Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барлык сынауларны җиңеп чыга алды» – Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга 100 яшь

news_top_970_100
«Барлык сынауларны җиңеп чыга алды» – Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга 100 яшь
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

Бер төркем артистлар Әлфия Айдарскаяны юбилее белән котларга барган. Бу хакта «Интертат»ка «Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина сөйләде. Җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызлары – балерина Әлфия Айдарскаяга 25 май көнне 100 яшь тулды.

Әлфия апабыз янына барыр көнне бик зур дулкынлану белән көтеп алдык. Чөнки соңгы вакытта аның тормышында катлаулы моментлар да булды. Әлфия апа моннан берничә ел элек Санкт-Петербургта, егылып, бот сөяген сындырды, аны бирегә алып кайтып, операция ясадылар. Күптән түгел генә тагын бер тапкыр егылып, йөзенә зыян китерде. Аллаһка шөкер, аның янәшәсендә беркайчан да ялгызын гына калдырмый торган дуслары, коллегалары бар. Алар ярдәме белән ул барлык сынауларны җиңеп чыга алды, янәдән аягына басты.

Фото: © Айгөл Зәйнуллинаның шәхси архивыннан

Әлфия апа – уникаль шәхес. Олы яшьтә булуына карамастан, Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә әнисе Сара Садыйкова җырларыннан торган концертлар, бәйгеләрне оештырып тора. Шушы елларда гына да концертлар белән Мәскәүгә, Чаллыга Апаска барганыбыз булды. Бу чаралар барысы да аның пенсия акчасына оештырыла.

Минем фикеремчә, Әлфия апа кебек шәхесләребез Татарстанда болай да бик аз калды инде. Аның кебек талантларга Мәдәният министрлыгы тарафыннан да, җитәкчелек тарафыннан да күбрәк игътибар булуын, аларның тормышы белән кызыксынып, ярдәм күрсәтелеп торуын теләр идек.

Фото: © Айгөл Зәйнуллинаның шәхси архивыннан

Мин үзем инде 6 ел буе Әлфия апаның барлык проектларының концертмейстеры булып торам. Сара апа Садыйкова музыкасын башкару, Әлфия апа кебек талантлы, гаҗәеп акыллы, белемле кеше белән аралаша алуым – минем өчен бик зур дәрәҗә һәм язмыш бүләге. Без Сара апаның музыкасын кулыбыздан килгән кадәр яңгыратырга тиеш. Безнең балалар, оныклар, киләчәк буын шундый талантлы композиторларыбыз булуын онытмасын иде. Нинди шедеврлар иҗат иткән бит ул, ничек җырлаган! Сара апа да, Әлфия апа да – үз файдаларын уйламыйча, гомерләрен сәнгатькә, татар мәдәниятен үстерүгә багышлаган шәхесләр.

Гомер бәйрәме көнне бик күп артистлар җыелып, Әлфия апаның өенә бардык. Туган көнендә Әлфия апа бихисап кунаклар кабул итте. Казан мэриясеннән, Мәдәният министрлыгыннан, Апас районыннан дуслары, коллегалары килде. Аның оныгы Ольга белән танышуыбызга да бик шат булдык. Аның да Сара апа нәселе дәвамчысы икәнлеге күренеп тора – талантлы, тәрбияле.

Бик матур итеп утырдык, чәй эчтек. Чәчәкләр, бүләкләр алып барган идек. Әлфия апа бәхетле иде. Безнең өчен менә шул иң мөһиме. Сау-сәламәт булсын, тагын озак еллар концертлар оештырып торсын. Бик яратам аны. 100 яшендә аның эшләгән эшләре санап бетергесез. Әлфия апа алдында баш иям», – диде Айгөл Зәйнуллина.

Әлфия Айдарская (Әлфия Газиз кызы Айдарская) – балет артисты, Татарстанның атказанган артисты. 1925 елның 25 маенда җырчы һәм композитор Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарский гаиләсендә туа. 1944 елда Ленинград балет училищесын тәмамлый. 1941-1963 елларда Татар опера һәм балет театрында балет артисты. «Память сердца» һәм «Балет – любовь моя: Записки балерины» истәлекләр китаплары авторы. Татар сәнгатен һәм әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

Әлфия Айдарская әти-әнисенең иҗатын армый-талмый пропагандалый. Ел саен концертлар оештыра, сценарийларны үзе яза, үзе алып бара, үзе артистларны чакыра. 1990-1995 елларда Мәскәүдә (1992 елда Әстерханда), 1999 елда, үз көче белән, Газиз Айдарскийның туган авылында (Яшел Үзән районы Айдар авылында) һәм Казандагы Актерлар йортында истәлек концертлары үткәрә.Соңгы 10-15 елда Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийның юбилей кичәләрен, башкаларның ярдәменнән башка, Санкт-Петербург, Чаллы, Мәскәү, Казанда үткәрә. Сара Садыйкова җырлары белән берничә китап әзерләп чыгарды, Сара Садыйкова турында китап язды. Казанда Сара Садыйкова музеен ачу, Иске татар бистәсендә һәйкәл кую, Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» халыкара җыр фестивален оештыру мәсьәләләре белән мәшгуль.

Яшел Үзән районының Күгеш авылындагы мәктәпкә Газиз Айдарский исемен бирү, мәктәптә Газиз Айдарский мемориаль музеен, Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкова музеен, Казанның Киров районындагы 4нче татар гимназиясендә Сара Садыйкова музеен булдыру инициаторы булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100