news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрхет чәчәге компоты, Шырдан катыгы, «Ослан» помидоры – Бакчачылар көнендә күргәннәр

Бакчачылар – гаять уңган халык икәнен бнләбез. Ә аларның үз бәйрәмнәре булуын белә идегезме? Белмәсәгез, белегез! Казан агросәнәгать паркының ярминкәләр мәйданында узган Республикакүләм Бакчачы көнендә Юлай Низаев, Милена Новикова һәм Салават Камалетдиновтан торган иҗат төркемебез дә эшләп кайтты.

news_top
Бәрхет чәчәге компоты, Шырдан катыгы, «Ослан» помидоры – Бакчачылар көнендә күргәннәр
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җәй, көз айлары – яшелчә-җимешкә бай чор. Әле алардан никадәр сый-нигъмәт әзерләп була! Салкын көз һәм кыш көннәрендә сыйланырга дип ябылган банкалар идән асларына төшә тора. Шулай да эшлисе эшләр әле дә күп, шулай булгач, салкын төннәр һәм көзге коеп торган яңгырлар гына киртә салмасын, диясе кала.

Казанда Бакчачылар көне иртәнге сәгатьләрдән үк башланып китте. Тирә-якка Тинчурин театры оркестры матур моңнар таратты, халык талантлары да гармуннарда уйнады, җырлады һәм биеде. Алдынгы һәм лаеклы бакчачылар хөрмәтләнде.

Министр бакчачыларга: «Сезнең хезмәтегез – хобби гына түгел»

Халыкны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәламләде һәм алдынгыларны бүләкләде.

«Бакчачы көне» – искиткеч көн. Монда без җирне яратучы, эшсөяр һәм мул уңыш алучы бакчачыларны хөрмәтлибез. Сезнең хезмәтегез – хобби гына түгел, бу – җитди белем, тәҗрибә һәм, әлбәттә, гаять зур мәхәббәт таләп итә торган эш. Сез үз мисалыгызда җирне нәтиҗәле файдалану, экологик чиста яшелчә-җимеш үстерү һәм гаиләне витаминнар белән тәэмин итүне күрсәтәсез, – дип белдерде ул.

Бүгенге көндә Татарстанда бакчачылык өлкәсе үсештә, республикада 1 миллионнан артык кешене берләштергән 900дән артык бакчачылык хуҗалыклары бар икән.

Безнең республика – бакчачылар мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган Россиядәге аз санлы төбәкләренең берсе. Татарстанлылар тормышында бакчачылык территорияләре ролен аңлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, аларны торгызу һәм үстерү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла, – дип ассызыклады министр.

Шулай ук Марат Җәббаров һәвәскәр балыкчыларга теләкләрен ирештерде. «Һәр бакчачыга намуслы хезмәте, җиргә мәхәббәте өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм мул уңышлар телим», – диде ул.

«Бакчачылык – ул сәламәтлек тә, киләчәк тә»

Алга таба сүзне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов алды.

Чын мәгънәсендә бик матур итеп бакчачылык күргәзмәсе оештырылган. Килгән кешегә карарлык та, алырлык та, тәҗрибә уртаклашырлык та! Бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бүгенге көндә миллионнан артык һәвәскәр бакчачы бар. Нәкъ алар, ел саен, минималь дәрәҗәдә пестицидлар, химикатлар кулланып, экологик яктан яхшы сыйфатлы продукция җитештерә. Аннан соң елдан-ел, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нигезендә, бакчачылык ширкәтләрендә юллар салына, ремонтлана, ут һәм су мәсьәләләре хәл ителә. Бу юнәлештә 5 миллион сумнан артык акчага эшләр башкарылган.

Җитәкче Россиянең Бакчачылар берлегенең дә Татарстан бакчачылары тәҗрибәсенә карата кызыксынуы булуын әйтте.

Әле менә яңарак кына Россия Бакчачылары берлегеннән Татарстан Республикасы Бакчачылары берлеге рәисе Илья Николаевич Слесарский кайтты. Ул Мәскәүдә бөтен илгә Татарстан бакчачылары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәм киләсе елга Россия бакчачыларының безгә җыенуы билгеле булды, аларны лаеклы итеп каршыларга кирәк булачак. Барлык бакчачыларга махсус хәрби операциядәге ватандашларга ярдәмнәре өчен дә рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Без бөтенебез бакчачылык белән шөгыльләнәбез, үзем дә шул исәптән. Бакчачылык – ул сәламәтлек тә, киләчәк тә. Әле алда да безне кояшлы һәм явым-төшемсез һава торышы көтәчәк, димәк, уңышларны югалтуларсыз җыеп өлгерергә вакыт бар дигән сүз, – дип билгеләп үтте Нәҗип Нәкыйп улы.

«Бакчачылык ширкәтләре яңа сулыш алды, зур үзгәрешләр кичерде»

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Илья Слесарский:

Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе һәм шәхсән үземнең исемнән Бакчачылар көне уңаеннан ихлас йөрәктән бәйрәм белән котлыйм. Бу бәйрәм көне – безнең хезмәт сөючәнлекне, җирне һәм табигатьне яратуыбызны символлаштыра. Бакчачылык ширкәтләрендә тырыш хезмәт куйган һәркайсыгыз белән горурланабыз. Бакчачылар проблемаларына игътибары өчен, Рәисебез Рөстәм Нургали улына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәрьяклап ярдәмен тоеп, безгә стимул бирүләрен күреп эшлибез.

Чыгышы вакытында Илья Николаевич бакчачылык ширкәтләренең халык тормышындагы ролен дә әйтеп китте.

Бүгенге көндә республикадагы бакчачылык ширкәтләре яңа сулыш алды, зур үзгәрешләр кичерде. Күп кенә бакчачылар өчен бакчачылык ширкәтләре төп яшәү урыннарына әверелде. Сезгә мул уңыш алу куанычлары, җылы һава торышы, ныклы сәламәтлек телим. Хезмәтегез шатлык китерсен! Бакчачылык үсештә булсын һәм чәчәк атсын, – диде ул.

Чара кысаларында Яшел Үзән, Тукай, Түбән Кама, Биектау, Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре бакчачылары продукцияләреннән күргәзмәләр үз эшен алып барды. Ярминкә дә эшләде, димәк, халык авылдан килгән сыйфатлы продукциягә ия була алды.

Әлмәндәр карт та килгән!

Бу бәйрәмгә Әлдермештән Әлмәндәр карт та килгән икән! Биектау яклары уңганнары янында булды беренче тукталышыбыз. Искитмәле бай яклар. Биектаулылар бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп әзерләнгәннәр иде. Гарчә, ул көнне үзләренең район җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы елларына багышланган реконструкция ясап, зур чара уздырып ятуларына карамастан, тырышып әзерләнгәннәр. Мәсәлән, бәрхет чәчкәләреннән компотка кадәр алып килгәннәр. Менә бит! Авыз итеп тә карадык, шактый тәмле булды ул. Моңарчы чәчәк компоты эчкән юк иде әле.

Биектау мәдәният йорты директоры Алмаз Гыймадиев:

Бакчачы көнендә без ел саен актив катнашабыз һәм быел дә ныклы әзерлек белән килдек. Биектау районының бакчачылык ширкәтләрендә үскән традицион кабак, кишер, чөгендер, алма кебек яшелчә-җимешләрне алып килдек. Шуннан соң игътибар итсәгез, безнең Бөреледә урнашкан питомник үзенең үсентеләрен тәкъдим итә. Монда инде чәчәкләр дә бар, аннары традицион агач үсентеләре дә, безнең җирлектә киң таралмаган туя һәм башкаларны да күрә аласыз. Шулай ук оста куллы кызларыбыз ясаган төрледән-төрле кайнатмалар, хәтта ки чәчәктән ясалган компотка кадәр алып килдек.

Район шәһәргә бик якын урнашкан, терәлеп тора. Күпчелек казанлыларның да бакча һәм дачалары сезнең якта булгач, бакчачылар да күптер сездә, мөгаен.

Әйе, чыннан да шулай, безнең район – бакчачылык ширкәтләре иң күп урнашкан муниципалитетларның берсе булып тора, – диде ул

Алмаз абый белән әңгәмә корып, сөйләшеп басып торганда, Туфан Миңнуллинның сәхнә әсәрендәге Әлмәндәр бабай да килеп чыкты. Ул Әлдермештән килеп җиткән, әле күптән түгел авылларында өр-яңа мәдәният йорты да ачылгач, күңеле бигрәк тә шат иде.

Әлмәндәр бабай, күреп торабыз, Әҗәлне куып җибәргәнсез! Шатлык ташып тора сездән, ә ындыр-бакча уңышлары Әлдермеш якларында ничек булды соң? Хәния Фәрхи җырында җырланган чишмә сулары гына сибеп үстерәсездер әле, җитмәсә!

Әйе, менә Әлдермештә үскән барлык яшелчә-җимеш ризыкларын төяп алып килдек. Чөгендере дә, кишере дә, кабагы да бар! Ел бик әйбәт килде. Безнең Әлдермештә, гомумән Биектауның барлык җирлекләрендә дә бик булдыклы, хезмәт сөйгән халык яши. Барысын да үстерәбез.


«Помидорны үзебез ясаган орлыктан үстерәбез – Ослан сорты булыр ул»

Биектау дуслар яныннан кузгалып китүгә, Югары Ослан яклары әзерләгән күргәзмәгә күзем төште. Тематик яктан да көнүзәк итеп ясап куйганнар алар аны.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Әлфия Минһаҗева белән сөйләшеп алдык:

Без Югары Ослан районыннан килеп җиттек. Инде 10 нчы ел шушы күргәзмәне оештырабыз. Безнең бакчачылар һәрчак активлык күрсәтә. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее булгач, менә шундый Җиңү йолдызын ясап куярга булдык. Кызыл алмалардан йолдызны ясап куйдык, өстенә сливалар белән 80 санын яздык. Салютны миләшләр белән эшләдек, кәнәфер чәчәге һәм бузиналар белән бизәп тә җибәрдек. Ел саен шундый символик һәм оригиналь экспозицияләр уйлап чыгарырга тырышабыз, – дип бәян итте ул.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, Югары Ослан яклары – күпләп алма бакчалары белән дә дан тоткан як.

Май аенда безгә килсәгез, шундый матур була – ап-ак алмагач чәчәкләренә төренә Осланыбыз. Груша, чия, сливалар да күпләп үстерелә. Аннары помидорны да үзебез ясаган орлыктан үстерәбез – Ослан сорты булыр ул. Ул сортны әле безнең әбиләр үстергән. Зур-зур помидорлары була, гадәттә. Берникадәр «Бычье сердце»ны хәтерләтә, ләкин «Ослан сорты» дип атала. Салатларга да әйбәт, тозларга да яхшы, – диде ул.

Әлеге көндә бу район бакчачылары ныклап, күп итеп, виноград та үстерә башлаганнар булып чыкты. Тәлгәш-тәлгәш виноградлары күз явын алырлык иде.

Әлфия апа, сезнең якларда күбрәк шәхси секторда, үз ихаталары белән яшидер халык?

Әйе, бездә күбрәк шәхси сектор инде. Шул ук вакытта 83 бакчачылык ширкәтебез бар. Күбрәк казанлылар да, килеп, бакча участоклары ала бездә. Бөтен халык бакча үстерә. Хәер, хәзер бәрәңге һәм кишер-фәлән бездә азрак утыртыла, күбрәк шул җиләк-җимештер. Су янына да якын урнашкач, туфрагыбыз да уңдырышлы санала, – диде Әлфия апа.

Шырданлылар ниләр алып килгән?

Яшел Үзән районы да Бакчачы көненә җитди әзерләнеп килгән иде. Олы Шырдан авылының мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова һәм сәнгать җитәкчесе Гөлназ Батталова белән аралаштык.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Наҗия апа:

Болгар ханлыгының биләмәсе булып,

Күпне күргән Шырдан авылы.

Шул чорлардан бирле дан казанган

Чәшкәләрдә Шырдан катыгы!

1833 елда бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкин безнең Себер тракты буенча Казанга үзенең дусты Карл Фукс (Казан университеты галиме) янына килгәндә, Шырданда туктап, шушы катыктан авыз итә. Кабып карагач аптырый да: «Что за дивный напиток?» – дип әйтеп сала. Һәм менә шундый борыңгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә Шырдан катыгының даны төшкәне юк. Аны безнең Фикрәт Табиев та бик яратып ашаган. Минтимер Шәймиевның хатыны Сәкинә ханымга Шырдан катыгын алып төшеп бирә торган булганнар. Хәзер дә шулай, бөтен кунакларны атаклы Шырдан катыгы белән каршы алабыз. Бакчачылар бәйрәмендә быел беренче тапкыр катнашуыбыз, ләкин үз районыбызда узган бер чара да Шырдан катыгыннан башка үтми!

Шырдан катыгы рецепты нидән гыйбарәт?

Аның рецепт сере безнең Шырдан апаларында, билгеле. Яңа сауган сөтне кайнаталар, кайнап чыккач, сүлпән генә утта 6 сәгать буена тоталар. Аннары, суына башлагач, бармак башын төртеп карыйлар да, бармак пешмәсә – оеткы кушалар. Оеткы салганнан соң, калын чүпрәк, яхшы юрганнар белән катык салынган савытны төреп, 5 сәгать дәвамында оеталар. Аннары суыткычка куялар, һәм менә шулай кашык басып торырлык Шырдан катыгы килеп чыга.

Наҗия апа сөйләвенчә, Шырдан авылы якларында ындырлар бик олы.

25 сутый бакчабыз бар, бөтен әйберне үстерәбез. Үзебезгә кышкылыкка җитеп тора. Шуннан, катык кебек тәмле, дип, бәрәңгебезне килеп сатып алып та китәләр. Әле бәрәңгеләр алынып бетмәде. Аллаһы Тәгаләдән җылы кояшлы көннәрне көтәбез. Колорадо корты да бик интектермәде, 1 тапкыр гына агу сиптереп алдык, елдагыча. Ел уңышлы килде, үстерелгән сыйлар белән исән-имин ризыкланырга язсын, – дип сүзен йомгаклады Наҗия апа.

Шуннан соң Яшел Үзән бакчаларында үскән 905 граммлы суган, юкә балы һәм 26 кг да 760 г булган кабакка кадәр алып килгән иделәр бу төбәкнең уңган ул-кызлары.

Автокала – бакчачылык белән дә дан тотып кала

Үзенең күпсанлы, бик көчле заводлары, җитештерү предприятиеләре һәм, әлбәттә, бөтен илгә таралган «КамАЗ»лары белән билгеле Чаллы шәһәренең күргәзмә мәйданчыгы бик кызыклы итеп ясалган иде. Үзләре әллә бераз шаяртып, әллә чынлап әйттеләрме «бер «КамАЗ» кукуруз алып килдек» диделәр. Ничек кенә булмасын, үзем кадәр биеклектә кукурузлар белән уратылган иде әлеге экспозициянең тирә-ягы.

Биредәге импровизицион трамвай шоферы булган «Горкоммунхоз» предприятиесе генераль директоры урынбасары Лилия Галиева белән сөйләштек.

Чаллы быел Казан халкын үзенчәлекле трамвай белән шаккатырырга булды. Безнең трамвайның яртысы – Советлар Союзы дәвере стилендә. Ә инде икенче ягы – хәзерге көндәге трамвай. Менә шундый вакыт машинасыдай килеп чыкты ул безнең. Трамвай импровизацион рәвештә ике бакчага илтә. Бакчаның тукталышы «Бәхет тукталышы» дип атала. Композициядә 2 тутый кошны да күрәбез – алар шәһәргә, республикага канатларында бары тик яхшы хәбәрләр китерә, дип фикерлибез. Аннары бакчабыз – ике якка бүленгән: берсе аның яшелчәләр зонасы, икенчесе – авылча, кукуруз басуы белән ясалган. Чаллыда безнең бакчачылар бик күп, – дип сөйләп алды.


Әйтергә кирәк, трамвайга утырып караучыларга символик билет та бирелде.

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән «Энергетик» мәдәният сарае артистлары булган игезәк Алинә һәм Динә Гарифуллиналар бәйрәмне җыр-моң белән бизәп җибәрделәр.

Бакчачылар өчен уңайлыклар тудырылып тора

Бакчачылык буенча саннарга тукталып үтик. Алар һәвәскәр һәм тырыш бакчачыларга булдырылган игътибар, булдырылган уңайлы мохит турында сөйли.

Республика программасы гамәлдә булган 8 ел эчендә бюджеттан 5,62 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән икән. Барлыгы 168 чакрымнан артык суүткәргеч һәм 221 чакрым юл салынган, чүпне теләсә кая ташламас өчен, 1834 бункер һәм контейнер куелган. Аннары каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару өчен 539 мәйданчык ремонтланган, 444 километрдан артык электр үткәргеч линия реконструкцияләнгән, 355 су җыю башнясы, 204 скважина, 193 насос һәм 278 комплектлы трансформатор подстанциясе урнаштырылган, дип мәгълүмат ирештерделәр бакчачылар җыйган бәйрәм тантанасы барышында.

Шулай итеп, Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән Бакчачы көне үтеп тә китте. Бәйрәм кунаклары өчен коры чәчәкләрдән закладкалар, балавыздан шәмнәр һәм шкатулкалар ясау, кашпо бизәү һәм агач кисәкләренә рәсем төшерү буенча төрле мастер-класслар оештырылды. Күңел ачу программасы кысаларында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, мультиинструменталист артист Фәнзил Шәрифуллин, «Аккордеон Старс» дуэты һәм Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, «Юки» вокаль триосы һәм башкалар чыгыш ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар