Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада әни кеше нәни баласын унберенче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан

news_top_970_100
Башкалада әни кеше нәни баласын унберенче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә бер хатын-кыз баласын 11нче кат тәрәзәсеннән ыргыткан. Бала исән калган. Бу турыда прокуратурага сылтама белән РИА Новости яза.

Мәскәүнең көньягында йорт тәрәзәсе астында бала табылганнан соң, прокуратура тикшерү башлаган. Бер яшьлек сабыйны анасы тәрәзәдән ыргыткан булуы ихтимал, дип хәбәр иткән башкаланың күзәтчелек ведомствосы.

Якынча белешмә буенча, баланы анасы 11нче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән ыргыткан. 2021 елда туган бала авыр хәлдә хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

26 яшьлек хатын фаҗига вакытында фатирда була. Прокуратура балигъ булмаганнар турында федераль закон таләпләре үтәлешен тикшерә. Аннары тиешле чаралар күреләчәк, диелә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, баласын тәрәзәдән ыргыткан анага карата җинаять эше ачылган. 

Тикшерү версиясе буенча, 8 ноябрьдә бу хатын «аз әһәмиятле булган сәбәп» аркасында, нәни кызын кулына ала, тәрәзә янына килә һәм 11нче кат биеклегеннән ыргыта.

Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша. Хатынның үзен дә хастаханәгә салганнар.

Фатирда газ да яндырылган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100