Банктан 20 миллион урлаган Луиза Хәйруллинаның кулга алынуы - МВД кадрлары
Банктан 20 миллион урлаган Луиза Хәйруллинаның кулга алынуы - МВД кадрлары
Банктан 20 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны Казанда, Чуйков урамындагы арендага алган фатирда кулга алдылар. Эчке эшләр министрлыгы сайтында видеоязма чыкты.
Ул сорауларга җавап бирүдән баш тартуы хакында әйтә, камерага арты белән басып тора.
Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк әйтүенчә, Җинаять кодексының 4 маддәсе буенча эш кузгатылган. "Оператив тикшеренү вакытында аның гаиләсе белән Казанда качып ятуы билгеле булды. Хәзер тиешле оператив-тикшерү эшләре алып барыла. Акчаның кайда икәнлеген ачыклау бара", - дигән ул.