news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бар иде бер Шамский... Ягез, бер дога!

news_top
Бар иде бер Шамский... Ягез, бер дога!
Фото: © «Интертат", Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегендә Расих Шамскийны искә алдылар. Язучы, шагыйрь, драматург Хәбир Ибраһим ел саен 1 апрель уңаеннан берлектә кичә уздыра. Быелгысы Шамский хөрмәтенә иде.

  • Расих Шамский – шагыйрь, җырлар авторы. Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруындагы «Кар булсаң, каралмам» җырының сүзләрен ул язган.

Хәбир Ибраһим:

Үзе белән: «Саф һава директоры Расих Шамский әл-Мөндеши», – дип таныштыра иде, чөнки ул Арчаның Мөндеш авылыннан. «Мин - Расих Шамский, «разгильдяй Казанский», яратам шампанский, 41ле ботинка киям, яшь матур кызлар сөям», – ди иде. Һәр сүзгә экспромт белән җавап бирә иде».

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

Мин көлке көненә багышланган кичәдә көлкеле сүз әйтергә тиеш. Расих үзе монда булса, гитарада уйнап җырлар иде. Ул җыр сүзләрендә мәгънә булмаска да мөмкин, халык җырлары кушылган булырга да мөмкин. Мәсәлән:

«Агыйдел каты ага,

Рәхмәт яусын Гатага,

Көтмәгәндә китереп типте

Мәхүбҗиһан апага».

«Саф һава директоры» дигәннән, 1986-87 елларда «Яшь ленинчы» редакциясеннән китеп, Бишнә совхозына барып шабашка эшләп йөрдем. Хезмәт кенәгәсендә дә: «Төзүчеләр бригадасы бригадиры» дип язылган. Отпускка чыккан таныш-белешне шунда эшкә алып киттем – сусаклагыч ясадык. Бишнә авылы халкы әлегә кадәр шул сусаклагычтан су эчә икән. Футбол кыры кадәр ферма түбәсен калай белән яптык. Отпусклары беткән кешеләр китә бара, мин Казанга барып, «Кысла» сыраханәсендә яңа кешеләр «аулыйм». Берзаман Расих Шамскийны очраттым: «Әйдә, эшләрсең дә, саф һавада да суларсың», – дим. Ул, мәрхүм, бик эшли торган кеше булып чыкмады, түбәдә башы әйләнә булып чыкты. Егылып төшеп харап булмасын дип, учак ягып, чәй кайнатып йөрергә куштым. Шуннан, Расихның акчасын сорап, минем янга кызлар килә башлады, «Бурычы бар иде», – диләр. Эш беткәч, Казанга теге кызлар янына барып, акчаларны түләп йөредек. Кызларның берсе кочаклап елады... мине түгел, Расихны: «Ышанычымны акладың», – диде. Аннары бергә калдылар алар...

Автор-башкаручы, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев:

Без Расих белән 1989 елдан таныш... Берәр кызыклар сөйлим әле. «Сожительница»лары күп иде инде аның. Йә бер хатын белән тора, йә икенчесе... аларның балаларын да ярата, «кызым», «улым» дип йөртә иде. Бервакыт: «Кызым белән опера-балет театры янына бардым әле. Бер матур чәчәк күрсәткән идем, йөгереп барып өзеп алды да миңа: «Мә, әти», – дип, китереп тә бирде. Мин шул мизгелдә язып аттым», – ди. Аның кесәсендә һәрвакыт кәгазь белән ручка йөри иде. «Чәчкә өзмә, ул бит синең, кызым, нәни туганың. Синең мин бар, ә чәчәкнең яклаучысы юк аның. Шулай, кызым, соклан аңа, тик читтән генә карап, матурлыкны күрә бел дә, син тере килеш ярат».

Язучылар утыра, эшләгән эше булмаса да, берсе олпат язучылар алдында мактана, ди. «Зур эт булу язмаган һәр урам көчегенә, «янып яшәдем», диде тәмәке төпчеге дә». Ә күрешкәндә: «Расих Шәмс-әл Мөндеши-ибн-Хафиз-Арчалы», – дип җибәрә иде.

Фото: © «Интертат», Рузилә Мөхәммәтова

Җырчы Зөлфәт Зиннуров:

Миндә сөйләрлек тарихлар да юк. Әмма әйткән бер сүзе гомергә күңелемә кереп калды. Ул Казанның Яңа Савин районында «Универсам» тирәсендә яшәп алды. Үләренә 1-2 атна калгандыр. Салкын вакытлар... «Бар инде, Расих абый, кайтып кил авылыңа. Мунчалар кереп килерсең», – дип акчалар да биреп калдырдым. 3-4 көннән тагын күреп чыктым. «Кайтмадыңмыни?» – дим. «Юк, кайтмадым», – ди. «Нишләп кайтмыйсың?» – дигәч, кулын иңбашыма куйды да: «Беләсеңме, энекәш, болай яшәү миңа күбрәк ошый төшә, күрәсең», – диде. «Исәнлектә», – дип, китеп барды. Расих Шамский белән соңгы күрешү шул булды. Һәр кешенең үз фәлсәфәсе бар, һәр кеше үзенчә яшәргә тырыша, һәр кеше үзенчә яшәргә хаклы. Без бит инде кешеләрне алай ярамый, болай тиеш, тегеләй тиеш, дип өйрәтергә яратабыз, аның сүзләреннән мин нык уйга калган идем.

Айдар Тимербаев: Бер «сожительницасы» янына авылга кайтырга чыгып киткән...

Ркаил Зәйдулла: Сожительница татарча ничек була соң ул?

Зөлфәт Зиннуров: Карават күршесе.

Айдар Тимербаев: Никахсыз гына яшәп тора торган хатын дип аңлыйм. Ул үзе «сожительница» дип сөйли иде, аныңча булсын инде.

Ркаил Зәйдулла: Бу аның терминологиясеме?

Айдар Тимербаев: Бу шакый икән – ачмыйлар, тагын шакый... Шул вакыт ишек ачылып киткән, бер кеше майкадан гына басып тора икән. «Бөтен көчемне җыеп, кире борылып киттем», – ди. Трамвай тукталышында басып тора икән. Шунда язып аткан. «Ничә еллар утырып йөреп халәтеңне бүген аңладым бугай: син дә мөгезле икәнсең, и трамвай...»

Яшь вакытта сөйгән кызын башка егет озаткач, хәйран бәйрәм иткәч, кар базы өстенә бау элгән дә шигырь язып калдырырга уйлаган:

«Берәр шуклык эшләп куйсам әгәр,

Уйламагыз бу, дип, азынган.

Яңа гына яши башласам да,

Миңа инде кабер казылган.

Күз алдымда кара кабер тора,

Тактасы да әзер ләхетнең.

Бу дөньядан китеп барам инде,

Татымыйча бәгьзе бәхетне.

Ә яшисем бик-бик килә иде..».

Әмма күрше егете шешә күтәреп кергәч бау онытылган… – диде ул.

Зөлфәт Зиннуров Расих Шамский белән иҗат иткән «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» һәм «Ташка аш» җырларын башкарды:

«Аш белән ат, диде әти

Таш белән атканнарга.

Тырыштым, әти, дөньяны

Син әйткәнчә аңларга,

Син әйткәнчә аңларга.

Аш бирәсе килми башның,

Кырык җирдән тишелгәч.

Аш биргән саен таш ява,

Нишлим, әткәй? Бир киңәш…»

Хәбир Ибраһим да Шамский шигырьләрен искә төшерде: «Ул бит сәрхуш диеп, минем хакта берәрсе әйтсә әгәр, багалмам, гаҗәпләнмә, сәрхуш җәмгыятьтә бер мин генә аек калалмам».

Кичәдән соң икенче көнне язучы, журналист, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнованы очраттым. Кичәне искә алгач ул үз истәлеген сөйләде:

Шамский турында сөйләгәндә, исереклек темасы өстенлек алды. Миңа бу ошамады. Минем бик матур истәлегем бар иде. Университетны бетереп, пединститутка эшкә килдем. Мин яшь кыз. Тулай торакта кичәләр узганда укытучылар дежур тора иде. Бер кичәдә мин дежур идем, төнге 11дә бетереп чыктым. Кап-караңгы, транспорт юк, Совет мәйданына кадәр кайтырга кирәк. Шунда минем янга озынрак чәчле, йомшак борынлы малай килә. Аның йөзе баланыкы кебек иде, мин аны шулай «йомшак борынлы малай» дип атадым. «Гәүһәр апа, мин сезне озатам», – ди. Авыл баласы бит инде: «Кире ничек кайтырсың?» – дим. «Минем өчен борчылмагыз», – ди. Озын юлны сөйләшә-сөйләшә кайттык. Минем өчен Расих Шамский шундый булып хәтердә калды. Соңрак мин аны нәшриятта эшләгәндә дә, «Идел»дә эшләгәндә дә очрата идем, ул инде башка халәтләргә кергәли иде. Миңа ул һәрвакыт ихтирамлы булды. Шуңа бу кичә дә, аның хәле дә минем өчен авыр булды. Бик жәл...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар