news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган тәүлектә Татарстанда ике үсмер кыз үз-үзенә кул салган

news_top

Узган тәүлектә Татарстанда мәктәптә укучы 2 кыз үз-үзенә кул салган. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән KazanFirst яза.

Беренче фаҗига Тукай районында була. 8нче сыйныфта укыган кызның мәетен шәхси йортта, караватта килеш табалар. Чыганак мәгълүматлары буенча, бала тулы, имин гаиләдә тәрбияләнгән, яхшы укыган, өстәмә түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөргән.

Икенче фаҗига Царицыно бистәсендәге бер шәхси йортта була. Анда 14 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Кызның мәетен төнлә туганнары таба.

Беренчел мәгълүматлар буенча, алдагы көнне укучы кызның туганнары белән конфликт килеп чыккан була. Шулай ук кызның классташлары белән мөнәсәбәтләре катлаулы булган, диелә хәбәрдә.

Үсмер кызларның һәлак булу сәбәбен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар