news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Барлык кошлар йомыркасының уртасы сары, ә аксымы үтәкүренмәле буламы?

news_top
Барлык кошлар йомыркасының уртасы сары, ә аксымы үтәкүренмәле буламы?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йомырканы ватабыз да, үтәкүренмәле аксым эчендә сарысын күрәбез. Барлык кошлар да шундый йомырка саламы?

Йомырка сарысында тупланган төп матдә – лецитин, ул яралгы өчен азык булып тора. Ул саргылт төстә була. Ни дәрәҗәдә сары булуы андагы каротиноидлар белән билгеләнә, алар лецитинда эри.

Бер төргә караган кошларның йомырка сарысы төрлерәк була ала, әмма ул сары-кызгылт төс аралыгыннан чыкмый. Йомыркада аксым һәрвакыт төссез була.

Бу – кошларга гына түгел, йомырка салучы умырткалы хайваннарга да карый.

Чыганак: «Вокруг света»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар