Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәрәңгеләр җир өстендә ята» - Саба районы авылларын көчле яңгырдан соң су баскан

Бүген Татарстанда явып үткән көчле яңгыр Саба районы авылларына бик зур зыян китергән.

news_top_970_100
«Бәрәңгеләр җир өстендә ята» - Саба районы авылларын көчле яңгырдан соң су баскан
Гөлйөзем Шакирова җибәргән фото-видеолар

Кичә телефоннарга көчле яңгыр, яшен булачагы, боз яву ихтималы турында шторм кисәтүе килгән иде. Ләкин гарасатның кайсы районнарда булачагын, кайсы якларны читләп үтәчәген алдан белеп булмый шул. Бүген Татарстанда  явып үткән көчле яңгыр Саба районы авылларына бик зур зыян китергән. Урамнар, яшелчә бакчаларын су баскан, яңгыр яңа шытып чыккан бәрәңгеләрне актарып чыгарган.

«Авылда 30 ел торып, мондый хәлне күргәнем юк иде»

Мессенджерларда таралган видеоларны күреп, иң беренче итеп, Завод Нырты авылында яшәүче Гөлйөзем апа Шакировага шалтыраттык.

Яңгыр бик көчле булган. Мин үзем Олы Нырты авылында кибеттә эшлим. Анда яңгыр алай ук ормады, азрак боз гына явып үтте. Ирем белән эштән кайтырга дип чыккан идек: «Сезнең авылны су басты, сез нишләп һаман монда?» – дип хәбәр иттеләр. Без кайтып кергәндә капка төпләре машина белән кереп туктарлык түгел, су бөтен җирләрдән елга булып ага иде.

Хәзер суы китте инде, ләкин урамнарга ләм утырып калды. Бөтен яшеллегебез, матурлыгыбыз югалды. Яңгыр суы, басуларны ярып, бөтен пычракны авылга алып төште.

Бәрәңгеләрне яңа утырттык, әле тишелеп кенә киләләр иде. Яңгыр туктагач чыгып карадым - күбесен актарып чыгарган, ап-ак булып җир өстендә яталар. Ә күршеләрнең бакчасы уртасыннан су буразна булып акты. Бәрәңгеләрне кире утыртып чыгасы була инде хәзер… Фермерларның басулардагы икмәкләренә дә хәйран зыян килгәндер.

Яшелчәләргә күз салмаган әле. Ачыклыкта иде, беткәннәрдер инде. Боз да әйбәт яуган бит.

Мин бу авылда 30 ел торам,  мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Моннан да зур хәвеф-хәтәр бирмәсен инде Ходай. Әле җәй башлана гына, монысына ничек тә түзәрбез». - дип сөйләде Гөлйөзем апа.

Ул авылда иминиятләштерү буенча агент булып эшли икән. Кирәге чыга калса дип, үзе төшергән видеоларны да юллады. «Хуҗалыгыбызга зыян килде дип мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Мондый табигать бәла-казалары китергән зыян өчен акча түләнә, - диде ул. 

«Авыл уртасыннан гөрләп басу суы төште»

Олы Арташ авылының бер очын шулай ук су баскан. Бу хакта авылда яшәүче Айгөл Сәлахиева әйтеп үтте.

Авылның уртасыннан гөрләп басу суы агып төште. Авылның бер башын су тулысынча басты. Күрше Татар Икшермәсе авылында да бик нык яуган дип сөйләделәр.

Безнең бакчаларга зыян килмәгән. Елга кырыенда яшәүче кешеләрнең хуҗалыкларына су менеп җиткән. Мишә елгасы ташып, кайбер урамнарны баскан. Сабантуй уза торган урыннар да тулысынча су эчендә утыра.

6 июньдә бездә көчле яңгыр яуган иде инде. Әмма бүгенгесе аеруча куркыныч булды, - дип сөйләде ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100