның шәхси архивыннан
Авыр чирләргә каршы көрәшүче кешеләр өчен кайбер дарулар федераль бюджеттан бушлай бирелсә дә, Светлана эчә торган бу дару әлегә федераль реестрга кертелмәгән икән. Быел октябрь-ноябрь айларында, икенче елга исемлек төзегәндә, расларга тиешләр. Светлананы шулай дип өметләндерәләр. Әлегә гаилә бу коточкыч кыйммәтле даруны үз акчасына сатып ала. Шәхси компаниядә машина йөртүче булып эшләүче ире Анатолий – гаиләнең бердәнбер туендыручысы. Хастаханәләргә тикшеренеп йөрисе булганда, ул да эштән калырга мәҗбүр. Хатынына терәк булып, табибларга бергә йөриләр.
«Кызым: «Нәрсә турында, нинди 4 нче стадия дип сөйләшәсез?» – дип сорый»
Уразлиннар гаиләсендә 3 бала. 20 һәм 17 яшьлек Денис һәм Данис һәм аларның 10 яшьлек сеңелләре София.
Малайлар зуррак булгач, борчылуларын бик күрсәтмиләр, яшерәләрме инде. Ә кыз бик борчыла. Танышлар, якыннар кызганып хәл белешеп кергәч тә, «нәрсә турында, нинди дүртенче стадия дип сөйләшәсез» дип сорый. Авыр чир икәнен аңлады инде. Психикасына бәрмәсен дип, «дарулар эчәм, тереләм» дип юатам инде. «Барысы да әйбәт була бит инде, әйеме, әнием?» – ди. Кибеттә берәр нәрсә ала башласак та: «Сиңа даруга кирәк бит, әйдә алмыйк әле», – ди.
Ничек тә сынмаска, сыгылмаска инде. Әле дә ярый, ирем таяныч. Аның белән 6 көнлек юлга да чыгып киткәнебез бар. Табибларга да бергә йөрибез. Ул әле башта чирне белгәч, ышанмады: «Ничек инде син авырый аласың?» – дип аптырый иде. Хәзер диагнозларны күргәч, аңлады инде.

Фото: ©
«Яшәрмен дип өметләнәм...»
Светлананың әтисе дә 10 ел элек үпкәсендә яман чирдән вафат булган икән, шуңа күңеленә «әллә нәселдән киләме бу чир» дигән шик тә кергән.
Диспансеризация вакытында, әйбәтләбрәк карагыз әле, әти шулай авырды, дип әйтә идем. Шикле әйбер әйтмәделәр. Берничә онкологтан «нәселдәнме әллә» дип сораганым бар. «Юк», – диләр. Алай стресс та кичергәнем юк. Каян килеп чыккандыр бу.
2023 елда пневмония белән авырган идем, коронавирус вакытында чирләдек инде. Үпкәләр чиста иде. Хәзер медицина, 10 ел элекке белән чагыштырганда, тагын да алга киткән инде. Яшәрмен дип өметләнәм. Әни белми әле, әйтмәдек. Быел бертуган абыемның улы махсус операциядә үлде. Майда гына җирләдек. Әле һаман үз хәленә кайта алмый, шуңа минем турыда да ишетсә, авыр булачак. 2007 елда инсульт та булган иде аңа. Иремнең әнисе белә, ул бик булыша, безгә терәк булып тора.
Өч бүлмәле фатирда яшибез. Авылга кайтып булышабыз. Аннан алып килеп ашыйбыз. Гомер буе стресс та кичергәнем юк. Каян килеп чыккандыр. 2023 елда пневмония белән авырган идем, ә коронавирус вакытында чирләгәндә, үпкәгә төшмәгән иде, – ди Светлана.
– Хәзер күкрәк читлегендә авыртулар булгалый инде. Тыным бетә, озак сөйләшә алмыйм. Бераздан КТ узам да, аннары тагын Обнинскига барам, дару булышамы-юкмы – динамиканы карарлар инде. Мин табибтан сорагач, «гомер буе шушы даруны эчәсе була» диде. Мине исемлеккә кертүләрен бик көтәм. Сатып ала башласаң, 1 ае да авыр. Аны уйлыйм да, башлар әйләнеп китә. Әле ул бөтен җирдә сатылмый, заказ буенча гына алып кайталар. Бөтен өметем шушы даруда, – дип көрсенеп куйды Светлана Уразлина.
Күз алдыгызга китерәсезме? Өч балалы урта хәлле гаилә: яшәү, ашау, мәктәп, көллият чыгымнары һәм аена 500 мең сумга якын дарулар. Уйлап карасаң, чыннан да башка каба. Балалар әле озак еллар әниле булып яшәсен, Софиянең борчулары таралсын, тынычлап укысын, дисәк, әйдәгез, бергәләп, Светланага ярдәм итик. Мохтаҗларга керткән сәдакалар үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр, иншәаллаһ.
Счетлар шушы телефон номерына беркетелгән: 8-987-234-36-35
«Сбербанк»: 2202 2067 0233 3365
«АК Барс банк»: 2200 5311 1264 2747