Барда районының 100 еллык юбилей концерты: «Алга таба да татар дөньясын гөрләтеп яшәргә!»
Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган «Саумы, Казан – рухи башкала!» дип аталган зур концерт узды. Чарада Барда җирлегеннән чыккан танылган артистлар, төбәкнең үзешчән башкаручылары, биючеләре чыгыш ясады. «Интертат» бәйрәм концертыннан репортаж тәкъдим итә.
Татарлар күпләп яшәгән данлыклы Барда районы быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Җәй көне генә Бардада Бөтенроссия авыл Сабантуенда кунакта булган идек, хәзер Бардалылар үзләре кунакка килде. Атна буе башкалада районга багышланган чаралар гөрләде, төп концертлар Казан һәм Арчада узды. Татарстанда Барда районы көннәре Барда муниципаль районы һәм Бөтендөнья татар конгрессы берлегендә оештырылды.
«Казанлыларга – 50 килограммнан артык Барда чәкчәге»
Бәйрәм көнне Ленин исемендәге мәдәният сарае гөрләп тора иде. Килеп керүгә кунакларны Бардалылар алкышлар, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Концерт алдыннан килгән кунаклар мәдәният йорты фойесында район турында оештырылган күргәзмә белән танышты – биредә район турында кыскача мәгълүмат бирелгән иде.
Фойеда рәт-рәт сату өстәлләре дә сузылып киткән. Барда эшмәкәрләре кунакларга үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте. Чарада Барда түбәтәе, Барда чәкчәге, башка төрле истәлекле бүләкләр сатып алу мөмкинлеге бар иде. Данлыклы Барда түбәтәе турында күпләр беләдер, ул, гадәти түбәтәйләрдән аермалы буларак, «очланып» китә, матур-матур сәйләннәр белән бизәлә. «Кызганыч, бүген аны ясаучылар гына бик күп түгел, эше авыр, өлкән, тәҗрибәле белгечләр инде бетеп бара», – дип сөйләде Барда районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Бардалылар кунакка да бүләкләр төяп килгән. Концерт карарга килүчеләр һәрберсе кайнар чәй белән Барда чәкчәген авыз итә алды.
Махсус бәйрәм өчен, Казанлыларга район хакимияте 50 килограммнан артык чәкчәк пешертте. Бик тырышып әзерләндек, саклап алып килдек, Бардабыз чәкчәгенең даны бөтен Россиягә таралган, ул – үзенә күрә бер бренд, безне аеручы билге булып тора. Бүген монда булуыбызга, милләтәшләребез белән очрашуга бик шатбыз, – дип сөйләде Барда муниципаль районының балалар бакчасы хезмәткәре.
«Урынны сугышып аласы...»
Гөрләп үткән концертның күңелне кырган бер генә мизгеле булды. Оештыручылар Барда концерты Казанда шулкадәр ажиотаж белән узар дип уйламагандыр инде – тамашачылар шулкадәр күп буласын белсәләр, бушлай итмәсләр дә иде. Әмма тамашачылар бик күп иде. Концерт башланыр алдыннан, килгән тамашачыларны мәдәният йорты залына кермәделәр. Халык ишек төбендә җыелып көтеп торды, оештыручылар ишекләр алдында су буе кеше булуын күргән булса кирәк, шулай да әлеге хәлнең ничек тәмамлануы турында уйлаучы булмады бугай. Башланыр алдыннан гына ишекләр ачылгач, барысы да ташкын булып залга атылды. Нәтиҗәдә, мәдәният йортында эшләүче кыз икенче ишекне дә ача алмады, чөнки аның үзен дә таптап китә яздылар. Әлеге этеш-төртештән соң кулларын йөрәкләренә куеп утыручылар да күренде. Этеш төртешкә эләккән бер әби минем алга килеп утырды. Аның хәле авырайды, ул озак кына хәлсезләнеп утырып торды, концертны карый да алмады, соңыннан, балалары килеп алгач, кайтып китте. Татарда булган бер чирдер инде ул – ашыгу. Концерттан соң дөнья беткәндәй гардеробка чабучылар гына ни тора!
Хәер, залга атлыгып керүчеләр бушка сугышмаган булып чыкты, чөнки барлык килүчеләргә дә утырырга урын җитмәде. Концертны басып караучылар да, соңрак Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре алып кергән эскәмияләргә утырып караучылар да булды. Кемнәргәдер ул урыннар да эләкмәде.
«Бардага без беркайчан да чит җиргә барган кебек бармадык»
Шулай бер шау-шу булып алгач, халык тынычланды, концерт рәхәт атмосферада, тыныч үтте. Беренче булып чара кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.
Бардада бар да бар! Бу сүзләр аерым бер шигарьгә әйләнде, алар тирән мәгънәгә ия. Бүген сезнең каршыгызда – Татарстанда ерак аларны якын итеп килгән данлыклы бардалылар. Сокландыргыч күренеш, бүген биредә алма төшәрлек урын юк, басып торалар, мондый бәхет һәрбер җирлеккә дә татымый. Әлбәттә, бу – еллар дәвамында даими рәвештә, өзлексез алып барылган эш турында сөйли. Татар дөньясы өчен данлыклы Барданың Казан өчен дә, Татарстан өчен дә никадәр кадерле һәм аерым бер әһәмияткә ия булучы район, җирлек булуының дәлиле булып тора. Чөнки монда бүген – иң беренче чиратта якташлар!
Бардага без беркайчан да чит җиргә барган кебек бармадык, ул безгә бик якын һәм бик кадерле. Бардага кергәндә Татарстан районына килеп кергән кебек. Ул – татар тарихында 2 мәртәбә бик югары дәрәҗәдә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздырган район буларак тарихка кереп калды. Әлеге төбәк белән безнең элемтәләр еллар дәвамында, өзлексез рәвештә ныгытылып килде. Данлыклы Барда – Казан өчен дә, Татарстан өчен дә кадерле һәм аерым бер әһәмияткә ия булган район. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Алга таба да татар дөньясын гөрләтеп яшәргә язсын, чөнки Бардада бар да бар! Сез безгә терәк, сез безгә кирәк! Быелгы Татарстандагы Барда көннәре дә дүртенче тапкыр оештырыла, бу эшләр дәвамлы булсын.
«Ике арада дуслык җепләре өзелмәсен»
Кунакларны бәйрәм белән Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов та котлады. Ул Татарстан белән Барда районының һәрвакыт элемтәдә булуын, әлеге төбәкләрне милли, мәдәни, икътисади өлкәләр бәйләп торуын искәртеп үтте.
Безнең районда 26 меңнән артыграк кеше яши, 61 авыл бар. Районыбызга быел – 100 ел, бәйрәм кысаларында бик күп төрле-төрле чаралар узып килә, ә бүген без, бергәләшеп, Казанда. Очрашуыбызның сәбәбе сөенечле. Без Казанда беренче тапкыр түгел, Татарстан белән элемтәбез Советлар Союзы вакытыннан ук килә. Бардабыз – татар халкына бик күп атаклы шәхесләр биргән төбәк. Алар Барда җирендә үсеп, татар милләтенә хезмәт итәләр. Без алар белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз. Барда белән Татарстан арасында дуслык җепләре беркайчан да өзелмәсен, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, алдагы көннәрдә дә бергә, гөрләп яшәргә язсын. Бәйрәмгә әзерләнеп килдек, район күләмендә дә күп эшләр эшләнде. Җәй көне генә зур Сабантуй гөрләде, аңа әзерләндек, авылыбызда яңа объектлар ачылды, юллар төзекләндерелде, моның өчен Пермь төбәге һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәсем килә. Шулай бергәләшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәгәндә генә тормышыбыз бәрәкәтле була. Әлеге очрашуыбыз соңгысы булмасын, сәбәпләр һәрвакыт уңай булсын.
Районы башлыгы Хәлил Алапанов Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдереп, Татарстанлыларга Барда чәкчәге бүләк итте.
Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт әйтәсе килә. Күп еллар дәверендә бергәләшеп эшлибез, нәрсәләр генә эшләмәдек, сез һәрвакыт ярдәмгә киләсез, безне бөтен чараларга чакырып торасыз. Быел үткән Сабантуйда бик зур эшләр башкардык, соңгысы булмасын!
Хәлил абый, тагын нинди социаль объект төзисегез бар, чөнки Сабантуй дип, районда боз сарае төзеп куйдылар алар. Юкка гына түгел, чөнки Сабантуйның мирасы мәңгелеккә кала. Зур рәхмәт, бик тәмле, данлыклы Барда чәкчәге! – диде Данис Шакиров, бүләкне кабул итеп.
«Татарстан белән Барда арасындагы күпер нык һәм мәңгелек булыр»
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Пермь крае Барда районының якташлары җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова:
Бу – безнең өчен зур бәйрәм. Туган ягыбызның 100 еллык юбилеен зурлап, Татарстан күләмендә үткәрү – ул горурлык та, зур җаваплылык һәм бер-беребез белән күрешергә, аралашырга сәбәп тә. Барда ягы Татарстан Республикасына дистәләгән шәхес бүләк иткән. Арабызда – барлык һөнәр ияләре арасында күренекле шәхесләр. Элек-электән ата-бабаларыбыз Татарстан белән Барда арасында күпер салып, тыгыз элемтәдә яшәгәннәр. Бүген дә Татарстанның җылысын, ярдәмен тоеп яшибез, моның өчен Татар Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка якташларыбыз исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ышанып калабыз, Татарстан белән Барда арасындагы күпер нык һәм мәңгелек булыр. Бердәм булыйк, күрешеп, аралашып яшик.
«Барда кызлары»
Бәйрәм концертында Барда җирлегеннән чыккан танылган артистлар, төбәкнең үзешчән башкаручылары, биючеләре белән беррәттән, концертта Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Йосыпова, Айгөл Хәйри, Сәнифә Рангулова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динара Фәхриева, хореография сәнгате буенча Халыкара фестивальләр һәм конкурслар җиңүчесе Эльвина Туйгульдина, Алсу Имайкина һәм башкалар чыгыш ясады.
Барда төбәге – Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразованың да туган ягы. Кызганыч, җырчы үзе райондашлары концертына килә алмады. Аның исеменнән сәламләү сүзләрен Барда районының якташлары җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова җиткерде:
Концерт алдыннан Гүзәл Уразова шалтыратты, ул бик борчыла. Гүзәл: «Мин бу концертта булырга тиеш идем. Ничек инде Гүзәл – Бардасыз, Барда Гүзәлсез була ала», – ди. Кызганыч, аның берөзлексез төрле шәһәрләрдә концертлары гөрли. Ул сезгә һәммәгезгә сәламнәрен җиткерергә кушты. «Минем Бардам да, якташларым да һәрвакыт йөрәгемдә. Кайнар сәлам белән, Барда кызы Гүзәл!» – дип сәлам җиткерде Элеонора Әбүбәкирова.
Барданың тагын бер моңлы кызы – Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова. Ул кунакларга үзенең җырларын бүләк итте, якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сезне күрүемә бик шатмын. Безне, Бардалыларны хөрмәт итеп, яратып, концертка килгәнегез өчен сезгә мең рәхмәт. Чулпан Йосыпова һәм Барда һәрвакыт бергә булды. Бергә йөри һәм йөриячәк тә. Кайда гына барсам да, кайда гына йөрсәм дә, иң беренче үземне «Мин – Барда кызы!» – дип горурланып сөйлим. Алга таба да шулай булыр, дип өметләнәм. Бик шатланам Казан белән Барда арасындагы күпер шундый ныклы, төпле булганына, исән-сау булыйк, һәрвакыт аралашып яшик.
Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр, Барда районы турында әзерләнгән видеоязмалар белән үрелеп барды. Бардалылар чараны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җыр-гимнын бергәләп башкару белән тәмамлады, икенче көнне концерт Арчада тәкъдим ителде.
- Барда (искечә – Каҗмакты) авылы – Пермь краеның Барда районы үзәге. Төбәкнең иң зур авылы. Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта, Пермь краеның көньягында, Урал таулары итәгенә урнашкан. Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе – татарлар.