Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәкүрнең тәүге концерты: «Бармы яңа җырлар, брат?»

Ак кәфенлек, морг һәм аклык – караңгылык бәрелеше. Сәхнәдә – 2000 еллар башында татар яшьләренә үз җырлары белән замана сулышы өргән, хәзер инде җырларында тормыш тәҗрибәсеннән туган фәлсәфәне чагылдыручы Шәкүр. Аның рэп стилендә булган җырларында тулы бер буын үсеп җитте. Сагынылган татар дискотекасы, сагынылган Шәкүр – «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Шәкүрнең тәүге концерты: «Бармы яңа җырлар, брат?»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул көнне Казанның бер төнге клубы татар яшьләре һәм татар эстрадасы йолдызлары белән тулы иде. 2000 еллар башында Казанда булган татарча дискотекаларның язмалары интернетта әле дә саклана. Концертка шул еллардагы татар «движуха»ларын сагынган, яшьлекләре Шәкүр җырларында сакланган кешеләр җыелган кебек иде. Кызганыч, татар яшьләренә бер җыелып татарча өздерергә дискотекалар да берән-сәрән, әле алары да бер югалып тора, бер барлыкка килә. Шәкүр дә, шул «дискәтүкләр» кебек, югалып торды да, инде тәҗрибә туплаган ир-ат буларак, кабат сәхнәгә чыкты. «Мин сезне болай кабул итәрсез, дип уйламаган идем», – диде Шәкүр һәр җырга кушылып җырлап, «Шәкүр! Шәкүр! Шәкүр!» дип кабатлаган тыңлаучыларына карап.

«Фахишәләр эшсез кала»

«Минем заманам», «Ә туеңда шаулый мәҗлес», «Кирәкмәгән хисләр», «Бик еракта идек», «Мин сагынмыйм», «Минем алтын көзләрем», «Зомбилэнд» һәм башкалар. Татар эстрадасы сәхнәсенә рэп жанрын алып менүче Алмаз Корбанов – Шәкүр заманында Илһам Шакиров белән дә җырлады. Сәхнәгә фәлсәфә, кыюлык, әйтергә «ярамаган» сүзләр, яңалык алып менүе белән дә яшьләрне үзенә караткандыр.

Аның җырлары безнең яшьлек вакытына туры килде. Ул вакытта шушы оригиналь жанрда башкаручы бердәнбер җырчы булгандыр. Сүзләре дә колакка ята иде, – ди Шәкүрнең дусты, сценарист һәм режиссеры Рафил Галимуллин. – Кызлар аның: «Эзлә мине, эзлә шашып», – кебек сүзләренә игътибар иткән. Егетләр – кирәкмәгән сүзләрне әйтеп ташларга җөрьәт итүенә. Мәсәлән, «фахишәләр эшсез кала», шырпы, тәмәке... Ул вакытта яшьлек максимализмы, җыр аркылы зур, «текә» итеп күренү теләге дә булгандыр. Сүзләр белән эләктергән инде. Рэп – безгә яңа килеп кергән жанр. Без ул җырларда моң эзләгәнбездер, дип уйламыйм. Без анда кыю текст эзләгәнбез, – ди Рафил Галимуллин.

«Эзлә мине, эзлә шашып» кебек сөю хисләре салынган җырларны исендә калдырган кызларның берсе – шагыйрә, актриса Гөлинә Шәйхи. Ул да – шушы концертны оештыручыларның берсе. Шәкүрне ул «Зур абый» дип йөртә. «Шәкүр белән таныш та булмаганда, социаль челтәрләрдән телефон номерымны табып, туган көнем белән котлады. Иң авыр чагымда шул шалтырату миңа ярдәм итте», – ди Гөлинә.

Мәктәптә укыганда Шәкүрнең җырларын, партадаш малаем белән парта астына төшеп, наушниктан тыңлап утыра идек. «Ә туеңда шаулый мәҗлес, нишләп соң без ашыктык аерылырга..» – минем иң истә калган җыры шул. Бик якын дустым бар. Без аны бер-беребезнең туенда җырларбыз дип вәгъдә иттек. «Эзлә мине, эзлә шашып, плюс бер өзелгән элемтә» – кешене шашып эзләр өчен никадәр дәрәҗәдә яратырга кирәк. Аның кебек бүтән беркем дә яза алмый. Ул җырларны шигырь итеп кенә укысаң да, никадәр авырлык, никадәр шатлык – бөтенесе бар, – ди Гөлинә.

Фото: © Гөлинә Шәйхинең шәхси архивыннан

Коткаручы рэпер

Шәкүр концертын да Зөлфәт Хәкимнең «Газиз халкым» җыры белән эшләнелгән «Шәһәр б..ләр белән тулы, фахишәләр эшсез кала» сүзләре булган «Зомбилэнд» җыры белән башлады. Иң беренчеләрдән игътибар сагынылган җырга юнәлсә, икенчедән, Шәкүрнең образына. Сәхнәгә ул кара төсләрдән һәм образын үзенчәлекле итүче, Татарстан һәм Казан герблары сурәтләнгән коткару жилетыннан чыкты. Жилетның артында – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2нче зональ эзләү һәм коткару отрядының аббревиатурасы. Чөнки Шәкүр МЧСта коткаручы булып эшли.

«Тормышының бер өлеше – коткару. Бу образ – аның һөнәренә хөрмәт», – дип аңлатты Шәкүрнең стилисты. «Аннан эшкә дә алып киярмен, дидем», – ди Шәкүр үзе. Менә шундый үзе коткаручы, үзе рэп җырлаучы Шәкүр. Шулай да музыка белән ул коткару хезмәтенә кергәнче шөгыльләнә башлаган.

2002 елда рус телендә рэп белән шөгыльләнә идем. 2003-2004тә «Барс медиа» компаниясендә рус альбомын яздырганда, шаярып кына татарча да язып карадым. Ул вакытта Фәрит Таишев килеп керде дә, сөйләшеп бетерербез, диде. Шул көннән башлап, хәзергәчә татарча рэп белән шөгыльләнәм, – ди Шәкүр.

Баҗайка һәм Илһам Шакиров белән дуэт

Сәхнәдә алып баручы юк. Җырдан соң Шәкүр бары берничә сүз әйтә дә, концерт дәвам итә.

Шулай да артистка дуслары ярдәм итте. Сәхнә артында алып баручы Газинур Фәйзуллинның тавышы ишетелде. Вакыт-вакыт шаяртулар, локаль мәзәкләр дә әллә каян өстән ишетелде. «Ничек тәгәри, шулай тәгәрәтеп карыйк», – дидек. Рэп текстындагы сыман. Көчле монологлар юк. Чөнки җырлары үзе монолог», – дигән иде Рафил Галимуллин концерт алдыннан. Чыннан да Шәкүрнең җырлары – фәлсәфи сүзләр җыелмасы. Төрле яңгыраштагы көйләр модада булган заманда текстка, сүзгә, мәгънәгә колак салучылар булудан рәхәтлек хисе кичереш. Сүз – кешелекнең беркайчан модадан чыкмый торган өлеше.

«Сезгә бүген МЧСтан хат килдеме? Мин дустыма шалтыратып, хатта: «Чамалап йөрегез, бозлавык, ә алда декабрь», – дип язырга кушкан идем», – диде. Димәк, киләсе җыр – «Декабрь» җыры. Ул бу җырны Гөлназ Батталова белән башкара, тик концертта Батталова күренмәде.

Гомумән, Шәкүрнең күп кенә җырлары дуэт форматында. Рэп өлешен үзе укый, куплетны исә җырчылар башкара. Концертта Әбри Хәбриев белән «Мин сагынмыйм», Сөмбел Билалова белән «Минем алтын көзләрем», Рената Тэй белән «Pink Floyd», «K-Ru» белән «Кабриолет», Илгиз Шәйхразиев белән «Тузан», «Болгар кызлары» белән «Ефәк», Зәринә Хәсәншина белән «Бигайбә» һәм башка җырларны башкарды.

Мин радиода төнге эфирда эшлим. Аранжировкалар ясаучы, күп кенә популяр татар артистларына музыкалар язучы дустыбыз Адель Хәмзин шалтырата: «Әйдә, төшеп мен әле, бер җыр яздырасы бар», – ди. «Кемнеке?» – минәйтәм. «Шәкүр, рэпер», – ди. «Кем инде бу? Нәрсә инде бу?» – дип, теләр-теләмәс кенә төштем. Шушы җырны яздырдык. Аннан китте төнге эфирлар, бетмәс-төкәнмәс дискәтүкләр. Шушы кеше белән дус булуыма мин чиксез шатмын, чиксез сөенәм һәм горурланам. Баҗайка, рәхмәт сиңа! – дип, Әбри Хәбриев Шәкүрне тәүге концерты белән котлады.

Сөмбел Билалова исә Шәкүрнең классташы икән. «Аның сәхнәдә буласы мәктәптә үк билгеле иде инде», – диде Шәкүр, Сөмбелне тәкъдим итеп.

Илһам Шакиров белән башкарган «Бик еракта идек без» җырын ул «башкармасам, дөрес булмас иде» диде. Экранда Илһам абыйның фотосы һәм кабатланмас тавышы яңгырады. «Илһам абыйның рэпка карашы ничек булды?» – дим сәхнә артына чыгып.

Илһам абый бик яхшы кабул итте, бер каршылыгы булмады. Мин аны бары позитив, гади һәм менә дигән кеше итеп исемдә тотам. «Бик еракта идек без» бүген дә яңгыраячак. Аны җырламасак, дөрес булмас, – диде Шәкүр.

«Бармы яңа җырлар, брат?» дигән сорауга да ул яңа җыры белән җавап бирде. 27 ноябрьдә генә, ягъни концертка санаулы көннәр калганда Шәкүр Раяз Фасыйхов белән бергә «Moncler» җырын яздырган. Тик ни кызганыч, премьерада Раяз үзе юк иде. «Минем заманам» җыры белән танылган Илназ Сафиуллин да күренмәде. «Аны Дубай шейхлары җибәрмәгән», – дип көлештеләр сәхнә артында. Азактан да «иң көчле алкышлар Илназ белән Раязга», дип шаяртты дуслары.

Җыр язганда, кушымтаны язып бетерәм дә җырлап карыйм. Мин ноталарга эләкмим, җырлый алмыйм, әмма дә ләкин башымда «менә бу кеше яхшы башкарыр иде» дигән уй була. Дуэтлар шулайрак туа. 99 процент җырларым үз тарафымнан хөрмәт ителгән башкаручылар белән яздырылган, – диде Шәкүр.

Көтелмәгән сюрпризлар

Концертның төп сюрпризы сәхнәгә Альмир Корбанов – Шәкүрнең әтисенең чыгуы булды. Альмир абый баянга басуга чыгып эшләүчеләр турында җыр башкарды.

«Бари, Борһан, Тәминдар,

Мәҗит, Мәхмүт һәм Илдар.

Гайнетдин, Шамил, Закир,

Хөснетдин, Камил, Шакир», – дип тезеп китте Альмир абый.

«Ә сез нигә рэп белән шөгыльләнәм, дип сорыйсыз. Шундый җырлар белән үстем мин», – диде Шәкүр, көлеп. Шәкүрнең беренче җырларын Альмир абый сызгалап та ата торган булган.

Икенче зур сюрприз – сәхнәгә «Иттифак» төркеме чыгуы. Шәкүр белән «Иттифак» үзләренең легендар «Сәрләүхәсез» җырын башкарды. Миңа калса, «Yummy Music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаровны кабат сәхнәдә күрү күпләр өчен көтелмәгән булгандыр.

«Мин әле песиләр генә коткармыйм, сәхнәдә дә җырлыйм»

Концертта Шәкүрнең әти-әнисе, дуслары да җыелган иде. Сүз уңаеннан, коткаручы-рэпер Шәкүрнең 2 кызы үсеп килә.

Икенче катка тезелеп басып, Шәкүргә алкышлар, кычкырулар, сызгырулар ярдәмендә көч биреп торган дусларына карагач, бу чараны артистларның ябык «тусовка»сы дип уйлап була иде. Илназ Гарипов, Ренат Галиәскәр, Зөлфәт Зиннуров, Сөмбел Билалова, Зәринә Хәсәншина, Айрат Ильясов, Зөлфәт Зиннуров һәм башкалар.

Галиәскәрнең, икенче катта ишетелгән мәзәкләрдән соң: «Боларны язмагыз инде, яме, сез журналистларга ышанып булмый», – диюе дә «Минем заманам» җырындагы «Газетада сары статья, каһәр суккан журналистлар, алар акча диеп үлә, ышандырып ялганга» дигән сүзләргә туры килде. «Суккан» сүзен, әлбәттә, башкачарак итеп әйтәләр иде элегрәк. Монысы менә – бер дә ялган түгел, тик хак сүзләр.

Гомумән, Шәкүрнең «армиясе» көчле иде. Сагынган тыңлаучылары һәм дусларыннан җыелган армия «Минем заманам» җырын яттан кычкырып җырлады. Шәкүр тамашачылар янына төште, аны уртага әйләндереп алдылар. Бу мизгелләрдә барысы да «Бу көннәр кабатланмас, тик хәтерлә, без ирекле идек» сүзләренең мәгънәсен чын дәрәҗәдә аңлагандыр.

«Аның күптәннән үзенә кул чапканын сизгәне юк. Ул югалып торды да, менә хәзер аның кайтып: «Исәнмесез, мин әле песиләр генә коткармыйм, сәхнәдә дә җырлыйм», – диюе (көлә). Йә уятачакбыз без аны, йә ул янәдән, иртәнге 6да торып, МЧСка китәчәк», – дигән иде Рафил Галимуллин.

«Татарга рэп хас түгел? Ә нәрсә хас?»

Дуслары әйтүенчә, Шәкүрнең концерт алдыннан тавышы беткән. «Бу – үзе дә борчыла дигәнне аңлата. Борчылган фонда тавыш бетә. «Борчылмыйм, борчылмыйм» дигән иде, «спалился», – диде Рафил.

Шәкүр белән сәхнә артында тиз генә әңгәмә корып алдык.

Җырларның саны бармы?

Санарга бер тырышып караган идем, аннары бу идеядән баш тартырга булдым. Чөнки кайбер җырлар онытыла башлады. Моның өчен тарихта казынырга ярата торган кеше кирәк. Минем сабырлыгым җитмәде.

Күпмедер вакыт югалып та тордыгыз.

Музыкада барыбер ниндидер лимит бар. Шулай сыртың белән түшәмгә килеп терәләсең дә, алга таба нишләргә белмисең. Чөнки җырлар, текстлар кабатлана башлый. «Иҗат чишмәң саекмасын» дип әйтәләр бит. Менә ул вакытта саеккандыр ул.

Сәхнә тормышы бик үзенчәлекле. Аңа гомереңне тулаем багышларга кирәк. Минем «мин – артист» дип кенә яшисем килми. Күп кешеләр «артистлар йолдыз булалар да рәхәттә, балда-майда гына яшиләр» дип уйлый, тик артистларның да үз кыенлыклары. Кайчагында гади тормыш белән яшәүче кешеләргә караганда аларның кыенлыклары күпкә зуррак.

Җырлар күбесе фәлсәфи. Темаларны каян аласыз?

Мин күптән аерым бер темага гына текстлар язмыйм. Язарга утырасың да, барлык уй-фикерләреңне туплап, кисәкләп-кисәкләп җырга саласың. Шул уйлар тулы бер әсәргә әйләнә.

Татарларга рэп хас түгел, диләр.

Ә татарларга нәрсә хас? Бу сорауга җавап бирүче кеше бар микән? Аны кем хас түгел дип әйткән?

Бездә «моң» дигән төшенчә бар бит. «Татар җыры моңлы булырга тиеш» дигән стереотип та бар халыкта.

Мәсәлән, «Ефәк», «Бик еракта идек без» җырын тыңлап карагыз. Минемчә, аларда фәлсәфә белән катнаш «моң» дигән нәрсә бар.

Аннары һәр буын яңа буынга ниндидер эз калдырырга тиеш. Үзенең чорының хәзинәсеннән ниндидер өлешен бирергә тиеш. Минемчә, безнең буын киләсе буынга татар музыкасында яңа юнәлешләр ачып бирде. «Иттифак» белән без бер вакытта башладык һәм, гомумән, татар музыкасына шактый кертем ясадык. Аннан соң татар поп-музыкантлары хәтта аранжировкаларын да бүтәнчә итеп, яңалыклар кертеп башладылар.

Безнең эзебез нык чагылмаса да, аны тарих битләреннән алып атып булмый. Бу сүзләрне бер дә оялмыйча әйтәм.

Менә, бөек монументаль Илһам абый «татар сәхнәсенә рэп хас түгел» дип уйламый иде. Кем хаклы бу очракта? Кемдер яңалыкларны кабул итә ала, ә кемдер консерватив юнәлештә үзенең «боткасында кайнап» утыра. Һәрчак үзгәреп торырга, экспериментлар ясарга кирәк. Яңа юнәлешләрне дә татар менталитетына адаптивлаштырырга кирәк.

Бу концертны тагын көтәргәме? Башка район-шәһәрләрдә дә куярга уйлыйсызмы?

Бу – минем тәүге сольный концерт. Социаль челтәрләрдә концерт турында мәгълүмат таралгач, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыдан, башка шәһәрләрдән, Балтач якларыннан: «Безгә дә килмисезме?» – дип яза башладылар. Бүгенге көндә бу хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Бүгенге көн – минем өчен дедлайн. Мин спортзалга йөрмәдем, кәеф ача торган чараларга йөрмәдем. Минем барлык уй-фикерләрем концертка юнәлгән иде. Иртәгә нәрсә буласын мин белмим.

Тыңлаучыларым көтә, дип ышанасым килә. Тыңлаучылардан бер кеше генә калса да, мин аның өчен иҗат итәчәкмен. Югалып торган чакларда да мин елга, ярты елга бер җыр чыгара идем.

«Рәхмәт, Шәкүр!»

Шәкүр концертында булучылар күңелләре белән 2009 елларга кайтып килгәндер. «Флешбэк» ише нәрсәләрне дә тойганнардыр, чөнки бу җырларга күпләрнең яшьлек, балачак хатирәләре бәйле. Сагынылган Шәкүр, сагынылган татар дискотекалары. 2021 елгы республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе Айгөл Котдусова да шул фикерләрне әйтте.

Шәкүрнең инстаграм челтәрендә билетларга сылтаманы күрүгә, кереп, билет алдым һәм бер тамчы үкенмим! Концертның шундый форматта узуы яшьлеккә алып кайтты! Чыннан да бу көннәр кабатланмас! Мин бу концертта булуыма, аның җырларын тыңлый алуыма шатмын. Шәкүрнең елга бер булса да шулай халыкны җыюын теләп калам! Халык ярата, димәк, бу – кирәк!

Һәр җырында – олы мәгънә, тормыш... Һәр җырын яттан, һәр җыры йөрәктә, һәр җыры – үзе бер тарих! Рәхмәт, Шәкүр!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 декабрь 2023
    Исемсез
    Концерт ут булды 🔥🔥🔥 кабатлыйсы идеееее😎🫶🏻
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100