Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәлки тамашаны кичектерергә кирәк булгандыр?» – Фирүзә Ибәтуллина «Татар җыры» турында

news_top_970_100
«Бәлки тамашаны кичектерергә кирәк булгандыр?» – Фирүзә Ибәтуллина «Татар җыры» турында
"Татар-информ" архивы

Кичә башкалабызда «Татар җыры-2022» концерты гөрләде. Кайчандыр шушы тамашада катнашып, иҗатташ дуслары белән бергә сәхнә түрендә балкып йөргән җырчы Эльмира Сөләйманова да нәкъ менә кичә җир куенына иңдерелде...

Шушы вакыйгаларга мөнәсәбәтле, Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина «Татар җыры»ның кичектерелмәвен, ә киресенчә гөрләп узуын килештермәгән һәм социаль челтәрләрдә ул үз фикере белән уртаклашкан.

«Татар җыры» бара. Күзем белән карыйм, йөрәгем белән бер җырны да кабул итәлмим. Күздән яшь чыкмый, җан елый. Җан елавы бигрәк авыр... Эльмира, моңлы сандугачкай, син дә бүген бу сәхнәдә җырлар идең, дип уйлыйм. Ә син бүген мәңгелек иленә юл тоттың...

Бәлки, бүген бу тамашаны, бик зур «Татар җыры» булуына да карамастан, кичектерергә кирәк булгандыр, алдагы Яңа еллар киченә?.. Тормыш дәвам итә, дисәләр дә... Якын кешеңне мәңгелеккә озатканда... Җырлап та буладыр шул... Әллә нишләде дөньясы, әллә нишләде кешеләре. Кояшым (Фирүзә ханым мәрхүм апасы Хәния Фәрхине шулай атый. – авт.) изге затлардан иде. Кеше хәсрәтенә кайгырды, шатлыкларына чын күңелдән шатлана белде. Кызганыч, хәзер андый затлар бик сирәк шул», – дип язган ул.

«Йөз процент сезнең белән килешәм! Нәкъ мин уйлаганны язгансыз!», «Әйе, концертны кичектерсәләр дә була иде. Акча чире...», «Фирүзә, бик дөрес! Йөрәк елый, күзләр тулы яшь. Бәлки, мине гаепләрләр. Минемчә, Эльмира белән хушлашуны Чаллының мәдәният йортында оештырырга кирәк булгандыр... Аны яраткан, хөрмәт иткән халык чиксез бит. Ачуланмагыз, хушлашырга килүче хезмәттәшләре дә бик аз булуына аптырадым. Бәлки, шул «Татар җыры» сәбәпче булгандыр...», «Кеше кайгысына беркемнең дә исе китми, бәйрәм ясарга түгел иде», «Үзеңнеке – үзәктә, кешенеке – кештәктә, дигән бит борынгылар», «Ничәнче көн халык елый, Эльмира дип. Ә артистлар үзләре турында елмаешып матур постлар куйдылар, көлделәр, матур күлмәкләрен күрсәттеләр. Шаккатам...» – дип хуплаганнар Фирүзә ханымның фикерләрен виртуаль дуслары.

Фото: Фирүзә Ибәтуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Дорес сузлэр! Минем апам кебек иде дип показуха ясап Нагимовага инстаграмга чыгасы тугел, шунда озатырга барырга иде. Олгерэ иде татар жырына да. Ул бит Чаллы да яшэп тэ килмэде. Казаннан баручылар сэг 14.00 тэ Казанга кире эйлэнеп кайтып життелэр. Телэгэн кешегэ олгерергэ була иде, сэбэп эзлэргэ кирэкми… Артистлардан беркем юк дисэм Ялгыш булыр… Рамил Галимзянов, Илалетдинова, Дэниф Шэрэфетдинов,хэм анын группасы, башка жырчыларны елап эзлэсэн дэ табып булмый иде….Сулейманова кебек жырчылар сирэк… урыны ожмахта булсын🙏🙏
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Тулысынча килешем, Фирузэ, бар суз де дорес, нинди кунелен бэлен жырламак кирек, концертны даже карамадым, просто оят бу
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Бик дорес
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Донья акчага королган. Дорес язган Фируза Ханым. Кемгэдер кайгы хасрэт, а кемгэдер ...?
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Миндэ шул фикердэ бездэ еладык бик Эльмира кояш кебек иде бит. Эе кичектерергэ кирэк иде бит
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Дорес язасыз Фируз ханым
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100