Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов авыр хәлдә реанимациядә ята

Бари Алибасов авыр хәлдә реанимациядә ята

news_top_970_100
Бари Алибасов авыр хәлдә реанимациядә ята
"На-На" төркеменең продюсеры Бари Алибасов авыр хәлдә реанимациядә ята. 

4 июнь кичендә Бари Алибасов фатирына ашыгыч ярдәм чакырталар. Продюсер торбалар чистарта торган сыекча эчкән була. Ул хәзер Склифософский исемендәге фәнни институтның токикореанимация бүлегендә реанимациядә ята.

Бари Алибасовның хәле бик авыр, аның ашказаны дүртенче - максималь дәрәҗәдә химик пешү алган. Ул үз аңында, үзе сулый. Продюсерның ярдәмчесе Вадим Горожанкин әйтүенчә, бик уңай булган очракта да Алибасовның дәвалануы айларга сузылачак. 

Продюсерның хатыны, 81 яшьлек актриса Лидия Федосеева-Шукшинаның бу вакыйга турында ишеткәч хәле авырайган. "Комсомольская правда" язуынча, бу хәл булганда Бари үзе генә була. Лидия Федосеева-Шукшина өйдә булмый. Алибасов душ кабинасында торба чистарта. "Алибасов лимонад һәм баллы соклар ярата. Без аңа газировка эчәргә бирмибез. Ә ул шыпырт кына лимонад эчмәкче булган. Шешәләрне бутаган, ә анда бит кислота!" - дип сөйләгән продюсерның диетологы Марият Мухина. 

"Аның эчәсе килгән, ә күзлексез начар күрә. Яше бар бит. Кызыл-сары төстәге шеше күргәч, сок дип уйлап, салган да эчкән", - дип сөйләгән "На-На" төркеме вәкиле Владимир Политов. 

Төркемнең элекке җырчысы Владимир Левкин әйтүенчә, Алибасов торбаларны үзе чистарткан, иҗади кеше буларак, химик сыекчаны бутаган. Ул Алибасов исерек булган дигән фаразны кире кага: "Бари алкоголь һәм химик сыекчаларны бутарлык дәрәҗәдә эчми".

РИА Новости продюсерның табибы Виктор Шилов белән сөйләшкән. Химик сыекчаның зыянын бер ай эчендә бетереп була, әмма химик пешкән урыннар үңәчне томаларга мөмкин, дигән ул. Операция ясарга туры киләчәк. Ә инде продюсерның хәле турында аның якыннары гына белә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100