Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын унберенче каттан ыргыткан әни кеше гаебен таный, ләкин үкенми

news_top_970_100
Баласын унберенче каттан ыргыткан әни кеше гаебен таный, ләкин үкенми
https://moscow.sledcom.ru/

Мәскәүдә нәни баласын 11нче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан 26 яшьлек хатынны сак астына алганнар. Ул гаебен таный, тик үкенми. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәте белешмәсе буенча, хатын 1 яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыта. Бала исән кала, тик соңыннан табиблар кулында вафат була.

«Тикшерүчеләр Мәскәүдә баласын үтерүдә гаепләнүче хатыннан сорау алды. Ул гаебен таный. Урында күрсәтмәләр бирде, ләкин үкенү сүзләрен әйтмәде, бу көндә булган вакыйгалар турында җентекләп сөйләп бирде», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Аңа карата җинаять эше ачылган, экспертизалар билгеләнгән.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, җинаять кылган чакта, бу хатын аерылышу белән бәйле проблемалар аркасында чыккан гаилә хәлләренә борчылган булган.

«Гаепләнүче хатын суд утырышында үзенә карата сак астына алу турында чикләү чарасы билгеләүгә каршы килмәде. Хатын-кыз гаебен таныды. Баласын үтергәндә аңлап эшләвен әйтте», – дип сөйләгәннәр прокуратурада. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100