Балык Бистәсе районында янәдән бруцеллез табылган: әлеге вакытта анда вазгыять нинди?

Бруцеллез – һава, ризык аша терлектән – терлеккә, терлектән – кешеләргә, кешедән терлеккә күчә торган йогышлы чир. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы системаларының зарарлануына китерә.
Сыерларда әлеге авыру үле бозау тудыру (бозау ташлау, салу) белән характерлана. Карындагы яралгы 6-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле тарала.
«Авылларда малларны көтүгә чыгару туктатылды»
Узган ел азагында бруцеллез авыруы Балык Бистәсе районында табылган иде инде. Ул вакытта Балык Бистәсе районы Бикчурай авылында шәхси эшмәкәр «Хәбибуллин» хуҗалыгында булган. Бу мәкерле чир тагын Балык Бистәсе районында барлыкка килгән. «Бариев Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Кама-Агро» ошмасында табылган.
Бу хәбәр билгеле булгач та, без Балык Бистәсе районының баш ветеринар табибы Рамил Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.
Район буенча мал-туарны тикшерәбез. Белүегезчә, бруцеллез – бик аяныч нәтиҗәләргә китерә торган авыру. Корбан гаете алдыннан билгеле булды. Бездә махсус урыннарда да Корбан чалу да кичектерелде, – дип сөйләде ул, шалтыраткач.
Шулай ук Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Инсаф Мингалиев белән дә элемтәгә кергән идек:
Авылларда малларны көтүгә чыгару туктатылды. Халык, әлбәттә, борчыла. Ләкин бу эшкә аңлы карый. Һәрберсенең малын чирдән саклап каласы килә. Авыл халкы өчен малның исәнлеге мөһим бит, – диде ул.
КФХ «Бариев Р.Г» җтәкчесенә шалтыратып караган идек, тик элемтәгә чыга алмадык.

Инсаф Мингалиев
Фото: Балык Бистәсе районының рәсми сайтыннан алынды
Эшчеләрнең берсенә «бруцеллез» диагнозы куелган
«Бариев Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Кама-Агро» компаниясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге белгечләре санитар-эпидемиологик тикшерү уздырган.
Сөт цехында һәм терлекчелек фермасында тикшерүләрдән соң, санитария кагыйдәләре һәм хезмәт шартлары таләпләрен җитди бозулар ачыкланган. Биналарның санитария-техник һәм гигиена торышы канәгатьләнерлек түгел, хезмәткәрләрнең ял итү һәм ашау өчен аерым урыннары булмавы билгеле булган. Өстәвенә, эшчеләр шәхси гигиена чаралары белән тәэмин ителмәгән, эш урыннарында хезмәт шартлары тикшерелеп тормаган.

Фото: © ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Кама-Агро» компаниясенә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән, шулай ук эшчәнлекне вакытлыча тыю турында карар рәсмиләштерелгән. Сабакай авылындагы сөт цехы һәм Олы Елга авылындагы ферма 90 тәүлеккә ябылган.
Моннан тыш, мондагы эшчеләрнең берсенә «бруцеллез» диагнозы куелган. Әлеге вакытта авыру контрольдә тотыла, пациент дәвалана.