Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр

Башкортстандагы Салават шәһәрендә банктан 23 миллионнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаның ире Маратка балалары белән күрешергә рөхсәт иткәннәр. Бу турыда "Башкорстан" телевидениесе хәбәр итте.
Луиза хәзерге вакытта СИЗОда утыра. Аның ире Марат Хәйруллин өй арестында. Арестны тагын ике айга озайттылар. Маратка балалары белән күрешергә, алар белән ике сәгать урамда йөрергә рөхсәт иттеләр. Марат балаларны мәктәпкә илтә алачак, диелә хәбәрдә.
Марат "аеруча зур күләмдә урлау" маддәсе буенча җинаять эше фигуранты булып тора. Аның хатыны Луиза Хәйруллинага карата "Акча үзләштерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 3 сентябрьдә аны тагын ике айга - 2 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгардылар.

Луиза Хәйруллина "Россельхозбанк"та кассир булып эшли. 27 майда ул 20 миллионнан артык акча урлый һәм Салават шәһәреннән чыгып кача. Аның белән ире һәм ике баласы да була. Алар бер ай чамасы качып йөрде. Бу гаиләне Казанда тоткарладылар.
- "Луиза балаларын сагына": 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми, дип язган идек.