news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Барудиның 1913 елда чыккан журналларын Мәрҗани мәчете имамы саклап калган

news_top
Барудиның 1913 елда чыккан журналларын Мәрҗани мәчете имамы саклап калган
Фото: © "Интертат", Ләйсән Хафизова

Күренекле мәгърифәтче, реформатор, дин галиме, нашир Галимҗан Барудиның 1913 елда чыккан журналларын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бүләк иткәннәр. Бу турыда «Татар-информ»га Баруди халык музеен оештыручыларның берсе, галимнең мирасын өйрәнүче Разыя ханым Сәхипова сөйләде.

Шулай итеп, хәзер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге Баруди халык музеенда «Дин вә әдәп» журналларының 3, 4, 8, 11, 12, 15, 16, 17,18, 19, 22 номерлары төпләмәсе барлыкка килде.

Разыя апа сүзләренчә, бу бүләкне Наил хәзрәт Яруллин алып килгән. Ул Вәлиулла хәзрәт Якуповтан соң 19 елдан артык «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә директор булып эшләгән. Аның бабасы Габделбәр хәзрәт Яруллин 27 ел дәвамында Мәрҗани мәчетенең беренче имам-хатыйбы вазифасын үтәгән. Габделбәр хәзрәт Яруллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. 1918 елда мәдрәсәне япкач, ул Апанай мәчетендәге «Касыймия» мәдрәсәсенә күчкән.

«Габделбәр хәзрәт Яруллин Галимҗан Барудиның чыккан журналларын үзендә саклап, китап итеп беркетеп, тегеп калдыра. Шулай итеп 1913 елда җыелган уннан артык номер саклана.

Быел, 2026 елда, без бу хакта ишетеп, Наил хәзрәттән Галимҗан Баруди халык музеена бүләк итүен сорадык. Хәзрәт төпләмәне алып килде һәм безгә бүләк итеп тапшырды», – диде Разыя апа Сәхипова.

Журналлар төпләмәсендә саргайган кәгазь бите дә тарихи кәгазь булып тора. Журналларга «Дин вә әдәп» редакциясе, «Милләт» типографиясе дип язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар