Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Балтач районында 13 яшьлек малай вафат: «Энесенең туган көненә тортны бизәп калдырды»

Кичә Балтач районы Арбор авылында 13 яшьлек баланы җирләгәннәр. Рамазан энесенең туган көнендә, 2 гыйнварда, тау шуарга киткән җиреннән көч хәлгә кайтып җиткән һәм әнисе кулында җан биргән.

news_top_970_100
Балтач районында 13 яшьлек малай вафат: «Энесенең туган көненә тортны бизәп калдырды»
Фирдания Шәрәфиева

Яңа елның икенче көне Шәрәфиевлар гаиләсе өчен зур кайгы алып килә. Гаилә олы улларын югалта.

«Шундый әйбәт, бик акыллы, тәртипле бала иде»

Ул хәбәр чыннан да дөресме икән дип башта авыл җирлеге башлыгына шалтыраттым. Азат Нотфуллин раслады.

Чана шуып кайтканда хәле беткән. Аның белән бергә иптәшләре дә булган, берсе йөгереп кайткан да малайның әнисенә хәбәр иткән. Ул бик тәртипле гаилә. Әти-әнисе белән Казанда яшәгән, каникулга әби-бабасы янына кайткан булган. Ул үзе авылда үскән бала инде, каникул саен кайта торган булган. Бабасы әле дә колхозда эшли, әбисе пенсиядә инде, бик әйбәт гаилә, — диде ул.

Азат абый баланың бабасының бертуганының номерын бирде. Мәхруза апа Галләмова күршеләрендә генә яши икән.

Энемнең оныгы ул, — дип әкрен генә сүз башлады апа. —  Нәрсәдән үлгәне дә билгесез әле. Кичә ярдылар инде, ун көннән соң нәтиҗәсе кайта. Рамазан кечкенәдән авылда үсте инде. Шундый әйбәт, бик акыллы, тәртипле бала иде. Бөтен кеше елады. Августта 14 яшь туласы иде, бик кызганыч. Бик эшчән бала иде, — диде туганы.

«Үз кулларым белән идәнгә салдым баламны»

Рамазанның әби-бабасының өй телефонына шалтыраттым. Әнисе Фирдания апа баласы турында күз яшьләре аша сөйләде.

Каникул вакытында балаларны һәрвакыт әти-әнием янына авылга кайтарам. Төн-көн дими укулары тәмамланган көнне үк кайтарып куям. Туганымның да 13 яшьлек кызы бар, аны да 28 декабрь көнне алып кайттым. Балалар көн саен кич урамга чыга иде. Беренче гыйнвар көнне дә чыкканнар, улым шул кызга: «Хәлем китеп ала, йөрәк тирәсендә нидер кыса, һава җитми», — дигән, туктап-туктап ял итеп тә алган. Аның бер тапкыр да йөрәк дип сүз дә әйткәне булмады. Икенче гыйнварда кечкенә малаемның туган көне иде, алты яшь тулды. Улым иртән торды, чәйләр эчтек, бабасы белән кар көрәргә чыкты. Сизгән кебек: «Бабай, капка төбен киңрәк итеп чистарт әле, бүген машиналар күп кайта», — дигән. Аны бабасы чынга алмаган, туган көнгә кунаклар кайту белән бәйләгән. Әти капка төбен трактор белән чистарткан, Рамазан улым ярдәм иткән. Шуннан соң сәгать бердә дуслары белән тау шуарга киттеләр. Һәркөнне баралар иде. Тауга менәргә хәл кирәк бит, йөрәгенә авыр булгандыр инде…

Сәгать ике тулып киткәч Рамазанның иптәше йорт ишеген кага. Фирдания апаның кечкенә малае әнисен чакырган.

Ул үзе дә карга батып беткән иде, нәрсәдер булган дип уйлап өлгердем. «Рамазанның хәле начар. Ул басмада утырып тора», — ди. Мин киенеп чыгып җиткәнче улым капка төбенә кайтып җиткән иде. Бите ап-ак, ирен читләре зәп-зәңгәр… «Йөрәге» дип уйлап куйдым шунда ук. Көчкә керде, иелеп сулыш алды. Кереп утырды, курткасын салдырдым гына, балам аңын югалтып егылды. Үз кулларыма егылды, шуннан соң тормады… Үз кулларым белән идәнгә салдым баламны… Үзем тапкан баламны, үз кулларым белән…

Ул хәбәр бөтен авылны тетрәндерде. Үзе бөтен кешене яратты, аны да яраттылар. Кечкенәдән бабасы тракторда йөрергә өйрәтте, гел ярдәм итә иде. Әбисенең аягына операция булгач та, әбисенә чиләк тә күтәртмәде, бөтен эшен эшләп торды. Әби-бабасы аны бик нык ярата иде, бик авыр кичерәләр. Бөтен кеше генә түгел песи, эт кебек хайваннар да аның ни дәрәҗәдә саф булуын әйтер иде, — диде әни кеше.

«Энесенең туган көненә дигән тортны да җиләкләр белән ул бизәп калдырды»

Рамазан дин юлында булган, бер еллап инде ныклап намаз да укыган.

Безнең гаилә дусларыбыз намазда, алардан өйрәнде. Ул кечкенәдән намазлык күреп үсте. Ураза вакытында тәравих намазларына йөрде. Авылда минем җизнәм мулла, ул Коръәнне көчкә укып чыкты, бик авыр бирелде. Баламны юганда мәет юучы бер абый кычкырып елады. Бик саф күңелле бала иде, беркемгә авыр сүз әйтмәде. Йөздән артык кеше җыелды. Туйга да ул кадәр җыелмас иде, беләсезме. Бик ярдәм иттеләр. Озак вакыт күрешә алмаган дусларым, Казаннан сыйныф җитәкчесе, хезмәттәшләрем кайтты — барыбызны бергә җыйды.

Авылны бик ярата иде. Балаларымны тапкач та ике-өч айга авылга кайтып тора идем. Әти бала табу йортыннан алып кайтты. Шуңа гел авылга тартылалар. «Авылда яшәргә калыйм әле, укырга да монда йөрим әле», — дип сорый иде улым. Казанда рус мәктәбендә укыгач, авылда татар мәктәбендә укуы читен булыр дидем. «Мин синнән башка нишләрмен», — дидем. Ул мин эштән кайтуга чәйләр ясап көтеп тора иде. Өйдә бөтен эшемне эшли иде: идән юа, камыр куя, керләрне юарга сала. 13 яшьлек кыз бала да алай эшләми, ә ул бит егет кеше. Мин тортлар да пешерәм, ул шуларны бизәргә, җыярга ярдәм итә иде. Энекәшенең туган көненә дигән тортны да җиләкләр белән ул бизәп калдырды. Улым ашарга пешерергә яратты. Тугызынчы сыйныфтан соң пешекчегә укырга керергә хыялланды.

Әтисе дә бик авыр кичерә, бертуктаусыз елый. Бер дә йөрәге авыртканы булмады бит. Ирекле көрәшкә йөри иде. Ярышларга барасы бар иде, салкын тиеп авыртып калды. Бер тапкыр да йөрәге авырта дип әйткәне булмады. Бәлки, алдан да авырткандыр, миңа әйтмәде, борчыйсы килмәгәндер инде. Ул бик сабыр иде. Җәй көне башы әйләнеп алган иде. Ул вакытта анализлар әйбәт булгач үсмер чор белән бәйләделәр. Ул кискен генә буйга үсеп китте, БУЕ 190 сантиметрга якын иде, авырлыгын да югалтты. Мин аның кочагында чумып китә идем. Хәзер дә әбисе бер җирең дә авыртмыймы дип гел сорап торды, — дип ул.

«Энесенә төшендә: „Һәрвакыт яныңда булырмын“, — дип әйткән»

Бала үлеме алдыннан беркемгә дә рас төшләр дә кермәгән, берни сизелмәгән дә. Җирләгәч тә, ул энесен генә юаткан.

Әтием бүген төне буе йоклый алмаган, балам йоклаган урын өстен кочаклап йоклаган. Ул әтинең уң кулы иде шул. Иртән кечкенә улымнан абыең төшеңә кермәдеме дип сорадым. Күргән… «Һәрвакыт яныңда булырмын», — дип әйткән. Абыең кайда соң дип сорыйм. «Күктә ул, мине күрә ул», — ди. Әле монда балалар белән уйнап йөри, шәһәргә кайткач ничек аңлатып бетерермен. Сораулары күп булыр. Башка беркемнең дә төшенә кермәгән, риза булып киткәндер инде, җимешем.

Энесе белән бик дус яшәделәр. Рамазан сигез яшендә абый булды. Яшь арасы зур булгач, бер-берсен аңларлармы дип кайгырган идем башта. Бер көн дә аерым тора алмадылар. Яшь ярымлык баланы тугыз яшьлек абыйсына калдырып эшкә чыктым. Былтыр апрель аенда кечкенә улымны авылга кайтарып куйдым, ә мәктәпне япмадылар, Рамазан укыды. «Әни кайтыйк инде, мин бит сагындым», — ди иде.

Әнидән: «Әниеңне җирләгәндә дә шулай авыр булдымы?» — дип сорадым. Әни җавап бирә алмады. Хәзер күпкә авыррак иде. Әби олы яшендә мәрхүм булды. Әнинең бердәнбер энекәше булган, ул да 13 яшендә сукыр эчәгенә операция ясаганда үлеп киткән.

Мин шул үсмерлек вакытында организм тиз үсеп йөрәге җитешмәгәндер дип кенә уйлыйм инде. Әти-әни һәрвакыт баладан сорап торсын иде, сабыр бала әти-әнисен борчырга теләми. Аллаһы Тәгалә биргән әйберне риза булып җибәрә дә белергә кирәк. Кирәк икәнен аңлыйм, йөрәк кенә ышанмый. Шулай язган инде, Аллаһка тапшырган, — дип сөйләде Рамазанның әнисе.

«Балалар әти-әни өчен дога кылып һәм шәфәгать итеп торачак»

Балаларның әти-әнидән алда мәрхүм булуы турында хәзрәтләрдән дә сорадым. .

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

Беренчедән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм хәдисләрендә искә төшерә: балалар бәләкәй вакытта бу дөньядан китә икән, алар әти-әни өчен дога кылып һәм шәфәгать итеп торачак. Ягъни Аллаһы Тәгалә балага җәннәткә керегез дигәч тә, юк әти-әнисез кермим дип әйтер, алар әти-әнине көтеп, алар белән бергә керерләр, Алла бирса. Шулай ук башка риваятьтә әйтелә. Аллаһы Тәгалә җаннарны яратканда, җәннәткә керер өчен җаннарга җирдә яшәргә кирәк булыр дип әйтә. Кайбер җаннар Йа Раббым, безгә җир кирәкми, җәннәткә керт безне дип сораган. Шулай сораган җаннар дөньядан иртә китә. Шул баланың җаны дөньяга килгәнче үк «мине туры җәннәтләргә керт» дип сораган. Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм түземлек бирсен.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:

Әти-әнине сүзләр белән генә юатып булмый. Ул — бик авыр сынау. Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм җиңеллек бирсен. Үлем фәрештәсе җанны алмыйча кеше дөньядан китми. Фәрештә Раббысы куйган вакытта гына килә, ул вакыт билгеле. Яшисе гомере, ашыйсы ризыгы бетмичә кеше бу дөньядан китми. Баланың гомере беткән. Ата-ана өчен үкенеч булмасын иде.

Бик күп хәдисләрдә баланы югалту зур кайгы булуы китерелә. Фәрештәләр баланың җанын алгач, Аллаһы Тәгалә: «Бәндәмнең күз нурын, бәгырь җимешен алдыгызмени?», — дип сорый. Фәрештәләр «әйе» дип җавап бирә. «Бәндәм ничек кабул итте?», — ди Аллаһ. «Бәндәң сиңа гына ышануын дәвам итә, мактаулар җиткерә», — ди фәрештәләр. Иң иманлы кешеләр генә авыр вакытта «әлхәмдүлилләһ» дип әйтә ала. «Кайгыны шулай кабул иткән өчен аларга җәннәттә йорт салам», — дигән Раббыбыз.

Пәйгамбәрнең җиде баласы булган, ул үлгәндә берсе генә исән иде. Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан, сөекле бәндәсе дә алты баласын җирләгән. Бала дин юлында булган икән, Аллаһы Тәгалә аның үз янына дога белән кайтуын теләгән. Иншаллаһ урыны оҗмахта булыр. Хәзер дә балага ярдәм итеп торырга, дога кылырга кирәк, — ди ул.

Аллаһы Тәгалә бу гаиләгә күркәм сабырлык бирсен. Авыр кайгыларын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100