Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтачның Балига әйләнгән чагы: укытучыларга шешәдән пальмалар ясарга кушканнар

Татарстанның иң төньягында урнашкан Балтачтан тропик ясарга уйлаганнар. Язга кадәр мәктәпләрнең шешәдән эшләнгән пальма агачлары булырга тиеш икән. Әмма кайбер укытучылар моны экологик тәрбия дип түгел, укытучыларны мыскыл итү дип бәяләгән. «Интертат» «пальма агачларын» тикшерде.

news_top_970_100
Балтачның Балига әйләнгән чагы: укытучыларга шешәдән пальмалар ясарга кушканнар

Юкка гына укытучылар турында «Сез иң сабыр кеше икәнсез» дип җырламыйбыз инде. Балалар белән эшләү өчен бертөрле сабырлык кирәк булса, мәктәптәге башка эшләр өчен икенче төрле сабырлык кирәк. Асфальт та юалар, юл кырыйларын да чабалар, агач төпләрен дә агарталар, сәхнәгә дә менеп бииләр, сайлау белән җанисәпне дә үткәрәләр, бер генә җыелышны да калдырмый безнең мәгариф хезмәткәрләре. Шуңа өстәп, кәгазь өемендә күзләрен дә күтәрми эшләргә, балаларга белем дә бирергә, олимпиадаларда урын да алырга кирәк.

«Укытучыларны мыскыл итүнең яңа ысулы бу»

 «Укытучыларга шешәләрдән пальма ясарга кушканнар. Башка эшләре әз. Идиотизмның чиге юк. Бу болай да мескен катламны мыскыл итүнең яңа ысулыдыр инде», — дигән эчтәлекле хат Балтач районыннан килеп төште. Аннан аңлашылганча, мәктәпләр пальмалар ясарга тиеш икән. «Мәктәп директорларына 2022 елның язына кадәр пластик шешәләрдән пальмалар ясауны йөкләргә», — дигән фәрманының фотокүчермәсе дә бар Балтач җитәкчелегенең.

Бу мәгълүматны социаль челтәрләргә дә урнаштырганнар.

 «Аңлый алмыйм, нигә кирәк икән бу пальмалар? Балтачтан Бали ясарга җыеналармы әллә?», «Укытучының бүтән эше юк бит пальма корудан башка», «Укытучының дәрәҗәсен төшереп бетерделәр», — дип уфтана Балтач укытучылары.

— Районның Башкарма комитеты фәрманы белән бергә ул пальманың ниндирәк булырга тиеш икәнен күрсәткән фото да җибәргәннәр. Төрле төстә, төрле шешәләрдән булырга мөмкин дип тә язганнар. Мәгариф җитәкчесенә бөтен мәктәпләргә дә бу боерыкны әйтеп чыгу йөкләнгән. Нәрсә аңлатканын да, нәрсәгә ясарга кирәклеген дә аңлатмадылар. Пальманы киләсе ел белән дә бәйләп булмый бит. Белмим дә инде.

Мондый хәл беренче тапкыр. «Язга хәтле эшләп бетерергә», - дип язганнар. Ә пальма ни өчен? Балтач Балига әйләнергә җыена микән соң әллә пальмалар ясатып? — дип сөйләп китте Балтачның бер авылында яшәүче ханым. Исемен әйтергә теләмәгән ханымның ире укытучы булып эшли икән.

Аноним бу хәлне болай да кимсетелгән укытучыларны мыскыл итү дип атады. «Авыл кешесе күндәм шул инде», — диде ул.

— Укытучыларның болай да эшләре күп. Кәгазь эше белән укытырга көч калмый кайвакыт. Мондый галәмәт, миңа калса, бөтенләй абсурд. Укытучыларны болай да булдыра алганча мыскыл итәләр. Хезмәт хакы да кечкенә: авылда 20-25 мең алалар. Кимсетү дип аңлыйм мондый әйберләрне. Сүз әйтми торган катлам булгач, мыскыл итәләр.

Мәктәп ясарга тиеш дигәч, аны директор үзе ясап утырмаячак бит инде. Балалардан шешәләр җыеп, укытучылар ясаячак инде аны. Авыл мәктәбендә тагын кем эшләсен?!

«Акчагызны кисәбез», — дип әйтүчеләр булмады. Авыл кешеләре шәһәрнекеләргә караганда күндәмрәк бит инде. Кушалар икән, шунда ук эшлиләр инде, — дип сөйләде ханым. 

Мәгариф бүлеге: «Шешәдән пальмалар ясау экологик тәрбия өчен кирәк»

Шешәдән ясалган пальмаларның үзенә күрә бер мәгънәсе дә бар икән бит. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Камил Мөхәрләмов пальмаларның экологик акция максатыннан паркта аллея ясау өчен кирәк булуын әйтте. Ясамаган мәктәпләргә штраф булмый, ди. Җитәкче сүзләреннән укытучыларның җилкәләреннән эш төшмәгәнен дә аңладык. Чөнки кышмы, язмы, җәйме — барыбер ясыйсы бит.

— Җәйгә шундый аллея ясау планлаштырыла. Мөмкинлеге булган мәктәпләр буш шешәләрдән пальмалар ясый алалар. Мәҗбүри түгел, кем эшли ала. Бу экологик тәрбия максатларыннан эшләнелә. Без батарейкалар да җыябыз, пластик та бик күбәйде хәзер. Шуларны җыеп, бер аллея ясап куйсак, матур да булыр, балаларга экологик тәрбия дә булыр дигән идея бу әлегә. Пальмалар ясау Яңа ел, сыннар белән бәйле түгел.

Бу боерык түгел, тәкъдим генә әле. Аның бернинди дә нигезләмәсе юк. «Уйлый торыгыз, планлаштыра торыгыз», — дип без шул идеяны мәктәпләргә җиткердек кенә. Бәлки берәр конкурс шикелле итеп игълан итәрләр. Бәлки бүләге дә булыр, — диде бу хакта Камил Мөхәрләмов.

«Ә нигә пальма соң ул?» — дигән соравыма җитәкче төгәл җавап бирә алмады. «Укытучылар моны кимсетү дип кабул итә», — дигәч, «бәлки нәкъ менә пальма гына булмас», — дип әйтте.

— Кайдадыр, Сочидамы, пальмалар аллеясы бар икән. Безнең бер-ике хуҗалыкта да ясалган пальмалар бар. Бик матур булып тора. Шуны фотога төшереп, мәктәпләргә җибәргән идек. Мәктәптә барыбер балаларның да, укытучыларның да идеялары күп бит инде.

Бәлки нәкъ менә пальма да кирәк түгелдер. Кем нәрсә булдыра ала дип әйтергәдер бәлки. Штрафлар булмаячак, юк, юк, — дип кабатлады мәгариф бүлеге җитәкчесе.

«Укытучыларны эксплуатацияләргә ярамый»

Балтач кешесе, «Халык контроле» төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең ТР буенча бүлеге советы рәисе Рафаэль Шакиров моңа каршы булуын әйтте. «Укытучыларның үз эшләре дә бик күп», — ди ул.

— Бу бөтенләй начар фикер. Укытучылардан болай да кар бабайлар ясаталар бит инде. Бер елны Яңа ел алдыннан бик салкын көнне куып чыгарганнар иде. Алар, мескеннәр, ясадылар инде. Минемчә, укытучылар үз эшләре белән шөгыльләнергә — балаларга белем бирергә тиеш. Аларның болай да эше күп. Укытучыларны эксплуатацияләргә ярамый.

Алар көне буе балалар белән, гаиләләре бар. Авылларда малы да, бакчалары да була. Пальма ясап утырырга каян вакыт табарга тиеш алар? — ди Рафаэль Шакиров.

Миләүшә Хәбетдинова: «Укытучылардан чүп аралаучы да ясыйкмыни инде?»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова шешәдән пальмалар ясауны «безвкусица һәм антисанитария» дип атады. «Укытучы сайлау белән дә шөгыльләнә, имзалар да җыя, халык санын да ала. Укытучының балаларны укытырга вакыты да юк хәзер. Укытучылардан чүп аралаучы да ясыйкмыни инде?» — диде ул.

—  «Дикость» һәм «ужас!» Мин моңа каршы. Укытучылар пальмалар ясарга тиеш түгел, билгеле. Укытучы балаларны укытырга тиеш. Экологик тәрбия бирәселәре килсә, «субботник», макулатура җыю акцияләре уздырсыннар. Пальма ясатып, без укытучының кол булуын күрсәтәбез. Без укытучыларны шәхес итеп тоймый башладык. Монда да укытучыны җигәргә кирәк түгел.

Укытучы балаларны кайчан укытырга тиеш соң? Ул сайлау белән дә шөгыльләнә, имзалар да җыя, халык санын да ала. Укытучының балаларны укытырга вакыты да юк хәзер. Көне буе таблица тутыра ул. Авылларны әйтәсе дә юк. Бер районда укытучылар агачларны агартып, асфальт юып йөрделәр. Алардан хәзер чүп аралаучы да ясыйкмыни инде?

Экологик тәрбия — ул реаль мисал. «Менә пластик, без аны кулландык. Аның куллану срогы бетте һәм без аны тапшырдык. Шул утиль чүптән менә мондый әйбер безгә кире кайтты», — дип күрсәтергә кирәк балаларга. Безне дә: «Менә шуның кадәр килограмм макулатура җыеп, без күпме агачны саклап калдык», — дип тәрбияләделәр. Балаларга экологик тәрбия бирү өчен утильләштерү процессы да ел дәвамында эшләргә тиеш.

Миләүшә Хәбетдинова укытучыларга шешәдән пальма ясап түбәнсенмәскә һәм мондый очракларда Роспотребнадзорга хәбәр итәргә киңәш итте. «Кояшта җылынып, ис чыгарып утыра торган пластик пальма ясаганчы, Саба Лесхозыннан алып кайтып, агач утыртсыннар», — диде ул.

— Табигатьне синтетик пальма ясап сакламыйлар инде. Пальма — ул чүпкә һәйкәл. Бу — антисанитария. Әле пластик кояшта җылынып, ис чыгара, яна.

Укытучы буларак, миңа мондый эш кушсалар, Роспотребнадзорга шалтыратыр идем. Анда махсус кайнар элемтә эшли, «парк территорияләрен бизәү таләпләре» дигән документлары эленеп тора аларның. Хәзерге көндә паркларны шешәләрдән эшләнгән пальмалар белән бизәүне мин күз алдына китерә алмыйм!

Урманнар кырылып бетте, тирә-юнь чүлгә әйләнеп бара. Саба районындагы Лесхозында агач бетмәгән. Барып алсыннар да, агач утырту акциясе оештырсыннар. Совет чорында утырткан агачлар бетте бит инде. Синтетик пальма ясаганчы, миләш утыртсыннар, — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

Эколог: «Район үзәгендә пластик аунап яту — ул пычрак чыганагы»

Пластик пальма ясау экологияне саклыймы-юкмы икәнен ачыклар өчен КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты, билогия фәннәре кандидаты Галия Шәйхетдинова белән элемтәгә кердек.

— Минемчә, пластик пальмалардан аллея турындагы идея кирәксез һәм хәтта зарарлы. Пластик шешәләрне эшкәртеп, кабат файдаланырга кирәк. Аларны һәйкәл ясап, саклап калу аша түгел.

Өстәвенә, бу скульптуралар нык булмый. Алар җимерелергә дә мөмкин. Район үзәгендә пластик аунап яту — ул табигатне пычратуның чыганагы булмыймы? Аннары, укытучыларның башка шөгыльләре юкмы?

Ә аллеяны, әлбәттә, ясарга кирәк. Нинди дә булса матур агач, мәсәлән, карагай, пихта яки алмагач утырту да яхшы булачак. Утырту материалын табу кыен түгел — янәшәдә генә Саба районында селекция-орлыкчылык үзәге бар. Мондый аллеяның файдасы күбрәк тә булачак. Чөнки тере агачлар кислород җитештерәләр, углеродны киметәләр. Әле тирә-юньне дә матурлап, бизәп торалар, — дип сөйләде Галия Шәйхетдинова. 

Балтач аллеясының киләчәге турында

Һәр районның ниндидер символик урыны була бит. Бөтен килгән кеше шунда фотога төшә. Мамадышта — Эйфель манарасының кечерәйтелгән варианты, Актанышта — «Бабайда кунакта» паркы, мәсәлән.

Балтачта булганны пластик шешәдән эшләнгән пальмалар аллеясы янында төшеп исбатларга һәм «горурланырга» мөмкин булуы бар киләсе җәйгә.

Экологик тәрбия һәм эшләп үсү — бик шәп, әмма шешәдән агач ясап түгел бит инде. Укытучыларның да җиргә тияргә әз генә калган җилкәләреннән дә төшәргә вакыт җиткәндер. Тынычлап, берәр көн дәрес укыту белән генә шөгыльләннәре дә юктыр инде аларның. Чүптән һәйкәл генә ясыйсылар калды.

Балтач аллеясын «Интертат» алга таба да күз уңында тотачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100