Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык белән тәкә рецепты

news_top_970_100
Балык белән тәкә рецепты
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Актаныш районында балык пирогы – тәкәсен шушы рецепт буенча пешерәләр. Башка районнарда мондый ризыкны белмәүчеләр дә бар. Шул уңайдан, мойва балыгы белән тәкә рецептын тәкъдим итәбез.

Эчлек өчен мойва балыгы, тары боткасы һәм суган кирәк. Мойва балыгын чистартып, тоз белән болгатабыз. Тары боткасын суы үтә күренмәлегә әйләнгәнче юабыз. Суганны вак итеп турыйбыз.

Камыр өчен 1 стакан катык, 2 йомырка, 2 аш кашыгы сыек май, ярты стакан җылымса су, ярты чәй кашыгы сода, бер чеметем тоз һәм он кирәк. Камырны басып, кечкенә кисәкләргә бүлеп җәябез. Бу рецепт буенча камыр гадәттә 16-18 тәкәгә җитә.

Җәелгән камыр өстенә суган, тары, балыкны өстенә-өстенә ике кат итеп тезәбез һәм тәкәне бөгеп куябыз.

Мичтә 45 минут пешерәбез. Алгач, йомшасын өчен, 15-20 минут каплап торырга кирәк.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100