news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов вафат дигән хәбәр таралды, әмма артистның вәкиле бу мәгълүматны кире кага

Бари Алибасов вафат дигән хәбәр таралды, әмма артистның вәкиле бу мәгълүматны кире кага

news_top
Бари Алибасов вафат дигән хәбәр таралды, әмма артистның вәкиле бу мәгълүматны кире кага
Кичә кич язучы Сергей Минаев үзенең телеграм каналында танылган артист, продюсер Бари Алибасовның вафаты турында хәбәр итте. Бу хәбәрне массакүләм мәгълүмат чаралары да таратты. Әмма берничә сәгатьтән бу хәбәрнең дөреслеккә туры килмәве ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, артист, ялгышып, сок урынына торба чистарта торган сыеклык эчкән булган, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр һәм реанимациягә салганнар иде.

"Бари Алибасов үлмәде. Вафаты турында хәбәр дөрес түгел. Аллага шөкер, ул исән. Хәле бик авыр, әмма ул исән", - дигән РБК журналистларына артистның элекке хатыны Виктория Максимова. 

Бари Алибасовның вәкиле Вадим Горожанинов та үлем турында хәбәрне кире каккан.

Сергей Минаев ялган хәбәр таратканы өчен гафу үтенгән. "Гафу итегез, мин Бари Алибасовның үлеме турында ике хәбәр күрдем һәм үземнең телеграм каналыма яздым", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар