Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтачның Салавыч лицеенда игезәк хәрбиләр Фәйзрахмановларга мемориаль такта ачылды

Махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановлар 1986-1994 елларда Яңа Салавыч башлангыч һәм Салавыч урта мәктәбендә укыганнар.

news_top_970_100
Балтачның Салавыч лицеенда игезәк хәрбиләр Фәйзрахмановларга мемориаль такта ачылды

Бүген Балтачның Салавыч күп профильле лицеенда махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булган Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановлар хөрмәтенә истәлекле билге – мемориаль такта ачылган. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Фәнис Фәйзрахмановның хәләл җефете Рима Ершова хәбәр итте.

Фото: ©

Тантаналы чарада Балтач муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, бертуган Фәйзрахмановларның туганнары, якыннары, дуслары, классташлары, хезмәттәш чик буе сакчылары катнашкан.

Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановлар 1986-1994 елларда Яңа Салавыч башлангыч һәм Салавыч урта мәктәбендә укыганнар. Махсус хәрби операция башлангач, Фәнис Фәйзрахманов, мобилизацияләнеп, беренче көннән үк шул якларга китә. Тәне пешеп, госпитальдә дәвалангач, аннары 1 ай өйдә тернәкләнгәч, кабат ил хакына хезмәткә кузгала. Бераздан игезәге Рәнис Фәйзрахманов та контракт төзеп, хәрби хезмәткә юл ала. 2024 елның октябрендә икесе дә батырларча һәлак була.

Егетләр вафат булгач, Рима апа классташлары, хезмәттәшләренең зур булышлык күрсәтүен әйтте. «Мин аларга бик рәхмәтле. Классташлары шулкадәр игътибарлы: һаман шалтыратып, хәл белеп йөриләр. Бик сагынабыз, юксынабыз якыннарыбызны», – дип, «Интертат» аша рәхмәтен җиткерүне сорады.

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100