Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баласын Мәскәүгә илтеп сатарга җыенган Казан хатынының туганнары: Сабый югалды

Яңа туган баланы анасы 100 меңгә сатарга җыенган иде.

news_top_970_100
Баласын Мәскәүгә илтеп сатарга җыенган Казан хатынының туганнары: Сабый югалды
https://pixabay.com

Казанда баласын сатарга җыенган хатынның туганнары сабыйның югалуы турында сөйли. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Эвелина исемле 26 яшьлек хатын баласын Мәскәүдә 100 мең сумга сатып җибәрергә теләгән. Бу хатынның туганнары сүзләренчә, алар 2021 елның ноябреннән бирле оныкларын таба алмый. Хатынның үзен арендага алынган фатирда тоткарлаганнар. Хәзер ул Мәскәүдә СИЗОда утыра. Туганнары исә баланы таба алмаулары хакында чаң суга.

Хәзер баланың язмышын опека органнары ачыклый. Яңа туган малайның туганнары — үзен сабыйның атасы дип санаган егетнең ата-анасы да бу эшкә кушылган.

Баланы сатуны булдырмый калган волонтерлар сүзләренчә, яшь ана алдан уйлап эш иткән. 100 мең сумга сатып, баласына үлем карары чыгаруы турында кисәткәч тә, ул сабыйны сатудан баш тартмаган. 

Хәзер бу хатынның апасы раслаганча, яшь ана бала сату карарын үзе генә кабул итмәгән.

«Үзе түгел, аны шул хәлгә җиткерделәр. <…> Менә шул иптәш. Ул баланы аңа рәсмиләштергән, аннары үзендә кредит булуын да ачыклаган», — ди хатынның туганы.

Эвелина исемле бу хатынның туганнары сүзләренчә, нәкъ менә аның сөйгәненә гел акча кирәк булган. Ләкин баланың атасы дип саналган егетнең анасы сүзләренчә, эш нәкъ киресенчә булган. 

Хәзерге вакытта 26 яшьлек Эвелина Мәскәүдә СИЗОсында суд карарын көтеп тора. Ә атасы дип саналган ир-атның баланы үзенә алу теләге «шактый сүнгән», дип сөйли Эвелинаның туганнары. Алар 2021 елның ноябреннән бирле баланың кайда булуын ачыкларга, аны туган гаиләсенә ничек итеп кире алу мәсьәләсен хәл итәргә тырыша, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100